16+

Күзләрне ничек сакларга?

Элек күз табибына баргач, бер күзеңне томалыйсың да, ерактан стенадагы хәрефләрне танып әйтергә кушалар иде. Өстә – зур шрифтлы хәрефләр, аста текст азагындагылары бик вак язылган була. Укый алган юл саннарыннан чыгып, күзеңнең ни дәрәҗәдә күрүен билгелиләр. Бүген бу ысулдан тыш, күз авыруларын вакытында ачыкларга заманча диагностика җайланмалары ярдәм итә.

Элек күз табибына баргач, бер күзеңне томалыйсың да, ерактан стенадагы хәрефләрне танып әйтергә кушалар иде. Өстә – зур шрифтлы хәрефләр, аста текст азагындагылары бик вак язылган була. Укый алган юл саннарыннан чыгып, күзеңнең ни дәрәҗәдә күрүен билгелиләр. Бүген бу ысулдан тыш, күз авыруларын вакытында ачыкларга заманча диагностика җайланмалары ярдәм итә.

Бөтендөнья күз күрү көне уңаеннан, «Татар-информ»да иң еш очрый торган күз авырулары, аларны дәвалау хакында сөйләштеләр.
Күз авырулары арасында киң таралганнары – глаукома, катаракта. Татарстанда глаукомалы 28 мең кеше теркәлсә, 50 мең кеше катаракта белән исәптә тора.
 
Глаукома билгеләре, гадәттә, сизелми. Кеше уянырга һәм күзе начар күрүен абайларга мөмкин. Шуңа да авыруны алдан кисәтү нәтиҗәле. Моның өчен 40 яшьтән узганнарга өч елга бер тапкыр күз басымын тикшертеп тору файдалы. Нәселдә глаукома булган кешеләргә табибка ешрак күренергә киңәш итә «Третий Глаз» клиникасының баш табибы Яков Вургавт.

Мәктәп укучылары арасында миопия – күрә карау арта бара. Баксаң, беренче класска укырга кергән балаларның инде 20 проценты күзлек кия. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш офтальмологы, Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табибы Айдар Әмиров әйтүенчә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда очраган күз авырулары гадәттә нәселдәнлек белән бәйле. Тикшерүләр күрсәткәнчә, бишенче сыйныфтан соң балалар арасында күзлек киючеләр аеруча арта. 40-45 яшьтән соң күзләр кинәт начар күрә башлый, еш кына бу глаукома билгесе булырга мөмкин. 60 яшьләрдә катаракта авыруы башлануы бар.
Күз күрүен начарлата торган сәбәпләрнең берсе – гаджетларны артык күп куллану.

– Гаджетлардан балаларны аерып алып булмый, олылар да тормышларын телефоннарсыз күз алдына китерә алмый, ләкин шулай да чама булырга тиеш. Мәктәптә балага 45 минут дәрестә утырганнан соң, хәрәкәтләнергә, күзләрен ял иттерергә тәнәфес бирелә. Өйдә дә шул режимны сакларга кирәк. 45 минуттан соң гәүдәне язылдырып алсаң яхшы. Элек дәресләрдә бер уен кулланалар иде. Без яздык, безнең бармаклар арыды, аз гына ял итәбез, тагын язып китәбез. Бу күнегү бүген дә бик файдалы, – ди Айдар Әмиров.

Күзне ничек ял иттерергә?

Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы урынбасары Эльмира Абдуллаева:

– Компьютер алдында озак утырган кешеләрдә «коры күз» яки «офис синдромы» барлыкка килә. Нәтиҗәдә, күз тиз арый, авырта. Моңа бүлмәдәге кондиционерлар, ялсыз эшләү, йокы туймау да сәбәпче булырга мөмкин. Күзләргә зыян булмасын өчен, компьютер каршында утырганда, күзләрне саклый торган махсус күзлекләр, линзалар кияргә була, шулай ук дару тамчылары салу да җиңеләйтә, һаваны дымландырып тору да файдалы. 1,5-2 сәгать бертуктамый эшләгәннән соң, күзне монитордан алып, карашыгызны башка нәрсәгә төбәгез. Тәрәзә аша еракка карап торырга була. Күз өчен сары-яшел яшелчәләр, җиләк-җимешләр, балык ризыклары, Омега-3, А витамины да файдалы.

Күз өчен гимнастика кирәк: күзне йомган килеш күз алмасын сулга, уңга, сәгать угы уңаена әйләндерегез. Күз кабакларын кинәт кысыгыз, күзләрегезне ачыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading