16+

Курку, яки вакцина ясаткан кеше короновирус белән ник авырый?

“Коронавируска каршы вакцина ясаткан идем, шуннан соң авырдым”. Мондый сүзләрне сезнең дә ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Сәбәбе нәрсәдә? Прививка ясаткан кешегә вирус йокмаска тиеш бит, югыйсә.

Курку, яки вакцина ясаткан кеше короновирус белән ник авырый?

“Коронавируска каршы вакцина ясаткан идем, шуннан соң авырдым”. Мондый сүзләрне сезнең дә ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Сәбәбе нәрсәдә? Прививка ясаткан кешегә вирус йокмаска тиеш бит, югыйсә.

Бу сорауларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева җавап бирде.
– Коронавирустан вакцина ясатканнан соң, күп кеше авырыйм, дип зарлана. Моны нәрсә белән аңлатырга була?
– Дөрестән дә, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатканнан соң, вирус эләктерү ихтималы бар. Чөнки иммунитет вакыт узганнан соң гына формалаша. Иммунитет барлыкка килсен өчен, вакцинаның икенче дозасын кадаганнан соң, 21 көн узарга тиеш. Беренче прививка гына организмны тиешле рәвештә саклый алмаячак. Шуңа да вакцинаның беренче һәм икенче дозасы арасында һәм икенче дозаны кадаганнан соң беренче вакытларда кеше үз организмы хакында бик ныклап кайгыртырга тиеш. Битлек кияргә, кеше күп булган урыннарда йөрмәскә тырышырга кирәк.

– Вакцинацияне тулысынча узганнан соң да коронавирус йоктыручылар бар бит...
– Безнең вакцинаның нәтиҗәлелеге ярыйсы ук югары. Бигрәк тә “Спутник V”ның 92-95 процент тәшкил итә. Әмма нәтиҗәлелек хакында сөйләгәндә, калган 5-8 процент бар икәнен онытмаска кирәк. Аларда, кайбер сәбәпләр аркасында, антитәнчекләр формалашмый. Андыйларга башка төрле вакцина кадарга киңәш итәбез. Организмда антитәнчекләр күләме бик аз гына булса да, коронавирус инфекциясен ул кеше җиңел уздырачак.
Кеше кайсы очракларда авырырга мөмкин? Әгәр дә ул авыру кеше белән озаклап контактта булса. Мисалга, кешеләр бер өстәл артында 30-40 минут сөйләшеп утырсалар. Бина эче зур булуга карамастан, антитәнчекләр аз күләмдә булган очракта, алар җитмәве бар.

– Коронавируска вакцина ясатканнан соң кеше үзен ничек хис итә башлый?
– Вакцинадан соң кешенең тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Бу беренче 36 сәгатьтә, бик сирәк кенә 48 сәгать эчендә булуы бар. Хәлсезләнәсең. Ул халәт 36 сәгатьтән соң юкка чыга. Вакцинаның икенче дозасын ясатканнан соң тән температурасы күтәрелүдән куркырга кирәкми. Бу организмның вакцинага “җавап бирүен” аңлата.
Ярты елдан соң, кабат вакцина ясатырга кирәк. Әмма температура күтәрелгән өчен генә башка төр вакцина сайлау кирәк түгел.

– Хәзер грипптан да актив рәвештә вакцина кадату бара. Аларның икесен бергә ясатырга ярыймы?
– Гриппка каршы вакцина ясауның еллар буена тотрыклы сакланган сроклары бар. Бу Россиядә гриппның сезонлы булуына бәйле. Безнең җирлектә грипп декабрь азагында, Яңа ел бәйрәмнәрендә  көчәя башлый. Ә аның иң югары ноктасы гыйнвар азагы – февраль башына туры килә. Гриппка каршы вакцинация гадәттә ноябрьнең беренче атнасында тәмамлана, чөнки кеше организмында антитәнчекләр барлыкка килергә тиеш. Коронавируска каршы вакцинага килгәндә, грипп белән ковидка каршы прививка ясау аралыгы бер ай булу шарт.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading