Ревматик чирләр иң киң таралган авыруларның берсе санала. Статистикага күз салсак, мондый төр авырулар сулыш органнары һәм йөрәк-кан әйләнеше чирләреннән генә калыша.
Ревматик авырулар дигәндә, без уйлаганча, буыннар, сөякләр сызлавы гына күздә тотылмый. Мондый төргә караган диагнозларның чагылышы күптөрле булырга мөмкин. Бу турыда табиб-ревматолог Динара Закирова сөйләде.
Динара тумышы белән Пенза өлкәсеннән, бала чактан ук табиб булырга, кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана. Башта Пензада медицина лицей-көллиятен тәмамлый, аннары белем алуын Самара медицина университетында дәвам итә. Кияүгә чыгып, Иваново шәһәренә күченгәч, биредә ревматология буенча ординатура тәмамлый. Хастаханәгә урнашып, эш тәҗрибәсе туплый. Узган елда гаиләсе белән Казанга күчә, туган теле һәм мәдәнияте мохитенә килеп керә. Башкала халкына сызлануларыннан котылырга ярдәм итә.
- Ревматологлар буыннарны гына дәвалый дип уйларга күнеккәнбез. Әмма сезнең эшчәнлек моның белән генә чикләнми дип беләм...
- Ревматология - ул ревматик авыруларны һәм скелет-мускул системасы чирләрен өйрәнүче фән. Чыннан да, ревматолог буыннарны гына дәвалый дигән фикер яши. Ләкин бу алай түгел. Әйтик, безнең эшчәнлек даирәсенә подагра, псевдоподагра кебек авырулар да карый. Бу очракта нәкъ менә буыннар сызлау күзәтелә. Тоташтыручы тукымалар белән бәйле системалы чирләр бар. Алар буыннарны гына түгел, эчке органнарны да зараралый. Буыннар сызлаудан тыш, алар тән тиресен боза, күз кызаруы һәм авыртуы, авыз кибү, йөрәк-кан тамырлары системасы, үпкә зыян күрү кебек симптомнар бирергә мөмкин. Буыннар тәртиптә булып, тиредә төрле ялкынсынулар белән башланган авырулар да очрый. Шуңа күрә безнең өлкәгә караган диагнозны кую өчен еш кына башка диагнозларны кире кагарга туры килә.
Буыннар авыртуы белән чагылыш тапкан авыруларның да барысы ревмотологиягә карамый. Вируслы гепатит, эндокрин системада тайпылышлар, төрле инфекцияләр, онкология буыннарга “бәрә” ала. Шуңа күрә без пациентны җентекләп карыйбыз, анамнез җыябыз, тикшерүләр билгелибез, аннары гына дәвалау билгеләнә.
- Ревматологка мөрәҗәгать иткән пациентлар – алар, нигездә, кемнәр? Бу төр авырулар күбрәк нинди төркемнәргә хас?
- Безгә төрле пациентлар мөрәҗәгать итә. Ревматик авырулар, яшь һәм җенескә карамый, барлык төркемнәргә хас булырга мөмкин. Дөрес, хатын-кызлар ир-атларга караганда ешрак авырый. Ир-атлар һәм хатын-кызлар нисбәте 40 процентка 60 процент тәшкил итә. Бу өлешчә хатын-кызларның гормональ статусы үзенчәлекләре белән аңлатыла, әмма төгәл сәбәбе билегеле түгел. Бала чакта ук чагылыш тапкан авырулар бар.
Остеопороз (сөякләрнең тыгызлыгы кимү) белән ешрак өлкән яшьтәге пациентлар мөрәҗәгать итә. Рематоидлы артрит, системалы кызыл волчанкадан күбрәк хатын-кызлар интегә. Соңгысы яшь кызларны зарарлый. Ә менә Бехтерев авыруы, псориатик артрит, реактив артрит белән ешрак ир-атлар авырый һәм бу чирләр яшь вакытта ук үзен сиздерә башлый.
- Ревматик авырулар барлыкка килүгә тормыш рәвеше йогынты ясыймы?
- Әлбәттә, тормыш рәвеше ревматик чирләр үсешенә бик нык йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, аз хәрәкәтләнү артык тән массасы барлыкка килүгә китерә, бу, үз чиратында, буыннарга өстәмә йөкләнеш булып тора. Шуңа өстәп, май тукымасы эшләп чыгарган күзәнәкләр буыннарда ялкынсыну барлыкка мөмкин.
- Бүгенге көндә сөяк авырулары ешрак очрый төсле. Бу чыннан да шулаймы?
- Сөяк-мускул системасы һәм тоташтыручы тукымалар белән бәйле авырулар заманча сәламәтлек саклау системасының җитди проблемасы булып тора. Чөнки ачыклану ешлыгы буенча бу төр чирләр сулыш органнары һәм кан әйләнеше системасы авыруларыннан соң өченче урында урнашкан. Һәм күпчелек очракларда алар хроник патология булып тора һәм, нәтиҗәдә, кешенең инвалидизациясенә китерергә мөмкиннәр.
Бик еш очрый торганнардан остеоартроз, ревматоидлы артрит, подагра, остеопорозны атарга мөмкин. Сирәгрәк тоташтыручы тукыманың системалы авырулары, васкулитлар белән мөрәҗәгать итәләр. Хәзер диагностиканың яңа методлары баарлыкка килү һәм табибларның квалификациясен күтәрү өчен яңа мөмкинлекләр тудырылу нәтиҗәсендә хәтта сирәк очрый торган ревматологик авырулар да ешрак ачыклана. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, яңа короновирур инфекциясен кичергән кешеләр соң буыннар авыртуына зар белдереп килүче пациентлар ешрак очраша башлады.
- Ревматик авырулар барлыкка килү сәбәпләре нинди?
- Ревматик авыруларның сәбәпләре төгәл билгеле түгел. Генетик яктан алшартлар булырга мөмкин. Әмма бу авыруның үсеше котылгысыз дигәнне аңлатмый. Ревматик авырулар күп факторлы, ягъни теге яки бу авыру үсеш алсын өчен өстәмә рәвештә йогынты ясаучы факторлар кирәк: тәмәке тарту, артык тән массасы, аз хәрәкәтләнү, хроник периодонтит, инфекция чыганагы булып торган кариеслы тешләр булу, стресс, вируслар, антибиотикларны контрольсез кабул итү, буыннарга зур йөкләнеш булган эштә эшләү шундыйларлан.
- Нинди билгеләр күзәтелгәндә, кеше, һичшиксез, ревматологка күренергә тиеш?
- Түбәндәге симптомнар һәм зарлар булганда ревматик авыру юкмы икән дигән шик тудырырга тиеш:
- буыннар авыртуы һәм шешүе, кызаруы;
- буыннарда киеренкелек хисе;
- хәрәкәт вакытында буыннар авыртуы;
- тиредә бетчәләр барлыкка килү (аллерголог һәм дерматолог үз юнәлешенә караган диагнозларны кире каккан очракта);
- арканың аскы өлешендә авырту, бигрәк тә иртәнге һәм төнге вакытта сызлаунулар;
- умырткалыкның авыртуы;
- гомуми хәлсезлек, мускуллар хәлсезлеге һәм авыртуы;
- авыз һәм күз корылыгы;
- әледән-әле яки тотрыклы температура күтәрелү (шул ук вакытта башка белгечләр "барысын да тикшергән", ләкин берни дә тапмаган);
- аз гына җәрәхәттән дә умыртка баганасының һәм башка сөякләрнең сынуы.
- Бүгенге көндә ревматология өлкәсендә нинди тикшерү ысуллары кулланыла? Дөрес диагноз кую кыенлыклары еш туамы?
- Ревматик авыру диагнозын инде шикаятьләр нигезендә, беренчел кабул итү вакытында ук куярга мөмкин. Аннары диагнозны раслау өчен без пациентларга тикшерүләр билгелибез. Лаборатор анализлар үткәрелә, алар исәбенә иммунологик тикшерүләр, буыннар рентгенограммасы да керә, МРТ, катнаш өлкә белгечләрнең консультацияләре үткәрелә. Еш кына мин үземне детектив итеп хис итәм – дөрес диагноз кую өчен медицина әдәбиятын яңадан укыйм, башка өлкәдәге белгечләр белән киңәшләшәм. Чөнки дөрес диагноз тиешле дәвалау ысулын сайлау һәм пациентның хәлен җиңеләйтү фундаменты булып тора.
- Ревматик авыруларны булдырмый калу ысуллары бармы?
- Инде әйткәнемчә, ревматик авырулар күп факторлы. Мондый авыруларны кисәтү өчен нинди дә булса диета (подаградан тыш), БАДлар яки башка төрле дарулар куллану гына җитми. Физик активлык, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, хроник авыруларны вакытында дәвалау һәм ревматологка вакытында мөрәҗәгать итү мөһим. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек телим!
Комментарийлар