16+

РКБ коронавируслыларны кабул итүдән туктый

2020 елда яңа коронавиурс инфекциясе йоктыручылар саны 13284 очрак теркәлгән булса, 2021 елда бу сан 29 418 очрак ачыкланган. Быел авырганнарның 88 процентында коронавирусның “дельта” штаммы ачыкланган. Иң күп авыручылар октябрь ахыры-ноябрь айларына туры килде. Шөкер, хәзер инде саннар кимүгә бара...

РКБ коронавируслыларны кабул итүдән туктый

2020 елда яңа коронавиурс инфекциясе йоктыручылар саны 13284 очрак теркәлгән булса, 2021 елда бу сан 29 418 очрак ачыкланган. Быел авырганнарның 88 процентында коронавирусның “дельта” штаммы ачыкланган. Иң күп авыручылар октябрь ахыры-ноябрь айларына туры килде. Шөкер, хәзер инде саннар кимүгә бара...

“Әмма “омикрон” штаммы барлыкка килү безне тынычландырмый. Татарстанда әлегә “омикрон” йоктыруның бер очрагы да ачыкланмаган. Әмма ул республикада вирус таралуны арттырырга мөмкин”, - ди Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

2020 елдан аермалы буларак, узып баручы елда коронавирус белән билгеләрсез авыру очраклары 4 кимегән.

“2020 елда һәр бишенче очрак ковид билгеләрсез булса, 2021 елда мондый очраклар 5 процент кына иде. Шуңа бәйле рәвештә, вирусны авыр формада кичергәннәр 22 процентка артты”, - дип аңлатты Марина Патяшина.

Сүз уңаеннан, агымдагы елда ковид йоктырган балалар саны да 2,7 тапкырга арткан. Сабыйларны аякка бастыруда Казанның 1 нче номерлы балалар хастаханәсе аеруча да зур тырышлык күрсәтүен Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау Идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков та билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, Республика клиник хастаханәсенә коронавирус белән авырганнарны кабул итми башлыйлар. Хәзерге вакытта әлеге хастаханәдә дәвалану ала торган пациентлар тулысынча тернәкләнеп беткәннән соң, биредә вакытлыча корылган йогышлы авырулар госпитале эшчәнлеген 2022 елның 13 гыйнварларына туктатачак.

“Әгәр вәзгыять катлаулана икән, ул очракта госпитальне 2-3 көн эчендә кабат корачакбыз”, - дип аңлатты Жаворонков.

Хәзерге вакытта республикада коронавирус инфекциясе йоктыручылар өчен әзерләнгән койка-урыннарның 30 проценты буш дип исәпләнә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading