16+

Кара елан белән очрашсаң, үзеңне ничек тотарга?

Биектау районындагы урманнарның берсендә еланнар өере табылуы турындагы хәбәр бөтен социаль челтәрләр буенча таралды. Фотодан күренгәнчә, кара еланнар кышкы йокыларыннан уянып, кояшта кызынып ята. 

Кара елан белән очрашсаң, үзеңне ничек тотарга?

Биектау районындагы урманнарның берсендә еланнар өере табылуы турындагы хәбәр бөтен социаль челтәрләр буенча таралды. Фотодан күренгәнчә, кара еланнар кышкы йокыларыннан уянып, кояшта кызынып ята. 

Кагылма, уйнама, туктап калма

Шәһәрдә елан белән очрашу чыннан да сирәк. Ә менә районнарда еланнар сирәк булса да, очрап куя. Әгәр дә сез елан белән очрашкансыз икән, үзеңне ничек тотарга, бу сорауга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина аңлатма бирде.

Башкала тирәсендә еланнарның берничә төре яши, шул исәптән агулылар да. Алар арасында иң киң таралганы - тузбаш һәм кара елан. Кояшлы көннәрдә еланнар еш кына олы юлларга җылынырга чыга һәм кайвакыт автомобиль яки хәтта велосипед астында калып һәлак та булалар. 

Тузбаш еланның кешегә зыяны юк. Һәрхәлдә, алар агулы түгел. Хәер, ачуларын китерсәң, һөҗүм итсәң, алар тешләргә дә мөмкин. Шулай булгач, аларны үртәмәү кулайрак. 
Идел-Кама тыюлыгы директоры Алексей Павлов әйтүенчә, кара еланнар быел 15 апрельдә уянган. Алар Балык Бистәсе, Тәтеш, Буа, Биектау районнарында аеруча еш очрый. Тик бу җирлекләрдә генә түгел, ә Идел буендагы тар үзәнлекләрдә дә, су буйларындагы дымлы урыннарда, чокырларда булырга мөмкин. 

— Еланнар кышкы анабиоздан, ягьни йокыларыннан уянып, өслеккә чыкты. Алар төбәкнең Кызыл китабына кертелгән, әмма кайбер елларда урманнарда һәм сулыкларда алар шактый күп очрый, - ди Идел-Кама тыюлыгы директоры Алексей Павлов, -Гөмбәчеләр дә, яки табигатьтә ял итүче кешеләр дә очраклы рәвештә аларның өстенә басарга мөмкин. Кагыйдә буларак, еланнар кояш төшкән ачык урыннарны сайлый, һәм алар ерактан ук күренеп тора. Елан белән күзгә-күз очрашкач, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында онытмаска кирәк - кагылма, аларны үртәргә тырышма, туктап калма. Еланны күргәч, паникага бирелергә, качарга яки еланны куркытырга, кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Еланның шуышып киткәнен көтәргә кирәк. Әгәр елан сезне күреп, ыслый башласа, бу вакытта аннан ераккарак китү киңәш ителә. Җиләк, гөмбә җыйганда, печән чапканда аяк астыгызга карап йөрегез, елан яткан урыннан тыныч кына китеп барыгыз. Аеруча агулылар булып кара елан, щитомордник һәм медянка санала.

Кагыйдә буларак, елан белән очрашу көтелмәгән хәл була, әмма шул ук вакытта ул үзе беркайчан да һөҗүм итми, алар үз-үзләрен яклау максатында гына чагып алырга мөмкин. 

Шулай да, кара елан чакса, нишләргә?
Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина елан чаккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга куша.
- Ярдәм килеп җиткәнче, иң элек елан чаккан кешене горизонталь рәвештә яткырыгыз, чөнки бу вакытта кан басымы төшә. Мөмкинлек булса, күп итеп су эчерегез, ярага салкын әйбер, әйтик, боз куеп торыгыз. Зыян күрүчегә спиртлы эчемлекләр эчертергә ярамый. Аучылар мондый вакытта пычакны учакта тотып, ягъни стерильләштереп яралы җирне кисәргә куша. Бу дөрес әйбер түгел, шулай ук жгут та салырга ярамый. Гормональ, антигистаминный препаратлар (супрастин, тавегил, фенкарол, кларитин, цетрин и др.) эчерегез, - дип киңәшләрен бирде Алия Насыйбуллина.

Кара еланны ничек танырга?
Тузбаш еланын кара еланнан аеру шактый җиңел - тузбаш башының ян якларында ярым ай рәвешендә ике соргылт табы бар, карасу соры төстә. Кара еланның тиресе һәр яктан буй-буй кара таплар белән чуарланган. Койрык очы ачык төстә, еш кына сары төстә була. Баш арты муеныннан киңрәк һәм яссы. Ата еланның озынлыгы 60 см га якын, ә ана еланның - 70 см, кайвакыт 80 см га кадәр җитәргә мөмкин. Кара еланның күзләре зур, түгәрәк була.

Татарстанда 2022 ел башыннан бирле, бәхеткә, елан чагу очраклары теркәлмәгән. Узган елда 12 кеше кара елан чагуыннан соң хастаханәгә эләккән.

"Узган ел 20 дән артык кеше чагу аркасында мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 12сен кара елан чаккан", - дип билгеләде табиб.
Татарстанда соңгы өч елда елан чагудан үлүчеләр булмаган.

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тэбигатьтэ боз каян килсен , скорая помочь машинасы каян булсын. Монда кинэшлэрдэн яткырып су эчерту, машина табып больница га чабу. Э доврачебная помощь , нэрсэ эшлэп була?

    Мөһим

    loading