16+

Макарон һәм бәрәңге: файдасы вә зыяны?!

Углеводлар – туклану рационында мөһим роль уйный. Аларның нинди продуктта булуы турында милли аш-су дәрәҗәсендә бәхәсләшергә мөмкин.  Әйдәгез, бу мәсьәләне Италия Россиягә каршы алыйк, яки, гади итеп әйткәндә, бәрәңгегә каршы макароннарны куйыйк.

Макарон һәм бәрәңге: файдасы вә зыяны?!

Углеводлар – туклану рационында мөһим роль уйный. Аларның нинди продуктта булуы турында милли аш-су дәрәҗәсендә бәхәсләшергә мөмкин.  Әйдәгез, бу мәсьәләне Италия Россиягә каршы алыйк, яки, гади итеп әйткәндә, бәрәңгегә каршы макароннарны куйыйк.

Углеводлар тиз һәм акрын үзләштерелә торганга бүленә. “Тиз углеводлар” – барлык баллы әйберләр, әйтик, глюкоза, фруктоза, шикәр. Канда шикәр һәм инсулин күтәрелүне китереп чыгара, тиз арада майга әверелә. “Акрын углеводлар” (крахмаллар) макарон эшләнмәләрендә, бәрәңгедә, ярмаларда, икмәктә була, шикәр артуга китерми һәм безнең өчен иң сыйфатлы һәм дөрес «ягулык» булып тора.

Ләкин макарон һәм бәрәңгедәге углеводлардан тыш, организмга ничек кенә булса да тәэсир итә торган башка үзгәрешләр дә бар. Шуңа күрә без барысын да “әйе” һәм “каршы” дип үлчәячәкбез.

Бодайның каты сортларыннан җитештерелгән макарон эшләнмәләре хәзерге заман ритмы аркасында килеп чыккан стресс һәм баш авыртулары белән көрәшергә булыша. Бу – әлеге продуктта В төркеме витаминнары булу белән аңлатыла. Моңсу чакта һәм татлы ризык ашыйсы килгән вакытта, макароннар шоколадны алыштыра ала. Чөнки аларда триптофан аминокислотасы бар. Ул, серотонинга әверелеп, кәефне күтәрә. Моннан тыш, макарон эшләнмәләрендә Е витамины (токоферол) бар – күзәнәкләрне җимерелүгә каршы торучы иң танылган антиоксидант, ул картаю процессын акрынайта, җыерчыклар барлыкка килүне булдырмый. Макаронны даими кулланучылар йөрәк-кан тамыры авыруларыннан курыкмасын: комплекслы углеводлар канда холестерин дәрәҗәсен киметә. Ә күп дәрәҗәдәге клетчатка эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта.

Бәрәңгедә калий күп, ул шешләргә каршы тору үзлегенә ия. Шешенү синдромы булган кешеләргә еш кына нәкъ менә «бәрәңге ярдәмендә бушану» көннәре киңәш ителә. Әлеге тамыразыкта макарон эшләнмәләрендәге кебек үк, клетчатка, В төркеме витаминнары күп. 

Калийдан тыш, бәрәңге кальций, магний, фосфор, тимер кебек башка минераль матдәләргә дә бай. Шулай ук организмдагы барлык оксидлашу-тернәкләндерү процессларында катнашучы антиоксидант – С витамины да бар. Уртача зурлыктагы бер бәрәңге тәкъдим ителә торган тәүлеклек норманың яртысына якынын үз эченә ала. Бәрәңгедә аксым һәм бета-каротин да шактый күләмдә бар.

Макарон Е витамины булу белән өстенлеккә ия, ләкин аларда, бәрәңгедән аермалы буларак, С витамины бөтенләй юк. Бер порция (200 г) теге яки бу продукттан ничаклы файдалы матдә алуын исәпкә алсак, бәрәңге лидерлыкка чыга. Ул минераль матдәләргә һәм витаминнарга байрак.


Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading