2020 ел барыбыз өчен дә катлаулы булды. Былтыр күпләр Кытай вирусы безгә кадәр килеп җитәр дип уйламагандыр да. 50 елдан артык мондый катлаулы вирус белән очрашкан юк иде. Бу безнең өчен җитди сабак, медицина системасының ныклыгын сыный торган чир булды. Коронавирус аркасында кайбер программалар тоткарланып торды...
Коронавирус башка авыруларны арткы планга күчерде сыман. Көн саен шул инфекция турында гына сөйлибез. Галимнәр аңа каршы вакцина ясау белән мәшгуль. Тик коронавирустан тыш та җитди авырулар да җитәрлек. Аларны кисәтү буенча республикада күп кенә дәүләт программалары эшләп килә. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының үтәлеше хакында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков таныштырды.
– “Сәламәтлек саклау” проекты кысаларында шактый эш эшләнде кебек. Нәтиҗәләр ясарга буладыр?
– Системалы, этаплы, технологияләргә нигезләнеп эшләү нәтиҗәсендә күп нәрсәләргә ирешә алдык. Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча өч зонага бүленеп эшләү оештырылды. 1600гә якын фельдшер акушерлык пункты төзекләндерелде. 500дән артык яңасы төзелде. Бу авыллар өчен бигрәк тә мөһим программа. Президент Рөстәм Миңнеханов та: “Элемтә бүлеге, кибет, ФАП булмаган авыллар акрынлап югала”, – дигән иде. Сырхауханәләр төзекләндерелде. Үлемгә иң күп китергән авыруларны кисәтү буенча да зур эш алып барыла. Иң кызыклы программа – күчмә сырхауханәләр. Беренчеләрдән булып ерак авылларга мобиль сырхауханәләр чыга башлады. Бу мөмкинлектән авыл халкы бик теләп файдалана. 2019 елдан башлап 30 меңнән артык кеше тикшерү узды. Шик туган 1200дән артыгы өстәмә тикшеренү һәм дәвалану өчен медицина үзәкләренә юлланды. Аларга онкология, офтальмология һәм кардиология юнәлешләре буенча ярдәм күрсәтелгән. Авыруларны вакытында ачыклап беренчел ярдәм күрсәтүгә дә зур игътибар бирелә.
– Кадрлар мәсьәләсе ничегрәк хәл ителә?
– Кадрларны җәлеп итү өчен шулай ук аерым дәүләт программалары эшли. 2012-2019 елларда мәсәлән, беренчел звено тармагына 629 табибны һәм 136 фельдшерны җәлеп итә алдык. Табибларны дәүләт системасына тарту өчен өстәмә акча түләү, торак белән тәэмин итү кебек алымнар да файдаланыла. Быел 95 табибны, 12 фельдшерны авылларга җәлеп итәргә җыенабыз.
– Көз җитте. Грипп, ОРВИ авыруы көчәергә мөмкин, җитмәсә коронавирус. Нинди саклану чаралары күрелә?
– 2020 ел барыбыз өчен дә катлаулы булды. Былтыр күпләр Кытай вирусы безгә кадәр килеп җитәр дип уйламагандыр да. 50 елдан артык мондый катлаулы вирус белән очрашкан юк иде. Бу безнең өчен җитди сабак, медицина системасының ныклыгын сыный торган чир булды. Коронавирус аркасында кайбер программалар тоткарланып торды, шул ук диспансеризация, мәсәлән. Хәзер, хастаханәләр штатлы режимга күчә башлады, пациентларны гадәттәгечә кабул итәләр. 100 көн эчендә йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Бу безнең өчен бик кирәкле объект иде. Ни дисәң дә, коронавирустан тыш та җитди йогышлы авырулар җитәрлек бит. Хәрби бәрелештә отсак та, сугышны әле җиңә алмыйбыз. Коронавирус беркая да китми. Шуңа да быелгы ОРВИ, грипп та коронавирус катыш булыр, мөгаен. Пневмококк инфекциясе белән авыручылар саны күбәйде. Салкын тиеп авыручылар арасында үпкә ялкынсынуы – үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе булды. Авыруны кисәтү максатында, вакцина кулланырга уйлыйбыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән пневмококк инфекциясенә каршы 23 мең доза вакцина алыр өчен 60 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Беренче чиратта аны сәламәтлегенә куркыныч янаган категориягә кергәннәргә, шул исәптән өлкәннәргә салачаклар. Бу мәсьәләдә социаль яклау бүлекләре белән берлектә эшләргә җыенабыз. Гриппка каршы вакцина салдыру да башланды. Быел халыкның 60 процентына прививка ясату максаты куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар