16+

Кан рагы – ангинадан?

Һәр 20 минут саен Россиянең бер кешесе үзендә кан рагы булуын белә. Әле күптән түгел генә лейкоз диагнозы хөкем карары кебек яңгырый иде. Хәзер бу авырулар 100 очракның 70ендә дәвалана.

Кан рагы – ангинадан?

Һәр 20 минут саен Россиянең бер кешесе үзендә кан рагы булуын белә. Әле күптән түгел генә лейкоз диагнозы хөкем карары кебек яңгырый иде. Хәзер бу авырулар 100 очракның 70ендә дәвалана.

Ни өчен лейкозны башлангыч чорда ук күреп булмый? Республика клиник хастаханәсенең бүлек мөдире, гематолог Михаил Кунст белән шул хакта сөйләштек.

– Михаил Александрович, авыруны башлангыч стадияләрдә танырга мөмкинлек бирә торган онко-маркерлар бармы?
Лейкоз төрле симптомнар белән чагылырга мөмкин. Кискен форма булган очракта, кайбер пациентлар еш кына салкын тидерүләреннән яки кинәт тәннәрендә күгәрү эзләре барлыкка килүеннән зарлана. Икенче берәүләр кинәт кенә ябыга, тәннәрендә шешкән урыннар барлыкка килә яки лимфа төеннәре зурая. Хроник форма булган очракта лейкоз кан агымы белән бергә тарала: метастазалар туплана торган органнарда – бөер һәм сөякләрдә оеша. Әлеге күзәнәкләр сөяктә тупланып, аның төзелешен боза. Бу еш кына сынулар, умырткалыкта, кабыргаларда авырту белән чагылырга мөмкин. Вакытны озакка сузмыйча, терапевт, невролог, травматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә авыртулар озакка сузылса, өстәмә лаборатор тикшеренүләр үтәргә кирәк.

– Кан авырулары ни белән куркыныч?
Лейкоз (аның икенче бер атамасы лейкемия) вакытында сөяк мие шешнең җыелмасы булып тора, ул барлык көпшәсыман һәм яссы сөякләрдә урнашкан. Тукымада шеш күзәнәкләре үсә башлагач, канның нормаль сәламәт күзәнәкләре өчен урын калмый. Әгәр ашказаны яман шеше очрагында зарарланган участокны алып ташласаң, вакытында химиотерапия үткәрсәң, озак вакытка ремиссиягә ирешергә мөмкин, кан рагы вакытында мондый тактиканы кулланып булмый.

– Авыруны ничек кисәтергә?
Махсус профилактика чаралары юк. Ел саен медицина тикшерүе узу мөһим: пациент үзенең сәламәтлеге белән кызыксынырга тиеш. Кан анализы тапшырырга, флюорография үтәргә, хатын-кызларга ярты елга бер тапкыр гинекологка барырга кирәк.

– Бу чирнең үсеш сәбәбе нәрсә булырга мөмкин?
– Баш миенең зарарлану механизмы – элгәре күзәнәкләрнең генетик тотрыксызлыгы, моңа физик, химик, радиация һәм вируслар йогынты ясый.
Шеш үсешенең теориясе бик күп. Аларның төп факторлары – химик факторлар йогынтысы. Мәсәлән, бензол лейкоз китереп чыгара. Башка онкологик авыру сәбәпле химиотерапия яки нурланыш терапиясе узган пациентларда икенчел лейкоз үсү очраклары да бар. Радиация яки ионлаштыручы нурланыш йогынтысына дучар булган кешеләрдә лейкоз барлыкка килү куркынычы бар.
Әйтик, Даун синдромы булган балаларда тумыштан лейкоз була. Кайбер вируслы инфекцияләр кан авырулары үсешенә ярдәм итә. Дүртенче стадиядәге ВИЧ-инфекция авыруы да еш кына лимфомнарның үсешен китереп чыгара. Шулай ук куркыныч факторлар рәтенә тәмәке тарту һәм чиктән тыш кызынуны да кертергә мөмкин.
Ләкин еш кына чир килеп чыгу сәбәбен ачыклап булмый. Пациентлар бик кыска анамнез белән килә: авырмаган, сәламәт булган – һәм безгә килеп эләккән. Мәсәлән, чәршәмбе көнне тән температурасы күтәрелгән, җомга яки дүшәмбе кан анализы тапшырган һәм инде авыру барлыгын ачыклаганнар.

– Лейкоз вакытында нинди симптомнар барлыкка килә?
– Пациентта еш кына хәлсезлек, ару-талчыгу билгеләре пәйда була, аппетиты югала, теш казналыгы каный, борыннан кан китә, тән тиресе агара, гематомалар, күгәрек эзләре барлыкка килә, кайвакыт температурасы күтәрелә. Мондый пациентлар еш кына йогышлы авырулар пневмония, ангина белән ешрак чирли.
Өлкән яшьтәге кешеләрдә йөрәкнең ишемик авыруы, инсульт, ашказаны-эчәк авырулары барлыкка килә. Мондый пациент шәһәрнең теләсә кайсы стационарына – терапевтик бүлеккә, неврология, гинекология яки хирургия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Дәвалаучы табиб лейкозга хас кандагы үзгәрешләрне күрәчәк. Шулай ук иң әүвәл авыру йогышлы авырулардан, мәсәлән, ангинадан башланырга мөмкин. Лейкемия вакытында тән аксыл төскә керә, тән температурасы кисәк кенә күтәрелә, еш кына баш авырта башлый, калтырата. Кешенең эче зураерга, яки киресенчә, кисәк кенә ябыгырга мөмкин.
Кан рагы белән авырып китү куркынычы яшькә карамый. Шуңа күрә сәламәтлеккә һәрчак игътибарлы булырга кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading