16+

Марина Егорова: «Үз эшләрен зур җаваплылык белән башкарган ышанычлы хастаханәләрне ачыклау кыен»

Телефоннан шалтыратып, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтәбез, дип тикшерү узарга чакыручы клиникалар, бар авыруга да дәва дигән булып, үз препаратларын тәкъдим итүче шәхси медицина үзәкләре соңгы елларда аеруча артып китте. Ничек алданмаска? Шәхси клиникада күрсәтелгән медицина хезмәтеннән канәгатьсезлек туса, кая мөрәҗәгать итәргә? Медицина өлкәсендәге кеше хокуклары турында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең...

Марина Егорова: «Үз эшләрен зур җаваплылык белән башкарган ышанычлы хастаханәләрне ачыклау кыен»

Телефоннан шалтыратып, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтәбез, дип тикшерү узарга чакыручы клиникалар, бар авыруга да дәва дигән булып, үз препаратларын тәкъдим итүче шәхси медицина үзәкләре соңгы елларда аеруча артып китте. Ничек алданмаска? Шәхси клиникада күрсәтелгән медицина хезмәтеннән канәгатьсезлек туса, кая мөрәҗәгать итәргә? Медицина өлкәсендәге кеше хокуклары турында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең...

- Медицина өлкәсендә бүген сайлау мөмкинлеге зур. Бушлай дәваланырга да була, телисең икән, түләүле хезмәтләрдән файдалан, шәхси медицина үзәкләре дә чат саен. Кызганыч, алар арасыннан ышанычлысын, сыйфатлысын сайлавы авыррак. Бу өлкәдә сезнең оешмага да канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итүчеләр бардыр?
- Әйе, бүген медицина клиникаларын табуы авырлык тудырмый, ә менә үз эшләрен зур җаваплылык белән башкарган ышанычлы хастаханәләрне ачыклау кыенрак. Клиентларны җәлеп итү өчен, шәхси медицина оешмалары төрле акцияләр, ташламалар вәгъдә итә. бу аңлашыла да, һәркем көндәшлеккә сәләтле булырга тели. Тик сәламәтлегеңне генә һәрберсенә ышанып тапшырып булмый. Безгә бу мәсьәләдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр җитәрлек. Әле менә берәүнең проблемасын хәл итәргә булыштык. Бер хатын, улының аяклары авырта башлагач, ортопедка мөрәҗәгать иткән булган. Табиб рентген узарга юллама биргән. тикшеренер өчен, хатын шәхси клиникага мөрәҗәгать иткән. Ләкин рентгенны анда табиб кушканча ясамаганнар. Нәтиҗәдә кабат тикшерү узарга туры килгән. Ул, сыйфатсыз рентген өчен акчаларын кире кайтарырга теләп, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итте.

- Үзе теләп тикшерү узгач, бу хакта килешүгә кул куйгач, хезмәт өчен акча кире кайтарыламы соң?
- Безнең оешма белгечләре үз киңәшләрен бирде. Проблеманы эш судка барып җиткәнче чишә алдык. Шәхси клиника сыйфатсыз хезмәт өчен акчаларны кире кайтарды. Россия «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 4нче маддәсе нигезендә, хезмәтне башкаручы эшне клиент таләпләре үтәлерлек, ахырдан нәтиҗә кулланучы файдалана алырлык итеп башкарырга тиеш. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 10нчы маддәсе буенча, хезмәтне башкаручы белгеч үз эше турында тулы мәгълүмат җиткерергә, клиент сайлый алсын өчен барысын да җентекләп аңлатырга бурычлы. Әгәр хезмәт күрсәтүдә канәгатьсезлек белдерелсә, сыйфат ягыннан кимчелекләр күзәтелсә, килешү таләпләре үтәлмәсә, башкаручы оешма җавап тотачак.

- Безнең редакциябезгә дә сыйфатсыз хезмәт күрсәтүдән зарланып шалтыратучылар бар. Әле менә берәү, крем сөрткәннән соң, битемдә таплар барлыкка килде, дип килгән иде. Клиентка сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелгәндә, кая мөрәҗәгать итәргә?
- Клиент хезмәттән канәгать калмаганда, беренче чиратта, бу хакта хезмәтне башкаручыга хәбәр итәргә, канәгатьсезлек сәбәбен аңлатып, ике экземплярда язмача шикаять әзерләргә тиеш. Закон нигезендә, кулланучы ризасыз калган икән, кимчелекләрне төзәтүне, күрсәтелгән хезмәт өчен түләнгән бәяне киметүне, килгән зыянны каплау өчен тотылган чыгымнарны кайтаруны яки кабат шундый ук хезмәт күрсәтүне сорый ала. Аңлашылмаучанлыклар килеп туганда, кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларны Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренә юлларга була. Шулай ук 8(843) 277-94-96 номеры аша шалтыратып та консультация алырга мөмкин.
Шунысын да әйтергә кирәк, безнең оешмага медицина өлкәсендә хокук бозу очракларыннан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр былтыр алты кеше булса, быел өч гариза теркәлде. Белгеч киңәшләре, аңлату эшләренең нәтиҗәсе бар. законнарны кеше укый, үз хокукларын якларга өйрәнә.

- Ташламалы дигәч, күп кеше бәясенә кызыга шул. Сыйфат турында ахырдан, күңелсез нәтиҗәләр булгач кына уйлана башлый. Бер сатып алган даруны кире кайтарырга буламы?
- Россия Федерациясенең 1998 елның 19 гыйнварыннан (№55) кабул ителгән нигезләмәсе буенча, дарулар сатып алганнан соң алыштырып һәм кире кайтарып булмый торган товарлар исемлегендә тора. Даруның кабы ачылмаган булса да, аны кире кайтарып булмый. Хәтта даруханәдән чыгып өлгермәгән булсаң да, даруны сатып алган өчен чек бирелгән икән, димәк, кирегә юл юк.

- Бу мәсьәләдә «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законда берни әйтелмәгәнмени?
- Бер «ләкин» бар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, даруларны түбәндәге очракта кире кайтарып була:



- әгәр сатып алынган даруның куллану вакыты чыккан булса;

- билгесендә (маркировкасында) кимчелек күзәтелсә, әйтик, куллану вакыты дару кабында күрсәтелмәгән, даруның тышкы кәгазь савытындагы даталар, кабындагы саннар белән чагышмаганда;

- препаратны куллану инструкциясе булмаганда;

- исеме җисеменә туры килмәгәндә, ягъни инструкциядә язылган тасвирлама чынбарлыктагы даруның төсенә, үлчәменә туры килмәгәндә;

- препарат брак булса, кабында яньчелгән урыннар күзәтелсә, дару шешәсенең капкачы, бөкесе булмаганда.



- Бу очракта үз хокукларыңны ничек якларга?
- Кулланучы даруханәгә товарны алыштыруны сорап мөрәҗәгать итә ала. Бу дару урынына шуңа охшашын сайларга мөмкин, товарның бәясен төшертергә була, клиент дарудан баш тартып, акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә дә хаклы. сыйфатсыз дару сатып алганда, кулланучы үзенә килгән барлык зыянны каплауны да таләп итә ала.

Медицина өлкәсендә кеше хокукларын яклау буенча Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егоровадан киңәшләр

Ышанычлы медицина клиникаларын сайлаганда ялгышмас өчен, җиде кат уйла, бер кат кис мәкален истә тотыгыз. Бу мәсьәләдә якыннарыгызның, туганнарыгызның сүзләренә колак салыгыз. Элек-электән сыналган нәрсә - «сарафан радиосы». Белгечләрне сайлаганда да, кайтавазлары уңай булган, тәҗрибәле белгечләргә барсагыз, ышанычлырак. Табибка чиратлар булмау ул медицина оешмасының сыйфатын билгели торган төп билге түгел икәнен дә онытмагыз.

Еш кына диагноз куяр өчен, кайбер медицина оешмаларында өстәмә анализлар тапшырырга кушалар. Аларның кайберләре кирәк булмаска да мөмкин. Акчаны юкка әрәм итмәс өчен, табибтан һәр анализның нәрсә өчен мөһим икәнлеген җентекләп сорашырга кыенсынмагыз.
Хезмәт күрсәтү өчен килешү төзелергә тиеш. Хезмәт өчен акча түләнгән икән, бу хакта чек бирелә. Үзәкнең бүген бар, иртәгә юк булуы бар. Шуңа да аңлашылмаучанлыклар килеп туганда, медицина үзәге белән төзелгән килешү сезнең өчен мөһим документ булачак.
Һәр клиниканың да лизенциясе булырга тиеш. Әлеге документлар белән хастаханәдә махсус стендларда танышырга була. Әгәр лицензиянең номерларын яшерәләр икән, сайтта, клиникада бу турыда мәгълүмат булмаса, шикләнерлек сәбәп бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading