Кызганыч, әлеге авыру заман чиренә әйләнә бара. Күпләр ракны дәвалауда могҗизалы дару җитештергәнне көтә, ә онколог Илсур Шәймәрданов: “Бу авырудан дару инде күптән уйлап табылган инде”, – ди. Ракны дәвалау, кисәтү турында табибның үзен күреп сөйләштек.
“Онкологиядә “биш ел” дигән төшенчә бар”
– Илсур Василович, ни өчен яман шеш белән авыручылар саны арта икән?
– Россиядә булган тенденцияләр Татарстанга да хас. Чынлап та, бүген илдә рактан авыручылар саны арта бара. Бу, авыруның билгеләре күбрәк ачыклану белән дә бәйле. Икенчесе – кешенең уртача гомер озынлыгы арта бара. Яман шеш олыгайган кешеләрдә еш ачыклана. 2018 елда беренче тапкыр яман шеш диагнозы куелган 16503 кеше теркәлгән. Бу сан аз түгел. Безне тынычландырганы – рак авырулы кешеләр арасында биш һәм аннан да күбрәк ел яшәүчеләр саны арту. Яман шеш белән исәптә торган 100 мең кешенең бүген 64 меңнән артыгы ракны җиңеп, яшәвен дәвам итә.
– Ә ни өчен нәкъ менә биш ел алына?
– Онкологиядә “биш ел” дигән төшенчә бар. Фәнни тикшерүләр буенча, рак авыруының яңадан кабатлануы беренче елларда күбрәк күзәтелә. Рецидивлар өч елдан соң да була. Ә менә биш елдан соң бик сирәк очрый.
– Безнең республикада кайсы төр рак белән авыручылар иң күбе?
– Статистика буенча, беренче урында – тире рагы. Чөнки бу төр рак күп һәм тиз ачыклана. Тире рагы арасында иң киң таралган авыру – базилиома. Ул күпмедер дәрәҗәдә яман шеш булып та саналмый. Метастазалар бирми, шул ук вакытта кабатланырга мөмкин. Аннан үлүчеләр юк диярлек. Дөрес, тире рагының меланома, миң белән бәйле авырулары куркыныч тудыра.
Бүген төп проблема ул – юан эчәк һәм туры эчәк рагы. Кызганыч, күп вакытта авыру соңга калып билгеле була, өзлегүләр китереп чыгара. Шуңа да диспансеризация программасына кеше тизәге составындагы канны ачыклый торган анализ кертелгән. Әгәр кан барлыгы беленсә, пациентны эндоскопия тикшерүенә җибәрергә тиешләр. Дөрес, кан ул полип, геморрой вакытында, башка сәбәпләр аркасында да булырга мөмкин.
Хатын-кызлар арасында күкрәк бизе рагыннан интегүчеләр күп. Ул хатын-кыз авырулары арасында беренче урында тора. Ир-атлар арасында үпкә рагы зур процентны били.
– Ир-атларда мәни бизе рагы зур проблема дип уйлый идем...
– Юан эчәк, күкрәк бизе, үпкә, ашказаны рагы яман шешләр арасында үлемгә китерә торган авырулардан санала. Шуның белән куркыныч. Мәни бизе рагы исә бик озак үсә. Ул соңгы стадиясендә беленгән очракта да кеше озак яши ала. Бу өлкәдә медицина шактый алга киткән, уңышларыбыз җитәрлек. Мәни бизе рагын двалау буенча камилләшеп киләбез.
“Өстәлдә һәрчак яшелчә булсын”
– Ракның сәбәпләре нидә дип саныйсыз?
– Ракның сәбәпләре бик күп төрле: вакытында дәваламаган хроник авырулар, дөрес тукланмау, сәламәт тормыш алып бармау, стресс – барысының да яман шеш китереп чыгаруыга тәэсире бар. Үпкә рагының мәсәлән, төп сәбәбе – тәмәке тарту. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, үпкә рагының 80 проценты тәмәке тарту аркасында килеп чыга икән. Җир шарында бөтен кеше тартмый башласа, 20 елдан үпкә рагын оныта башлар идек, мөгаен. Кызганыч, соңгы елларда бу авыру хатын-кызларда да очрый. Юан эчәк рагы – дөрес тукланмау белән бәйле. Ул итле ризыкларны чамасыннан күп һәм дөрес ашамау аркасында килеп чыга.
Эчәклектә ит эшкәртелмичә озак ятып, зыянлы матдәләр бүлеп чыгара. Яшелчә итне яхшырак эшкәртергә ярдәм итә. 100 грамм иттән соң, 200 грамм яшелчә ашап куярга кирәк. Өстәлдә һәрчак яшелчә булырга тиеш.
Күкрәк бизе рагы – гормональ бизләрнең дөрес эшләмәвенә бәйле. 20 процент очракта нәселдән килә. Гинекология авырулары, җенси органнарга салкын тию, абортлар да яман шешкә сәбәпче булырга мөмкин.
Ашказаны рагының сәбәбен Япониядә күптән ачыклаганнар. Алар моны гомер буе тукланган ризыклары – чи балык һәм дөге аркасында дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Япониядә ашказаны рагы беренче урында тора. 70 елларга кадәр Скандинавиядә дә бу төр рак актуаль иде. Аларда электән ысланган, пешеп җитмәгән ит күп ашаганнар. Дәүләт сәясәте, реклама кешенең үзаңын үзгәртә алган. Тора-бара алар яшелчәгә күчкән. Нәтиҗәдә ашказаны рагын сизелерлек киметә алганнар. Сүз уңаеннан, бездә дә 20 ел элек ашказаны рагы лидерлар рәтендә булса, хәзер аның кимүе күзәтелә.
– Ит азрак ашарга киңәш итәсез инде алайса?
– Ит ашаганнан рак килеп чыкмый, татарлар гомер буе ит ашаган. Бары чамасын белергә генә кирәк. Эшкәртелмичә эчәклектә яткан ит зыянлы. Ит – төп ризык булмаска тиеш. Элек авылда да итне көненә бер генә тапкыр ашыйлар иде. Ә хәзер иртә белән дә, төшке аш вакытында да, кичен дә – өстәлдә итле ризык.
– Тагын нинди ризыкларны киңәш итмәс идегез?
– Ысланган ризыкларны киметергә кирәк. Сыек төтен (жидкий дым) сәламәтлеккә файдалы түгел, колбасаны да даими ашасаң, файдасына караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин, спиртлы эчемлекләрне чамасын белеп кулланырга кирәк.
– Халык медицинасы белән ракны дәвалаучылар күп. Түндербаш төнәтмәсе эчеп савыккан кешеләр турында үземнең дә ишеткәнем бар?
– Минем пациентлар арасына да түндербаш, башка төрле үлән төнәтмәләре эчүчеләр очрый. Хәтта аракыга май кушып, агулы гөмбә кулланучылар да бар. Әлегә практикамда шул рәвешле савыккан кешене күргәнем юк. Ә менә түндербаш төнәтмәсен тамчы урынына стаканы белән эчкән бер кешенең комага киткәнен хәтерлим. Бу бик агулы үлән, бавырга нык зыян китерә. Гадәттә, кеше чарасы калмагач, соңгы стадиягә җиткәндә, халык медицинасына күчә, яисә авыруны дәвалаганнан соң рак кабатланмасын дип үләннәр куллана. Ничек кенә булмасын, халык медицинасына җитди карарга кирәк. Минемчә, кеше шулай үзен ышандыра.
– Балага узудан саклану чаралары рак китереп чыгара дип ишеткән идем?
– Килешә алмыйм, бу фәнни яктан расланмаган. Саклану чараларының кайберләре күкрәк авыруларын дәвалауда да кулланыла. Ә менә гормон стимуляциясе – ягъни, менопауза вакытында ясалма гормоннар ярдәмендә яшәрергә тырышу, моның өчен махсус дарулар эчү зыянлы булырга мөмкин.
“Билгеләре күренгәнче авыруны кисәтергә кирәк”
– Рак диагнозы куелган кеше үзенә ябыла, башкалардан читләшә. Авыруны дәвалауда психологларның роле дә зурдыр?
– Һәр табиб үзенә күрә психолог. Кешегә диагнозы турында ничек хәбәр итәргә, ул кеше бу хәбәрне ишетергә әзерме – барысын да алдан уйларга кирәк. Начар сүзне дә матур итеп әйтергә була бит. Кешене дәвалануга күндерү дә мөһим. Психологлар җитми. Паллиатив ярдәм итү үзәгендә бары ике психолог эшли. Авыру белән ракның башлангыч чорында, дәвалану вакытында да сөйләшеп тору зарур. Авыруның соңгы стадиясендә психолог ярдәме аеруча кирәк. Монда психологлар гына түгел, дин вәкилләренең ярдәме дә мөһим. Республика онкология диспансерында мөселман һәм провославия дине бүлмәләре, гыйбадәт кылу урыннары бар.
– Ракны җиңеп буламы?
– Миңа көн саен: “Нишләп ракны җиңә торган дару тапмыйлар?” – дигән сорау бирәләр. Ул әллә кайчан табылган инде. Вакытында дәваланган кешеләрне рактан терелтергә мөмкин. Авыруны башлангыч стадиясендә ачыклау ракны җиңәргә ярдәм итә. Хәзер моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Диспансеризация программасы ракны башлангыч стадиясендә ачыкларга булыша. Бары сырхауханәгә вакытында килеп, тикшеренү үтәргә генә кирәк. Бүген яман шеш авырулы кешеләрнең 58 проценты биш һәм аннан да артыграк ел яши. Димәк, ракны җиңеп була. Яман шешне дәвалауның нинди генә алымнары юк, медицина бер урында тормый, камилләшә, яңара. Төп максат – кешене инвалидлык дәрәҗәсенә җиткермәү, яшәү сыйфатын яхшырту.
– Нинди билгеләр вакытында кичекмәстән онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Әгәр дә нинди дә булса билгеләр күренә икән, димәк, бу – инде азган рак. Кешене сәламәтлеге борчыса, ул болай да табибка мөрәҗәгать итә. Авыруның билгеләре күренгәнче, авыруны кисәтү өчен тикшеренү узарга кирәк. Халык сәламәтлегенә карата игътибарлы булсын иде.
Комментарийлар