16+

Көйсез яз яки гиповитаминоз белән ничек көрәшергә?

Яз башында без бераз көйсезгә әйләнәбез: тәнне хәлсезлек, йокы баса, нерв киеренкелеге арта, организм үзенә аерым бер төрле игътибар таләп итә. Табиблар моны тиешле матдәләр җитмәү, ягъни витаминнар кытлыгы белән аңлата.

Көйсез яз яки гиповитаминоз белән ничек көрәшергә?

Яз башында без бераз көйсезгә әйләнәбез: тәнне хәлсезлек, йокы баса, нерв киеренкелеге арта, организм үзенә аерым бер төрле игътибар таләп итә. Табиблар моны тиешле матдәләр җитмәү, ягъни витаминнар кытлыгы белән аңлата.

Алар әйтүенчә, мондый халәт гадәттә февральдә үк башлана һәм май ахырына кадәр дәвам итә. Март-апрель - аның иң югары ноктасы. Халык арасында аны авитаминоз дип атыйлар, әмма күпчелегебез моны гиповитаминоз белән бутый. Аларның аермалыклары һәм охшаш яклары нәрсәдә соң? Язгы гиповитаминоз чынлыкта да бармы, әллә аны үзебез уйлап чыгарабызмы? Шул хакта без республиканың клиник иммунология үзәге мөдире, югары категорияле табиб иммунолог-аллерголог Алексей Лунцов белән сөйләштек.

- Алексей Владимирович, авитаминоз һәм гиповитаминоз турында аңлатып китегез әле.
- Хәзерге вакытта авитаминоз - сирәк очрый торган халәт. Ул нинди дә булса бер витаминның тулысынча җитмәве аркасында барлык­ка килә. Бу диета тотканда яки ризыктан тулысынча баш тарткан очракта килеп чыгарга мөмкин. Әлеге авыру бик җитди, әмма аны хәзерге вакытта киң таралган дип әйтеп булмый. Тарихта аның аерым бер төрләре мәгълүм. Мәсәлән, организмга С витамины җитмәүне икенче төрле цинга дип йөртәләр. Бу авыру урта гасырларда сәяхәт иткән кешеләрдә еш очрый торган булган. Хәзерге вакытта актуаль булырга мөмкин авитаминоз төре ул - бер яшькә кадәрге балаларда Д витамины җитмәү. Ул рахит кебек авыру китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, профилактика максатыннан, сабыйларга әлеге витаминны кулланырга киңәш итәләр. Туклану бозылган - аерым витаминнар начар эшкәртелгән очракта да, авитаминозның аерым төрләре күзәтелергә мөмкин. Мәсәлән, анемиянең авыр төренең сәбәбе - В12 витамины начар эшкәртелү. Ә гиповитаминоз - организмга витаминнарның тиешле дәрәҗәдә кермәве яки аларның кирәгеннән артык сарыф ителүе. Мондый вакытта авыру хәлсезлектән, арыганлыктан, хәтер югалудан, А һәм Е витаминнары җитмәүдән, тән тиресе бозылудан, лайлалы тышча ялкынсынуыннан зарлана.
Гиповитаминоз, авитаминоздан аермалы буларак, ешрак очрый. Бу халәт туклануга бәйле дип әйтә алабыз. Мәсәлән, ит ашамаучылар рационнарына В 12 витаминын кертергә тиеш. Әгәр кеше яхшы итеп туклана икән, гиповитаминоз белән авыру куркынычы юк диярлек.

- Шулай да язын без үзебезне башка төрлерәк хис итәбез. Еш кына кәеф төшә, йокы туймый яки, киресенчә, йокысызлыктан интегәбез...
- Чыннан да, кыш ахыры-яз башында безнең организмга ризыктан витаминнар азрак керә. Чөнки витаминнарның күбесе үсемлекләрдән алына. Яшелчә, җиләк-җимеш дөрес сакланмаганда, андагы витаминнар югалырга мөмкин. Шуңа күрә, профилактика максатыннан, биологик актив өстәмәләрне (БАД), поливитамин препаратларын кулланырга кирәк. Әгәр кеше еш авырса, стресс кичерсә, спорт белән җитди шөгыльләнсә, бу очракта табиб белән киңәшләшеп, витаминнар комплексын кулланырга киңәш ителә.

- Хәзер даруханәләрдә нинди генә поливитаминнар юк.
- Гомумән, аларның барысы да гиповитаминозны дәвалауда кулланыла. Моннан тыш, йөкле хатын-кызлар, спортчылар, теге яки бу хроник авырулардан интегүчеләр өчен махсус препаратлар бар. Иммун системасы турында әйтсәк, ул матдәләр алмашының сыйфатына бәйле. Шуңа күрә монда витаминнарның да роле зур. Аерым микроэлементлар, витаминнар иммунитет эшчәнлеге өчен җавап бирә. Мәсәлән, А һәм В төркемендәге витаминнар. Ә микроэлементлардан цинкны аерып күрсәтергә кирәк. Чамадан тыш тынгысыз, стрессларга тиз бирешә торган кешеләргә Берокка Плюс витаминнарын куллану яхшы булачак.

- Ә гиповитаминоз балаларда ничек чагылыш таба? Язын әти-әниләр аеруча нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?
- Олыларга нинди киң­әш­ләр тәкъдим ителә, балаларга да шуларны ук кулланырга кирәк. Алар өчен махсус витаминнар бар. Һәм, әлбәттә, дөрес туклану турында онытмау мөһим. Әмма әгәр олы кеше дә, бала да үзен яхшы хис итсә, кәефе күтәренке булса, йокысы туйса, туклануы дөрес булса, аның витаминнар куллану ихтыяҗы юк. Яз өчен хас булган авыруның бернинди дә билгеләре булмаса, кирәк дип кенә даруханәдән сатып алынган витаминнар кулланырга киңәш итмим.

Фото: medportal.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading