16+

Омикрон штаммының беренче симптомнарын сизүгә нәрсә эшләргә кирәк?

Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментының баш инфекционисты Светлана Сметанина сүзләренчә, суны күп эчү, югары тән температурасы һәм вируска каршы дарулар куллану омикрон штаммының беренче симптомнары вакытында ярдәм итәчәк. Табиб, беренче симптомнары буенча әлеге вирус гадәти салкын тию белән охшаш, дип белдерде.

Бу бер яктан яхшы да, чөнки барыбызның да өйләрендә рецептсыз гына куллана ала торган дарулар бар. Алар авыруны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Авыру башланганда организмда интоксикация күзәтелә, тән температурасы күтәрелә, баш һәм мускуллар авырта башлый. Мондый очракта тәүлегенә, кимендә, 2 литр сыеклык эчәргә, даими рәвештә температураны тикшерергә һәм аны төшерә торган дарулар – ибупрофен, парацетамол эчәргә кирәк. Шушы билгеләр узмаса, әлбәттә, табибка күренергә кирәк.

Шулай ук инфекционист тамакны төрле микробка һәм ялкынсынуга каршы препаратлар белән чайкарга киңәш итә. Шифалы үләннәрдән ясалган төнәтмәләр яки хлоргексидин ярдәм итә ала. Борын тыгылса, диңгез суы белән ясалган катнашмалар белән юдырырга кирәк.

Кешеләрнең төп хатасы – көнендә үк антибиотик эчә башлау. Организм вирус белән көрәшә алмаган очракта, ниндине эчәргә икәнне табиб билгели. Мондый дарулар кабул итү бик куркыныч.

Гади генә гигиена кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк. Кулларны, битне ешрак юарга, өйне җыештырып, җилләтеп торырга, чиста сөлгеләрдән файдаланырга киңәш ителә. Вирус йоктырган очракта, өйдә калырга кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading