16+

Киви балага зыянлымы?

Газетагызның бер санында балаларга киви ашарга киңәш ителми, дип язган идегез.

Киви балага зыянлымы?

Газетагызның бер санында балаларга киви ашарга киңәш ителми, дип язган идегез.

Кечкенә оныгым бу җимешне бик ярата. Хәзер аның өчен борчылам. Балаларга кивины ничә яшьтән, күпме бирергә ярый, язып чыксагыз иде. 
Венера апагыз.
 

Киви бик күп витаминнарга бай җимеш. Анда клетчатка, фолий кислотасы, органик кислоталар, пектиннар, бета-каротин бар. 

Моннан тыш киви ярдәмендә иммунитетны ныгытырга, нервны тынычландырырга, кәефне күтәрергә, кан составын яхшыртырга һәм тамырларны ныгытырга мөмкин.  Әле ул аритмиядән ярдәм итә, йөрәк эшчәнлеген ныгыта, организмнан артык суны чыгара, тамырларны киңәйтә һәм аларны кислородка баета.

Кивины балаларга ничә яшьтән бирергә дигән сорау буенча педиатрларда каршылыклы фикерләр күп. Кайсыдыр әлеге җимешне 6 айдан ашата башларга ярый, ди. Икенче берәүләр 5 яшькә кадәр бирмәү яклы. Шуны онытмаска кирәк: киви — экзотик ризык. 

2003 елда Бөекбританиядә тәҗрибәләр уздырганнар һәм кивиның балаларда аллергия китереп чыгару куркынычы булуын ачыклаганнар. Бигрәк тә 5 яшькә кадәр булган нарасыйларда аллергия чыгу куркынычы зур булган. Тагын бер сәбәбе — кивида кислота күләме югары.  Шуңа да балада дерматит башланырга мөмкин. Теш эмале өчен дә зыянлы. 

Педиатр рөхсәт итсә дә, ашкайнату системасы авырулары булган, бөер авырулары, гипотония, диареядан интеккән балаларга киви ашату тыела. 

Өч яшьтән баланы аз-азлап киви белән таныштыра башларга мөмкин. Әмма 5 яшькә кадәр балаларга бу җимешне күп дигәндә атнага 1 тапкыр гына бирергә киңәш ителә. 

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading