16+

Кечкенә балаларның сөт тешләре чери башлауга нәрсә сәбәпче?

Кечкенә балаларның сөт тешләре чери башлау хәзер еш күзәтелә.

Кечкенә балаларның сөт тешләре чери башлауга нәрсә сәбәпче?

Кечкенә балаларның сөт тешләре чери башлау хәзер еш күзәтелә.

Табиблар билгеләп үткәнчә, моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. 

Нәселдәнлек. Нәселдәнлек тешләр черүнең төп сәбәбе булмавы да бар. Әмма әти-әнидә мондый авыру очрый икән, мондый проблема балаларда да барлыкка килү ихтималы зур.  

Йөклелек вакытында тәмәке тарту, алкоголь куллану кебек начар гадәтләр һәм кайбер дарулар кабул итү яралгының үсешенә тискәре йогынты ясарга һәм теш эмале формалашу белән бәйле проблемаларга китерергә мөмкин.  Бу исә балаларда кариес китереп чыгаруы бар. 

Гигиенаның тиешле дәрәҗәдә булмавы да балаларда теш черүгә китерә.   Беренче теш чыга башлауга ата-аналар балаларын тешләрне карарга өйрәтә башларга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш. Беренче елда балаларның тешләре аеруча зәгыйфь һәм әйләнә-тирә мохит тәэсиренә бирешә. Әгәр аларга тиешле тәрбия бирмәсәң, кариес үзен озак көттермәячәк.

Дөрес тукланмау - балаларда сөт тешләре формалашу чорында кариесның төп сәбәпләренең берсе. Шоколад, татлы эчемлекләр һәм углеводлы башка продуктлар куллану бактерияләрнең теш араларында туплануына ярдәм итә. Бу кариес үсешенә китерә дә инде. 
 
Әгәр бер яшьлек баланың тешләрендә кариес ачыклана икән, мөгаен, бу аның шешәдән артык еш һәм озак туклануы белән бәйледер. Мондый кариесның хәтта махсус атамасы бар — «шешәле». Ул алдагы өске тешләрне зарарлый.  

Бу куркыныч факторны булдырмас өчен, шешәдә сөт катнашмасы һәм су гына бирергә кирәк. Бер яшьтә бала шешәдән бөтенләй баш тартырга тиеш. 
Кайбер очракларда балаларда кальций һәм фтор җитмәү күзәтелә. Алар теш сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный.  

Балаларда һәм яшүсмерләрдә кариесны профилактикалау өчен авыз куышлыгының гигиенасын саклау гына түгел, ә гастроэнтерологка даими йөрү дә мөһим. 
Эмальнең таркалуын булдырмас өчен, татлы ризыклар, аеруча газлы эчемлекләр, конфетлар һәм сагыз куллануны чикләргә кирәк. 
Тешләрне чистарту көнгә кимендә ике тапкыр, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен-ата-аналар катнашында башкарылырга тиеш. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading