Татарда гына түгел, башка халыкларда да галиҗәнәп миләшкә багышланган җырлар, риваятьләр шактый. Борынгы славяннар миләш куагы эчендә Яшен Алласы яши, шунлыктан ул усал көчләрдән саклый ала, дип ышанган.
Күз тимәсен әле
Миләш ботагын сындырып кереп, өй ишеге өстенә, тәрәзә кашыгасы читенә кадап кую йоласы мари, удмурт, чуаш кебек мәҗүсиләрдә дә киң таралган. Татар, аеруча керәшен хатыннары бишектәге сабыена яман күз тимәсен өчен, бәбинең баш киеменә миләш агачы кисәге тегеп куйган, кызыл миләштән беләзек ясап, нарасыйга киерткән. Буй җиткереп килүче марҗа кызлары миләштән муенса ясап, табигый бизәнү әйберен рәхәтләнеп киеп йөргән. Янып торган кызыл миләш славян халыклары авыз иҗатында матурлык, күңел сафлыгы, кайнар мәхәббәт символы буларак сурәтләнә. Татар халык җырларындагы миләш образы, киресенчә, сагышлы язмышны, ялгызлыкка дучар булуны, ачы хәсрәтне чагылдыра.
Хәер, миләшләр күбесенчә ялгыз үсә. Безнең бакчачылык ширкәте күле читендә үскәне мәһабәт агач булып җитешкән инде. Моннан күп еллар элек үзен утырткан, исеме билгесез мәрхәмәтле бәндәгә тере һәйкәл сыман тоела ул миңа. (Агачлар Аллаһка зекер итеп утыра, ботакларын каерып сындыра күрмәгез, дип тәрбияләделәр безне). Як-якка таралган куе ябалдашлары тулы эре чуклы җимешләре белән көз азагында янып, тирә-юньгә ямь биреп, бакчачыларны үз янына чакырып тора ул. Ел саен мул уңыш өлгертүе урман кошлары өчен чып-чын хәзинә. Өере белән очып килеп кунган миләш чыпчыкларының чүкердәшә-чүкердәшә рәхәтләнеп сыйланганын карап тору – җан рәхәте. Туклану рәвешләре – үзе бер могҗиза. Иң кызыгы шунда: алар миләш бөртекләрен кабыгыннан чистартып ашый белә. Кунаклар сыйланып киткәннән соң, миләш төбендәге ап-ак кар өстендә кызыл юка кабыклар сибелеп кала.
Файдасы
Нишләп шушы акыллы кошлардан үрнәк алмыйбыз, сихәтле миләшнең кадерен белеп бетермибез, үз бакчаларыбызда утыртып үстереп, аннан кайнатма, компот, уксус, мармелад, джем ясап, кагын коеп, куасын әзерләп, сусауны басмыйбыз, киптереп куеп, төнәтмәсен чәйгә салып эчеп, ел буе рәхәтен күрмибез икән, дип эчем поша. Ачы бит ул дип, борын җыерган булабыз. Кырау төшкәч, шактый баллана бит ул. Әллә бер җиребезгә – дәва, икенчесенә бәла китерүче дарулар татлымы? Безгә учлап дару ашарга гына булсын, даруханә тотучы алыпсатарларны акчага күмәбез, болай да мескен кәшилүкне саектыру өстенә, үз-үзебезгә зыян китерүебез хакында уйлап та бирмибез. Миләшнең файдалы үзлекләрен санап бетергесез. Аның өлгергән җимешләре каротинга, Р, С төркеменә кергән витаминнарга бай, шуның өстенә сөякләр, тешләр ныклыгы өчен бик кирәкле кальций һәм фосфор, кан составын яхшыртучы, гемоглобинны арттыручы тимер, йоткылык бизләре өчен алыштыргысыз – йод, йөрәкне ныгыта торган магний кебек минераллары күп булуы – үзе зур хәзинә түгел мени? Миләш составына керүче сорбит кислотасы күптөрле заралы бактерияләрне юк итү сәләтенә ия. Шикәр диабеты белән авыручыларның өстәленнән төшмәскә тиешле дәва чыганагы ул. Сорбит шикәрне алыштыра ала, ә ул табигый рәвештә диңгез суүсемнәрендә һәм миләштә генә очрый. Миләш компоты үт суын кудыра, бавырга сихәт бирә. Аның сусыл җимешләрен катырып куйсак, итле, балыклы ризыклар әзерләгәндә, әчкелтем тәмле соусын кушып җибәреп, үзенчәлекле тәм кертеп була. Кыргый кош-корт түшкәсен маринадлаганда, ауда атып алган поши, куян кебек хайваннар итеннән кайнар ризык әзерләгәндә, аеруча шәп тәмләткеч бит ул.
Чыдам агач
Миләш агачы хәтта илле градуслы суыкларга чыдам, аны карап үстерүнең авырлыгы юк. Чыбыкчадан, тамырдан үрчетеп була. Кыргый миләш агачын бакчага күчереп утыртып, ботагына груша ялгап үстереп булуы турында белә идегезме? Нәзберек көньяк кунагы безнең кырыс табигый шартларда кышын өшергә күп сорамый, ә чыдам миләш белән туганлашкач, суыклардан курыкмый башлый, ел саен мул уңыш биреп сөендерә. Данлыклы селекционер Иван Мичурин үзе һәм аның эшен дәвам итүче шәкертләре миләшнең Рубиновая гибридын – груша белән, Ликерная дигәнен кара миләш белән серкәләндереп китереп чыгарган. Аларның җимешләре уртача зурлыкта, бигүк ачы түгел. Бусинканың тәме мүк җиләгенекенә тартым, ул утырткач өч-дүрт елдан мул уңышы белән сөендерә башлый. Сорбинканың дәвалау үзлекләре гаҗәеп, җимешләре бик эре. Невежинский сортын халык үзе китереп чыгарган. Ул көчле ябалдашларында 1 центнерга чаклы уңыш бирә ала. Кызгылт әфлисун төсендәге әчкелтем-баллы җимешләре сентябрьдә өлгерә, бозылмыйча яз азагынача саклана, чи килеш тә ашап була. Титан гибридын ачы миләш, груша, кызыл яфраклы алмагачны серкәләндереп китереп чыгарганнар. Кара чия төсендәге җимешләре тәмле, эре, бик иртә уңыш бирә башлавы белән игътибарга лаек. Дүләнә белән гади миләшне кушылдыргач, салкынга чыдам, мул уңышлы, эре җимешле Гранатная гибриды туган.
Кайсы сортны яки гибридны утыртып үстерсәк тә, уңышсыз калмаячагыбыз көн кебек ачык. Үзе чыдам, үзе сихәтле миләшкәйнең кадерен белсәк, аңа бакчаларыбызда түрдән урын бирсәк, җимешләре белән сихәтләнеп, сау-сәламәт яшәсәк иде, дигән теләктә калам. Шунысын онытмыйк: ашказаны согының кислоталыгы югары булучыларга, авырлы ханымнарга, бала имезүчеләргә аны куллану тыела. Һәрхәлдә әлеге сихәтле җимешне куллана башлаганчы, үз табибың белән киңәшләшеп алу зарури
Балачак истәлеге
Файдасы димәктән, кулыма каләм алгач, балачагымда булып узган бер хатирә келт итеп исемә төште. Алты яшьлек сеңлем белән икәүләп, олылар өйдә юктан файдаланып, үзебезчә изге нияттән, салкын кыш уртасында тәвәккәлләп зур мичкә яктык. Утыннар янып бетәрәк, дәүләрчә кыланып, утлы күмерләрне кисәү белән тартып учак астына тутырдым. Кече морҗаны вакытсыз ябуым аркасында, икебез дә ис тиеп идәнгә тәгәрәгәнбез. Гомеребез бетмәгәнгәдер, дәү әни кайтып кергән. Өй эченә балта эләрлек булып зәһәр төтенле ыс тулганга күрә, эшнең нидә икәнлеген бик тиз чамалаган. Тиз генә борыннарыбызга нашатыр спиртына манылган мамык төртеп, эшем ияләрен аңга китергән. Ишекне шар ачып, өйне җилләткән.
Ис тию зәхмәте сәламәтлегебезгә зыян салмасын дип, чормадан кып-кызыл миләш тәлгәшләре алып төшеп ашаткан иде ул. Әчкелтем җимешләр авызны бөрештерсә дә, сихәте зурдан булды.
Хәмидә Гарипова.
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар