16+

Коронавирус: даруның файдасы бар

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов журналистлар белән очрашуда коронавирусны дәвалауда кулланыла торган авифавир препаратының файдалы булуын әйтте.

Коронавирус: даруның файдасы бар

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов журналистлар белән очрашуда коронавирусны дәвалауда кулланыла торган авифавир препаратының файдалы булуын әйтте.

Әлеге препарат даруханәләрдә сатылмый, бары тик хастаханәләрдә дәвалауда гына кулланыла.

– Авифавирның нәтиҗәлелеге югары булуына инандык. Дәвалау башыннан авыруның өченче көнгә температурасы төшә, хәле яхшыра, вирус организмнан тизрәк чыга. Коронавирус өзлегүләре сирәгрәк күзәтелә. Препаратны кулланганда, организмга тискәре йогынтысы юк диярлек, димәк, ул нәтиҗәле дә, куркынычсыз да, – диде Халит Хәертынов.

Табиб әйтүенчә, егермеләп кеше шушы препарат ярдәмендә дәваланган. Даруның беренче партиясе, нәтиҗәлелеген сынап карар өчен, чикле күләмдә өч атна элек кайтарылган. Киләчәктә препарат күпләп кайтарылачак, ешрак кулланылачак.

Авифавир уртача авырлыктагы хәлдә булган пациентлар өчен Республика клиник хастаханәсендә, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә, Чаллы клиникаларында файдаланылган. Реанимациядәге, интенсив терапия бүлекләрендәге авырулар өчен әлегә бу дару кулланылмаган.

– Авифавир чыккач, башка терапия схемаларыннан тулысынча баш тартабыз дигән сүз түгел, ләкин яңа препарат коронавирусны дәвалаучы барлык госпитальләргә таратылачак, – ди баш инфекционист.

Бу дару ярдәмендә дәваланганда, бөерләргә, бавырга тискәре йогынтысы булуын исәпкә алып, гомуми кан анализы да, биохимик кан анализы да үткәрелә.
Халит Хәертынов коронавирусны дәвалауда авифавир һәм бу чир белән авырып терелгәннәрнең антиковид плазмасын салуның әһәмиятен чагыштырып күрсәтте. 

– Антиковид плазмасында антитәнчекләр бар, ләкин алар вирусны тулысынча үтерми. Кан плазмасы һәм вируска каршы препаратны чагыштырганда, билгеле, вируска каршы даруга өстенлек бирелергә тиеш, чөнки аның вируска каршы туры тәэсире бар, – диде ул.

Сүз уңаеннан: яңа коронавируслы инфекция таралу шартларында Роспотребнадзор 2021 елга кадәр мәгариф оешмаларында, балалар һәм яшьләр өчен социаль инфраструктураның башка объектларында массакүләм чаралар уздыруны тыйды. Яңа карар ведомство сайтында чыкты. «Төркем, сыйныф, отряд һәм башкалар катнашында, шулай ук башка оешмалардан затлар җәлеп итеп, массакүләм чаралар уздыру тыела» диелгән документта. Кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Чыганак: “Татар-информ”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading