16+

ОРВИ һәм грипп сезоны кайчан тәмамланачак?

Узган атнада Татарстанда 17 меңгә якын ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән.

ОРВИ һәм грипп сезоны кайчан тәмамланачак?

Узган атнада Татарстанда 17 меңгә якын ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән.

Алдагы атна белән чагыштырганда, бу 19 процентка кимрәк. 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, бүген ОРВИ өстенлек итә, грипп исәбенә авыру очракларының 42 проценты туры килә. Эпидемия сезоны әле дәвам итә, шуңа күрә кисәтү чараларыннан баш тартмаска киңәш ителә, дип ассызыклады ул.

-  Эпидемия сезоны тәмамлану турында грипп белән авыручылар өлеше кимү сөйли ала. Әмма әлегә бездә бу тенденция күзәтелми. Агымдагы елның беренче атнасында грипп өлешенә 47 процент, икенче атнада – 34 процент, өченче атнада 42 процент туры килүен күрәбез. Шуңа күрә без эпидемия сезоны дәвам итүен билгелибез. Шулай ук эпидемия сезоны ахырга якынлашу турында В гриппы өлеше артуы да күрсәтә ала. Әлегә без бу үзгәрешне дә күрмибез. Әлеге грипп төренә бары 4 процент туры килә, - дип сөйләде Любовь Авдонина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading