16+

Коронавирус быел җиңелчә формада уза

Татарстанда алтынчы атна рәттән коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә.

Коронавирус быел җиңелчә формада уза

Татарстанда алтынчы атна рәттән коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә.

Әмма чир, күпчелектә, ОРВИ кебегрәк яки бөтенләй симптомсыз уза. Мондый клиник формага авыруларның 95 проценты туры килә. Хастаханәгә эләгүчеләр күп түгел.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина сүзләренчә, ел башыннан барлыгы 14 965 коронавирус очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук дәвере белән чагыштырганда 9,6 процентка кимрәк. Авыручылар санының сезон белән бәйле үсеше 35нче атнадан башланган. Башта ул 10-16 процент дәрәҗәсендә генә булган.

Әмма һәр атна саен коронавирус очраклары күбәя бара. 39нчы атнада үсеш инде 45 процент тәшкил иткән. Хәзерге вакытта коронавирус белән авыручылар саны артуы алай югары дәрәҗәдә түгел. Узган атна белән чагыштырганда, үсеш 26 процент тәшкил итә – 389 кешедә коронавирус ачыкланган.

Авыручыларның 100 процентында Омикрон штаммы һәм аның төрле генотиплары булуы билгеле. Гомумән алганда, эпидемиологик вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә, шуңа күрә коронавируска каршы прививка ясату бүген дә түләүле рәвештә генә башкарыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading