16+

Коронавирустан һәм грипптан вакцинаны бер үк көнне кадатырга ярыймы?

«Татар информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республикада коронавирустан авыручылар санының кими баруы әйтелде. Шул ук вакытта коронавируска һәм гриппка каршы вакцина ясатуның мөһимлеге искәртелде.

Коронавирустан һәм грипптан вакцинаны бер үк көнне кадатырга ярыймы?

«Татар информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республикада коронавирустан авыручылар санының кими баруы әйтелде. Шул ук вакытта коронавируска һәм гриппка каршы вакцина ясатуның мөһимлеге искәртелде.

- Соңгы тәүлектә 245 кешенең коронавирустан авырый башлавы ачыкланды. Көн саен 8 мең тест үткәрелә. Авыручыларның 95 проценты “Омикрон” штаммын, ә 5 проценты “Дельта” штаммын йоктырган. Татарстанда әлегә грипп теркәлмәде, узган ел 25 октябрьдә күзәтелә башлаган иде. Салкын тидереп авыру билгеләре булган 5 мең бала мәгариф учреждениеләреннән өйләренә кайтарып җибәрелгән, - диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Ул коронавируска һәм гриппка каршы вакцина ясатуның мөһимлеген искәртте.
- Коронавируска һәм гриппка каршы вакциналарны бер үк көнне ясатырга ярыймы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- Covid-19га һәм гриппка каршы вакцинаны бер үк көнне ясатырга ярый. Вакциналар бер-берсенә каршылык тудырмый. Шулай ук, коронавирус яки грипп вакцинасын 1 ай вакыт узганнан соң да ясатырга була. Татарстанда вакцина бар, 1 миллионнан артык дозада вакцина булдырылды, - дип җавап кайтарды Любовь Авдонина.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков әйтүенчә, республикада шушы арада 587 кеше коронавирус авыруыннан дәваланып чыккан.
- Республика буенча коронавирустан авыручыларга билгеләнгән “кызыл зона”ларда койкалар 11 процентка буш. Өлешчә мобилизация буенча алынган ир-егетләргә җыелу пунктларында график нигезендә коронавируска каршы вакциналар ясала, проблема юк, - диде Владимир Жаворонков.
- Коронавирустан авыручыларны дәвалау аерым тәртиптә үткәреләме. Кешеләрдән үзләренә дарулар сатып алу мәҗбүр ителмиме? - дип, чираттагы соравымны юлладым.
- Коронавирустан авыручыларны дәвалау, фәкать, “кызыл зона”ларда гына үткәрелә. Бер кешедән дә дарулар сатып алу таләп ителми. Медицина учреждениеләре дарулар белән тәэмин ителгән, - дип тынычландырды Владимир Жаворонков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading