16+

Ни өчен йөрәк авыруыннан интегүчеләр COVID-19дан өч тапкыр ешрак үлә?

СОVID-19ның беренче теркәлгән очрагыннан бирле ике ел вакыт узган, Россия хәзерге вакытта эпидемиянең дүртенче дулкыны алдында тора.

Ни өчен йөрәк авыруыннан интегүчеләр COVID-19дан өч тапкыр ешрак үлә?

СОVID-19ның беренче теркәлгән очрагыннан бирле ике ел вакыт узган, Россия хәзерге вакытта эпидемиянең дүртенче дулкыны алдында тора.

Миллионлаган пациентларны дәвалау тәҗрибәсе медикларга яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле берникадәр нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Әмма пандемия башланганнан бирле, коронавирусның авыррак формалары һәм ковидтан соң килеп чыккан катлауланулар – шикәр диабеты һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен куркыныч тудыручы төп фактор булып кала бирә. Мәсәлән, COVID-19 белән авырганнан соң, тромбоэмболия чире төп үлем сәбәбе булып тора.

Коронавирус инфекциясе вакытында йөрәккә, йөрәк-кан тамырлары системасына авырлык килүе турында Мамадыш үзәк район хастаханәсенең табиб-кардиологы Булат Гыйлаев белән сөйләштек.

— Европа тикшеренүчеләренең мәгьлүматларына караганда, әгәр кеше артериаль гипертензиядән интексә, ковидтан соң үлеп китү куркынычы 2,6 тапкырга арта. Бу фактор кешенең яшенә дә бәйле түгелме?

— Коронавирус инфекциясен йоктыру яшькә, җенескә, патологиягә бәйле түгел. Башлангыч стадиядә вирус кан кудыруның нәтиҗәлелеген начарайтырга, шулай ук йөрәк мускулларының ялкынсынуына китерергә мөмкин.

Авыруның гипертониядән интегүе куркыныч фактор булып тора. Артериаль гипертония яшь үткән саен арта бара. Әгәр урта яшьтәгеләр арасында гипертония диагнозы 40 процент авыруда теркәлсә, 75 яшьтән өлкәнрәкләрнең 90 проценты югары кан басымыннан интегә. Әлеге пациентларның барысы да табиб-кардиолог күзәтүе астында булырга тиеш.

— Коронавирус турында сөйләсәк, югары кан басымы ни белән куркыныч?

— Монда берничә механизм бар. Беренчедән, артериаль кан басымы - йөрәккә һәм кан тамырлары системасы өчен һәрвакыт югары йөкләнеш.

Моннан тыш, гипертоник авыруы булган пациентлар ковид белән чирләп китсә, бу артериаль басымны уйнатачак.

Кан тамырлары буенча йөрәк мускулларына кислород барып җитмәү, ягъни йөрәк мускуллары эшләсен өчен кан күләме җитмәү медицинада ишемия дип атала. Күпчелек очракта моңа атеросклероз төерләре (бляшкалар) сәбәпче. Тышкы яктан алар калкып, кабарып, төерләнеп тора. Холестерин төерләре кан юлын тарайта яки бөтенләй каплый, кан йөреше начарая. Ул шартларга да мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары авыруын сизеп тә, аңа әһәмият бирмәү, дәваланмау инфарктка яки инсультка китерә, күп очракта үлемгә үк илтә. Моны булдырмас өчен кан басымын, пульсны үлчәргә, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен тикшертеп торырга кирәк. Бу хәзерге вазгыять шартларында бигрәк тә мөһим.

— Күпләр авырудан авыруга чаклы гына дәвалана, хәле җиңеләеп китә дә, дару эчми башлый. Даими терапиядән баш тарта.

— Йөрәк-кан тамырлары авыруы булган кешедә гипертоник криз барлыкка килергә мөмкин, аның вакытында организм зур стресс кичерә. Мондый вакытта инсульт килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә даими терапиядән баш тартырга кирәкми. Бу һәрвакыт берни белән дә акланмаган куркыныч.

— Йөрәк ишемиясе һәм COVID-19 арасында да бәйлелек бармы?

— COVID-19 вакытында стенокардиянең көчәюенә һәм миокард инфарктының үсешенә ярдәм иткән берничә механизм бар.

1) Бу гипоксия яисә кислород җитмәү.

2) Кан басымы "уйнаганда" яки һәм цитокин штормы булганда атеросклероз төерләренең (бляшкалар) өзелүе.

Шуңа күрә, әгәр дә сез авырып китеп, өйдә генә дәваланасыз икән, сезгә ишемик авыруны дәвалау өчен кардиолог билгеләгән нитратларны һәм башка препаратларны эчүдән баш тартырга ярамый.

— Коронавируска һәм гриппка каршы вакцинация буенча сез врач-кардиолог буларак ни әйтә аласыз?

— Вакцинация кеше тормышын коткарып калу өчен кирәк. Без конкрет пациентта инфекциянең ничек узачагын белмибез. Шуңа күрә бактериаль эндокардит, инфаркт, инсульт кичергән пациентларга, йөрәк җитешсезлеге, йөрәк авыруы, артериаль гипертензиядән интеккнән кешеләргә яңа коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы прививка ясарга тәкъдим итәбез.

Вакцинация кешенең чирләп китүен гарантияләми. Әмма ул пациентны чирнең авыр агымыннан һәм еш кына СОVID-19 белән бергә атлаучы инфаркт, инсульт, үпкә артериясенең тромбоэмболиясе һәм башка авыр чирләрдән саклый. Бу куркыныч янауны киметүнең иң кулай ысулы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading