16+

Әлфира Бикмуллина: «Минем 10 мең сум пенсияне даруларга ничек җиткереп булсын?!»

Яшел Үзән районы Норлат авылында яшәүче Әлфира апа Бикмуллина 10 ел элек шикәр диабеты белән авырый башлаган. Баштарак кирәкле даруларны сатып алган, тик көн дә кирәкле медикаментларга акча җиткерү авырлашкач, социаль хезмәтләр җыелмасын даруларга алыштырырга булган.

 Әлфира Бикмуллина: «Минем 10 мең сум пенсияне даруларга ничек җиткереп булсын?!»

Яшел Үзән районы Норлат авылында яшәүче Әлфира апа Бикмуллина 10 ел элек шикәр диабеты белән авырый башлаган. Баштарак кирәкле даруларны сатып алган, тик көн дә кирәкле медикаментларга акча җиткерү авырлашкач, социаль хезмәтләр җыелмасын даруларга алыштырырга булган.

- Мин инде күптән пенсия­дә, икенче группа инвалидлыгым да бар. Дарулар алырга дәүләттән ярдәм күрсәтелә икән, аны кулланырга кирәк дип саныйм. Минем ун мең сум пенсияне ул даруларга ничек җиткерәсең ди? Берсе 300-500 сум тора бит аларның. Әле йөрәк өчен, кан басымын төшерә торганын да ала башладым менә. Ай саен табибка күренәм, ул кирәкле даруларны язып бирә. Шөкер, тоткарлыклар, чиратлар булганы юк. Танышларым арасында социаль хезмәтләр җыелмасын акчага алыштыручылар да бар, әмма сәламәтлекне акчага сатып алып булмый, - ди Әлфира апа.
2005 елдан гамәлгә кергән федераль закон нигезендә, аерым категория кешеләрнең социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукы бар. Татарстанда шундый ташламаларга ия 353 мең кеше санала. Закон нигезендә, әлеге ташламаларның бер өлешеннән баш тартып, аны акчалата алырга була.

Айлык түләүләргә кушы­лып килә торган социаль җыелмалар суммасы бу вакытта пенсия­дән чигерелми. Бүген бу социаль җыелмалар, акчага әйләндергәндә, 766 сум 55 тиен тәшкил итә.
- Әлеге федераль закон 11 ел эшләп килә. Шул вакыт эчендә ел саен үкенеп мөрәҗәгать итүчеләр бар. Кеше социаль хезмәтләр җыелмасын сайлыймы, әллә аны акчалата алырга телиме? Моны һәркем 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә тиеш. Еш кына акча алган кешеләрнең, ел дәвамында даруларга мохтаҗ булуы бар, шул чакта дарулар алырга телибез дип безгә киләләр. Әмма, закон нигезендә, елга бер генә тапкыр сайларга була. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр теркәлү урыны буенча пенсия фондына барып, гариза тапшырырга кирәк. Гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан га­мәлгә керәчәк, - ди ­Россия Пенсия фонды Татарстан бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова.

Социаль пакет программасы иминият принцибына корылган. Бу - кыйммәтле дәвалау кирәк булган кешеләргә үзенә күрә дәүләт ярдәме.

- Кызганыч, акчага кызыгып, хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар быел 68 процентка җитте. Дөрес, бу сан былтыргы белән чагыштырганда, 1,3 процентка кимрәк. Шулай да, гомумән алганда, зур сан, - ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә, бәлки бу җыелманы мәҗбүри итәргәдер, сайлау мөмкинлеге калдырмаска кирәктер дигән фикер дә яңгырады.

Табиблар риза да бит, тик закон инде кабул ителгән. Әгәр дә акча кулга бирелмәсә, авыруларга ярдәм итү мөмкинлекләре күбрәк булыр иде дә бит. Тик берни эшләтеп булмый. Бары һәр кешегә дә киләчәк турында алдан уйларга, сәламәтлекне, дәвалануны 700 сумга алыштырмаска киңәш итә табиблар.

- 2006-2007 еллар безнең өчен алтын чор булды. Ул чакта социаль пакеттан баш тарту дигән әйбер юк иде. Онкологик авырулар белән чирләүчеләр тулы ярдәм алды. Хәзер социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланмаган авырулар 100 процент нәтиҗәле дәвалану ала дип әйтә алмыйм. Без исә мөмкин кадәр тырышабыз. Көндезге стационарда дәвалану билгелибез, химия терапия үткәрәбез, кайбер медикаментларны арзанлыраклары белән алыштырабыз. Тик, мөмкинлекләр чикләнгән. Татарстанда 91 мең онкологик авырулы кеше исәптә тора. Безнең диспансерда 1 меңнән генә артык койка-­урын исәпләнә. Хатын-кызлар арасында иң таралган күкрәк бизе рагын дәвалау 1,4 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр җитә, - ди Рес­публика клиник онкология диспансерында баш табиб урынбасары Луиза Карпенко.

Авырып китсәң, 755 сумга гына бер айга җитәрлек дару алып булмый. Ә кайчакта еш кына бу дарулар белән гомер буе яшәргә туры килә. Кыйммәтле дарулар өчен еш кына бөтен гаилә кереме тотыла башлый. Шуңа да дәүләт биргән мөмкинлектән файдаланып, һәркем отышлысын сайласын иде.

Социаль хезмәтләр җыелмасына кагылышлы 5 сорау

- Социаль хезмәтләр җыелмасы кемнәргә тиеш?
- Федераль ташламага ия кешеләр исемлегенә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш инвалидлары, физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар, 1,2,3 нче группа инвалидлар, Ленинград блокадасында катнашучылар керә. Барлык ташламалы кешеләрнең 90 процентын физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр тәшкил итә.

- Социаль хезмәтләр җыелмасына нәрсәләр кергән?
Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
табиб рецепты буенча кирәкле дарулар белән тәэмин ителү - 766,55 сум;
медицина күрсәтмәләре буенча тиеш булган очракта шифаханә­курортларга юллама алу - 118,59 сум;
дәвалау урынына шәһәр яны тимер юлы транспорты белән, шулай ук шәһәрара транспорт белән бару-кайту - 110,09 сум.

- Социаль җыелманы бары табиб рецепты белән генә алырга буламы?
- Әйе, бары табиб билгеләгән рецепт нигезендә генә дарулар алырга мөмкин.Табиб рецепты буенча кирәкле дарулар белән тәэмин итү хезмәтенә 6 мең төрдәге медикамент, дару кергән. Алар Россия хөкүмәте тарафыннан раслана.

- Социаль җыелма урынына 766 сум 55 тиен акча алырга була. Ә еш очраган авыруларны дәвалау ничә сумга төшәргә мөмкин?
- I тип шикәр диабетын дәвалау - 23 меңнән 53 мең сумга кадәр, шикәр диабетының II тибы - 7,3-62 мең сум. Психик авыруларны дәвалау, шизофрения - 101-237 мең, эпилепсия - 7,7-178 мең сум. Рактан дәвалану: күкрәк яман шешеннән - 1,4-1 миллион 265 мең, үпкә рагы - 42,6 - 1 миллион 34 мең, мәни бизе шеше - 18-217 мең сум.

- Әгәр социаль хезмәтләр җыелмасын алырга теләп былтыр бер тапкыр гариза язсаң, фикерең үзгәрмәгән очракта, тагын бер кат гариза тапшырырга кирәкме?
- Юк, әгәр дә гариза язган булсагыз, кабат язу кирәкми. Пенсия фондына кире уйлаган очракта гына гариза язарга барырга кирәк булачак. Моны агымдагы елның 1 октябренә кадәр хәл итәргә кирәк.

Рәсем асты: «Сатып алган даруларга пенсия акчам гына җитмәс иде, әле ярый дәүләт социаль хезмәтләр җыелмасы бирә», - ди Әлфира Бикмуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading