16+

Республикада яңартылган сырхауханәләр ачыла

Сырхауханәләр, беренчел звено бүгенге көнгә кадәр сәламәтлек саклау өлкәсенең "авырткан җире" иде. Халык андагы чираттан, биналарның начар хәлдә булуыннан зарлана.

Республикада яңартылган сырхауханәләр ачыла

Сырхауханәләр, беренчел звено бүгенге көнгә кадәр сәламәтлек саклау өлкәсенең "авырткан җире" иде. Халык андагы чираттан, биналарның начар хәлдә булуыннан зарлана.

Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән сырхауханәләрне яңарту программасы эшли башлады. Беренчел звенога караган медицина учреждениеләрен төзекләндерү - бүген төп бурычларның берсе. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин матбугат конференциясендә программаның үтәлеше белән таныштырды.

Хәзерге вакытта планнаштырылган эшләрнең 42 проценты үтәлгән. Сырхауханәләрдә ремонтның беренче этабы төгәлләнгән дияргә була. Медицина учреждениеләрендә барган ремонт эшләре халыкны кабул иткәндә комачауларга тиеш түгел. Шуңа да биналарны өлешләп төзекләндерәләр. Ремонт эшләре башланган 75 объектта биналарның 40-50 проценты ремонтланган. 30 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр медицина хезмәткәрләре шул якты, матур, яңа бүлмәләргә күченәчәк. Аннары ремонт сырхауханәнең калган өлешендә икенче этап буларак дәвам итәчәк.

- Беренчел звенога караган медицина учреждениеләрен беренчеләрдән булып моннан алты ел элек авылларда кайгырта башладык. Нәтиҗәдә, уңай күрсәткечләргә ирешә алдык. Татарстанда уртача гомер озынлыгы артты. Хәзер ул 73 яшьне тәшкил итә. Статистика буенча, авыл җирендә яшәүчеләрнең гомер озынлыгы, шәһәрдәгеләргә караганда, берничә айга булса да озынрак. Сырхауханәләрне модернизацияләү программасына бюджеттан 7,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Быел барлык планнаштырылган объектларның 75ендә ремонт декабрь аена төгәлләнер дип көтелә, киләсе елга тагын 122 бинаны ремонтлау күздә тотыла, - диде Адел Вафин.

Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән сораштырулар буенча, халыкның күбесе сырхауханәләрдәге мохитнең яхшыруын тели. Икенче урында - сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә басым ясарга кирәк дип тавыш бирүчеләр тора, пациентлар шулай ук тар профильле белгечләргә эләгү мөмкинлеген җайга салуны да сорый. Министр фикеренчә, сырхауханәләрне модернизацияләү биналарны яңарту, бүлмәләрне заманча җиһазландыруга гына кайтып калмаска тиеш. Медицина учреждениеләрендә, беренче чиратта, пациент белән табиб арасындагы мөгалләмәгә игътибар булсын. Шуңа да әлеге программа "Дустанә сырхауханә" проекты белән берлектә гамәлгә ашырылачак.

- Кешеләрнең сәламәтлеген даими рәвештә тикшерү өчен, без учреждениене дустанә һәм үтемле итәргә тиеш. Медицина өлкәсендә шикаятьләр бар, булачак та. Бу безгә камилләшү өчен бер этәргеч. Безнең эшне пациент бәяли. Шуңа да һәр медицина белгече өчен иң мөһиме - пациентның канәгать калуы. Бу - авыр хезмәт. Әмма без команда белән эшләргә, һәр кеше турында кайгыртырга һәм һәрчак алдан күрә белергә тиеш, - ди министр.

"Дустанә сырхауханә" проекты кайбер сырхауханәләрдә инде сынау уза башлады. Халык канәгать. Су буе чиратлар, уңайсыз регистратура тәрәзәләре юк. Алар урынына һәрчак ярдәмгә әзер шәфкать туташлары, заманча мәгълүмат бирү җайланмалары - инфоматлар куелган. Табибның пациент белән аралашу вакыты да 15 минутка кадәр озайтылган.

Казан сырхауханәләренә аерым караш. Араларында хәтта XIX гасырда салынган биналар да бар. Аларны төзекләндергәндә бу үзенчәлекләрне истә тотачаклар.

- Капиталь төзекләндерүдән соң ачылган сырхауханәләрдә авыруларны алдан язылу буенча кабул итү каралган. Билгеле бер сәбәп белән языла алмаучы авырулар кизү торучы табибка юлланачак,- диде Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев.

- Онкологлар сырхауханәдә дә кабул итәчәк

- Октябрь аенда Казанның Идел буе районында урнашкан 21 нче сырхауханә ремонттан соң ачылачак. Бу шәһәр генә түгел, Салмачы, Вишневка, Алтан бистәләрендә яшәүчеләр өчен дә сөенечле яңалык. Сырхауханә барлыгы 59 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

- 21 нче сырхауханә - беренчел звено объектлары арасында иң зурлардан берсе: 10 меңнән артык квадрат метр мәйданны били. Биредә консультация-диагностика үзәге булачак, төрле юнәлештәге белгечләр эшләячәк, амбулатор хирургия үзәге, йогышлы авырулар бүлеге эшләячәк, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне җайга салу да ниятләнелә. Катлаулы операцияләрдән соң авырулар тернәкләнү курсы да уза алачак.

- Яңа бинада хатын-кызлар консультациясе дә ачылыр дип көтелә.

- Тагын бер мөһим яңалык -сырхауханәдә онкология бүлеген булдыру да каралган. Бу тәҗбирә әле беренче тапкыр гына сынала. Табиблар Република клиник онкология диспансерыннан килеп кабул итәчәк. Бу яман шеш белән көрәшүдә нәтиҗәле алым булыр, авыруларны башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итәр, дип ышана җитәкчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading