16+

«Көн саен кабул итү бүлегенә 400 кеше мөрәҗәгать итә»

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Казанга күппрофильле балалар хастаханәсе кирәк булуын ассызыклады.

Шул рәвешле генә балалар үлеме күрсәткечен киметеп булачак, дип белдерде ул. 

Бүгенге көндә тар белгечләр, нигездә,  Балалар клиник хастаханәсендә тупланган. Соңгы 10 елда бу медицина учреждениесенә йөкләнеш 3 тапкырга арткан. Көн саен кабул итү бүлегенә 400 кеше мөрәҗәгать итә, шуларның 60 проценты казанлылар. 

Марсель Миңнуллин ведомство коллегиясендә катнашкан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, заманча күппрофилле балалар хастаханәсе булдыруга теләктәшлек күрсәтүне сорады. 

- Башкалада балалар хастаханәсен төзү бөтен республика өчен мөһим. Без балалар ВМП үзәк булган өч зона булдырачакбыз, бу хастаханәләр арасында йөкләнешне дөрес бүлергә мөмкинлек бирәчәк. Нәни пациентларның нәтиҗәле маршрутизациясе балалар үлеме очракларын киметергә мөмкинлек бирәчәк, - дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading