16+

“Әни дигән сүзне ишетергә телим”

Айгөлгә бушанырга кирәк иде. Моны шундук аңлап алдым. Һәм бүлдерми генә тыңладым... Гаиләсенең тарихы күпләргә гыйбрәт булыр.

“Әни дигән сүзне ишетергә телим”

Айгөлгә бушанырга кирәк иде. Моны шундук аңлап алдым. Һәм бүлдерми генә тыңладым... Гаиләсенең тарихы күпләргә гыйбрәт булыр.

“Кызым Элина (исеме үзгәртелгән – Ред.) бәләкәй чагында башкалардан берни белән дә аерылып тормады, уйный-көлә, уенчыклар белән кызыксына, вакытында утыра башлады. Ләкин теле генә ачылмады, – дип башлады ул сүзен. – Урамга чыкканда, гел коляскада гына йөрде, балалар мәйданчыгына килсәк, ул кире коляскага килеп утыра, башкалардан читләшә иде. Хисси яктан тайпылышлар булуы турында сизмәдек. Хәер, яшьтәшләре "мәм-мәм" дигән авазлар әйткән вакытта, ул бары тик чинау тавышлары гына чыгарды. Әтисе башка милләт кешесе, мин шуңа сылтадым. Янәсе, ул сабый белән үзенең әзербайҗан телендә аралашса, мин татарча эндәшә идем. Шуңа бала бутала, теле соңрак чыгар дип санадым. Балалар янында да ул аларның  шау-шуына кушылмый, аерым гына уйнап йөрде. Йомыкый, әтисенә охшаган, дидем. Авылга кайткач, әнием: “Ник соң бу бала сәер, аңа мөрәҗәгать итәсең, нәрсәдер күрсәтәсең, сөйлисең, ул игътибар итми. Исеме белән эндәшәсең, әйткән сүземә колак та салмый, үз эченә бикләнгән”, дия иде. Бөтен бала да бер төсле булмый, дип акландым. Бәлкем, аларга колак салырга кирәк тә булгандыр. Диагноз иртәрәк ачыкланган булыр иде. Әмма безне күзәткән участок педиатры бар да тәртиптә дип әйтә иде.  Балалар бакчасына бирер өчен төрле белгечләрне үтәргә куштылар. Чиратларда тормас өчен шәхси клиникага мөрәҗәгать иттем. Безне кабул иткән педиатр шул чакта табиб-психотерапевт, яки психологка мөрәҗәгать итәргә кушты. Сәбәбен соңрак әйтте. Баксаң, минем балам аутист икән.  

“Бу – мәңгелек диагноз”
Интернетта казына башладым. Әлбәттә, бу мәгълүматларны укый башлагач, чәчләрем үрә торды. Башыма беренче килгән уй-бу мәңгелек диагноз. Мин әле ул чагында нинди кыенлыкларга юлыгырга туры киләчәген аңламадым.

Күбрәк укыган саен югала һәм үз эчемә бикләнә бардым. Диагноз турында белгән бик күп әти-әни сыман бик зур гаеп, аптырап калу, чарасызлык, курку, депрессия хисләре кичердем. Һәм, әлбәттә, бу гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә йогынты ясамый калмады. Ирем белән араларыбыз суынды. Балабызның "шундый" булуына аны гаепләдем.  Баксаң, аның гаиләсендә туганнан-туган апасына әлеге диагноз куелган икән. 

Әгәр кызым дәшми-тынмый гына үз эше белән мәшгуль, әйтик,  мультиклар карый яки рәсем ясый икән, ул башкалардан берни белән дә аерылып тормый. Тик кайчак ачуы килсә, чинарга, кычкырырга, егылырга, кычкырып еларга мөмкин. Шулай итеп ул хис-кичерешләрен күрсәтә, аларны чыгара. Тирә-юньдәгеләр моны аңламый, әлбәттә, сәерсенеп карарга мөмкин. Бермәлне кунакка кызым яшендәге кызы белән дустым килде. Кызчык җан талаша минем балам белән уйнарга. Әмма ул "үз дөньясында", аңа беркем дә кирәк түгел. «Сезнең кызыгыз белән уйныйсым килә, ләкин ул бер генә сорауга да җавап бирмәде, ни өчен?», дип сорады кунак кызы. Кемдер күрә, кемдер ишетә алмый, ә Элина сине ишетә, аның белән аралаш, дип аңлаттым. Менә хәзер алар дус, Элина аны күргән саен килеп кочаклый, үзенчә сәламлый. Балалар мәйданчыгында төрле хәлләргә тарыганыбыз бар, Элина уенга кереп китеп, кинәт кенә кычкырып җибәрә. Башка балалар сискәнеп китә кайчак. Ә әти-әниләре алар янына йөгереп килеп үз балаларын безднә читкә алып китә, янәсе, без йогышлы чир белән авырыйбыз. Мин моңа игътибар итмәскә өйрәндем. Беренче мәлләрдә эчтән көйсәм, гарьләнсәм дә. Барысына да аңлатып йөрүнең мәгънәсен күрмим. Без өйдә утырмыйбыз, Казандагы берничә реабилитация үзәгендә дәва алдык. Балам "үзенчәлекле" булгач, һәрчак хастаханә, шифаханә юлларын таптадык. Аена 40 мең сум акча чыгып китә болар өчен, ай саен больничный алырга туры килгәч, эшемнән дә китүемне сорадылар. Иремнең  төзелеш өлкәсендә үз бизнесы бар, дәвалау, төрле процедуралар өчен ул түли. 

Без көрәшәбез, җәмгыятьтә тулы канлы тормыш алып бару өчен көрәш бу һәм көндәлек хезмәт. Без әйләнә-тирә дөньяны кабул итү өстендә күп эшлибез. Мәсәлән, аның өчен менә бу ак төстәге тәлинкә- ул тәлинкә, ә кара төстәгесен ул кабул итмәячәк, өстәлдән читкә этәрәчәк. Ул аның өчен тәлинкә түгел. Шуңа күрә мин аның алдына ике-өч тәлинкә куям һәм һәрберсенә аш салам. Янәсе, алардан да ашап була. Шулай ук төрле булырга мөмкин икәнлекләрен күрсен өчен безнең берничә пар башлыгыбыз бар.

Аңа бик кыен. Без үзебезне тыеп тора алабыз, ул булдыра алмый: нинди хис кичерә, шуны чыгара. Үз түземлегең өстендә дә эшләргә кирәк. Элина бер көнгә, атнага үз эченә бикләнергә мөмкин, өйрәнүләрдән баш тартырга, кычкырырга, еларга, хәтта янына да китермәскә мөмкин. Безнең иң зур казанышларыбызның берсе - ул мине ишетә, мин аның белән килешә алам. Әгәр тынычлануын сорыйм икән, ул бераздан сабырлана.

 Безгә хәзер 6 яшь, гадәти балалар бакчасына йөрмәдек. Безнең сыман балалар өчен махсус үзәкләр бар, шунда шөгыльләнәбез. Тәрбиячеләрен ярата, алар белән теләп шөгыльләнә. Психологыбыз да алга китешне аңлый. Төсләрне бик яхшы аера. Логик биремнәрне үти. Кыскасы, белем бирү юнәлешендә безне бик күп эшләр көтә.

Гаепләү хисе беркая да китмәячәк
 Инде күпме генә тырышсаң, балаңның бу халәте, үзенчәлеге белән килешсәң дә, гомерең буе ул уй сине тынычландырмаячак. Ни өчен нәкъ минем балам белән шулай килеп чыкты соң?

Әгәр кыенлыклар барлыкка килсә, үзем белән эчтән генә бәхәсләшеп алам, әмма бу уйларга кире кайтырга кирәкми, бу мине алга китүдән тоткарлый. Позитив уйлар гына коткара, хәтта бу көчнең кайдан килүен дә белмим. Дусларыбыз, танышларыбыз, ярдәм итүче туганнарыбыз бар, шөкер.
Баламның киләчәктә тормыш коруын, кеше, шәхес буларак үсешен телим. Аның кешеләр белән аралашуын, җәмгыятькә яраклашуын, җайлашуын телим. Әлбәттә, аның бу үзенчәлеге мәңгегә калачак. Балам җәмгыятьтә үзен уңайлы хис итсен өчен барысын да эшләячәкмен. Сабыемның үз алдына максат куярга өйрәнүен һәм аларга ирешү теләге тууын телим. Бу әкияти хыяллар сыман, әмма без тырышачакбыз. Мондый хәлгә юлыккан кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Үз эчегезгә бикләнмәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, балагызның үзенчәлекле булуыннан оялмагыз.
Бик күпләр гаепләүләрдән, чит фикердән курка, ләкин көрәшергә һәм балагызны аңларга кирәк. Әгәр сез булмасагыз, кем эшләр моны? Киләчәккә ышаныч белән карагыз.

Кызым мине ышанырга, өметләнергә, яратырга, күндәм булырга, рух яктан көчле һәм оптимист булырга өйрәткән "зур" кеше. Ул безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Без ирем белән бирешмәдек, бирешмәячәкбез дә. Якты киләчәк турында хыялланабыз һәм Элинабыз белән моның өстендә эшлибез. Безгә әле күп нәрсәләргә өйрәнергә һәм күп нәрсәгә төшенергә кирәк.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading