16+

Россия симезләр иленә әверелмәсме?

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, илебездә яшәүче 80 миллион кеше симезлектән интегә.

Россия симезләр иленә әверелмәсме?

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, илебездә яшәүче 80 миллион кеше симезлектән интегә.

Россия артык авырлыклы  кешеләр саны буенча антилидер булырга мөмкин, шул исәптән балалар арасында да бу исәптән хәлләр мөшкел тора. 

Россиялеләрнең 60 проценты (80 миллионнан артык) нормадан артык авырлыклы. Бу хакта статистика шаһитлык итә. Ел саен, табиблар фаразлавынча, симезлектән интегүчеләр армиясе ярты миллион кеше белән тулыланачак.  Төбәкләр арасында Омск, Орел, Курган өлкәләре симерү чире белән авыручылар арасында лидер.

Ни өчен симерү замана афәтенә әверелеп бара? Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальнең терапия бүлеге мөдире, табиб – терапевт, нутрицолог, гастроэнтеролог Кристина Майорова белән шул сорауларга җавап эзләдек.

–  Сер түгел, бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләр аз хәрәкәтләнә, күп ашый, дөрес йокламыйлар. Симерүгә китерүче төп сәбәпләрне атыйк -  йокы сыйфатының начараюы, аз хәрәкәтләнү, компьютер каршысында озак утыру, дөрес тукланмау, коры-сары ашау.  Шуны аңларга кирәк: кайбер кешеләрдә психологик проблемалар аркасында симерү чире барлыкка килә. Артык авырлыктагы кешеләрнең күпчелегендә күзәтелә бу. Шуңа күрә ниндидер дару, БАДлар эчеп һәм диетолог киңәше белән дөрес туклану, күп хәрәкәт итү һәм йоклау турында гына уйлау нәтиҗәле түгел. Ябыгу процессында, психиатр яки психологның ярдәме дә кирәк.

–  Симермәс өчен күпме хәрәкәт итәргә кирәк?
–  Минималь физик күнегүләр ясау, атнага ике-өч тапкыр 40-60 минут спорт белән шөгыльләнү дә җитә. Бирегә йөгерү яки велосипедта йөрү, йөзү яки аэробика керә. Менә алар авырлыкны киметергә булыша. Әлбәттә, сез нәрсә ашаганыгызны күзәтергә тиеш. Нәрсәне һәм күпме ашарга кирәклеген һәркем үзе хәл итә. Мәсәлән, 40-50  яшьтәге ир-егет аш, кыздырылган бәрәңге, ит ашый, әмма моннан гына бер грамм да артмый.  Чөнки аның организмында матдәләр алмашы яхшы эшли, анда энергияне чыгару көче зур. Бер факт – 25 яшьтән соң матдәләр алмашыну тизлеге түбәнәя башлый, җитмәсә, күбебез  саф һавада аз йөри,  офис эше безне  үзенә “йота” бара. Тик күпләр күп һәм тәмле ашаудан тыела алмый, шулай итеп әкренләп корсагы үсүен,  үзенең түгәрәкләнүен сизми дә кала. Ә бит моннан качарга да мөмкин булыр иде: бары тик активлык кимегән саен ашауны да киметергә кирәк. Ләкин моны күпләр аңласа да, эшләми.

– Симерү – бүген актуаль проблемаларның берсе. Татарстанда хәл ничегрәк?
– Һичшиксез, артык тән авырлыгы (артык авырлык индексы) һәм симерү темасы безнең төбәк кешеләре өчен актуаль. Симерүдән интегүчеләрдә йөрәк-кан тамыры авырулары, атеросклероз, үт куыгында таш, үт куыгы ялкынсыну (холецистит) кебек чирләр дә пәйда булырга мөмкин.
ОРВИ, грипп һәм хәтта коронавирус инфекциясе артык авырлыклы кешеләрдә озаграк һәм авыррак уза. Ковидны гына алыйк, хәвеф төркеменә нәкъ менә “коточкыч симез” кешеләр керә. Симезлектән интегүче кешеләр күкрәк киереп һава сулый алмый. Аларның үпкәләренә май катламы комачаулый. Статистиканы алып карасаң, ковидтан үлүчеләрнең күбесе арытк авырлыктан интеккән. 

– Аерым алганда, безне балачактан ук дөрес тукланырга өйрәтмиләр бит. 
– Нәкъ шулай. Бәләкәй чагыгызны искә алыгыз әле. Әни яки әбиләрнең: “Ике кашыклык ашың, яки боткаң калган. Син моны кемгә калдырдың? Ашап бетергән бул. Ризыкны чыгарып  түкмиләр!" Бу сүзләр баланың үзаңына ук кереп утырган. Алдыңа ризык куелган икән, димәк, син моны ашап бетерергә тиеш.  Ә шул кагыйдәне үзаңына сеңдергән өлкән яшьтәге  кешене дөрес ашарга өйрәтү бик авыр. Чөнки безнең ашау гадәтебез дөрес түгел. Һәм аңлы яшьтәге кешеләр 20 яшьтән узгач, диетага утыра, ябыга башлый.  Әмма күпләр сына, кул селти. Кире тәм-томга ябыша, күп көч куеп югалткан авырлыгы үз урынына  кайта. Елларга сузылган гадәтне юк итү бик авыр процесс. Әйтик, ябыгырга теләүче бер-ике ай  эндокринологка йөри дә, болар барысы да тәмсез һәм дөрес түгел дип әйтеп  китеп бара, элекке тормыш тәртибенә кайта. 

Фәнни яктан караганда, тазару үзе дә ике төргә бүленә: абдоминаль һәм гиноид. Болар арасында яманрагы – абдоминаль симерү. Аның билгесе булып, майның корсак өлешендә туплануы тора. Бу – инсулинны арттыра торган тазару, ул 90 % очракта икенче тип шикәр чиренә китерә.

Абдоминаль симерү - тән масса индексы нормада да булырга мөмкин, ләкин бил әйләнәсе нормадан артып киткән дигән сүз. Ягъни, хатын-кызларның бил әйләнәсе 80 сантиметр һәм аннан да югарырак булса, бу абдоминаль симерүгә керә. Ир-атларның бил әйләнәсе 94 сантиметр һәм аннан да артык-икән, шулай ук абдоминаль симерү күрсәткече. Биле артык калынайган кешеләрдә гипертония, артериаль гипертония барлыкка килә, шуннан инфаркт, инсульт, үт ташлары, баласызлык, яман шеш үсеш ала. 

Әгәр билегез артык калыная башласа, моңа өстәп, нәселегездә борчу тудыра торган чирләр дә күзәтелә икән (мәсәлән, шикәр диабеты), искәртү максатында һәркем канындагы шикәр микъдарен тикшертергә тиеш. Ул 5,6 mmol/lдан артмаска тиеш.

Ул күрсәтелгән нормадан артса, табиб махсус тест ярдәмендә кандагы глюкозага толерантлыкны тикшерер һәм сездә шикәр чире барлыкны яки юклыкны әйтер.
Симерүне эндокринология һәм психология белән бергә дәваларга, проблеманың асылына төшенергә, кешенең нәкъ менә ризыкта таяныч эзләү сәбәбенең нидә икәнен аңларга кирәк.

– Кайберәүләр минем белән фаҗигале хәл килеп чыкты да, шуннан тәм-томга ябырылдым. Барысына да проблемалар гаепле, ди. 
– Артык авырлыктан интеккән һәркемнең үз симерү юлы бар. Факторлар гадәттә күп төрле. Туклану һәм физик активлык җитмәү-айсбергның башы гына. Төп сәбәп – психикада ята, ниндидер күңелсез хәл, кичерешләр килеп туган очракта. Кеше моны азык-төлек белән тулыландыра. Ул ризыкны тынычландыру чыганагы итеп күрә, һәм симезлек белән көрәшү бик авыр процесс. 

Гомер дәвамында хатын-кызлар өчен авырлык арту куркынычы арткан берничә чор бар: йөклелек һәм бала тудырганнан соң вакыт, менопауза алды чоры һәм климакс. Күпләр яшәү рәвешен үзгәртми: элеккечә туклана, физик күнегүләрне дә арттырмыйлар. Элек аларның авырлыгы идеаль булса, алда аталган чорларда хәл төптән үзгәрә. Шуның белән бәйле рәвештә хатын-кызларны аптырашта калдыра, бигрәк тә башлангыч чорда. Ә җавап гади: гормональ тайпылышлар аркасында тән авырлыгы арта.

– Фастфуд, төрле баллы соклар балалар һәм яшүсмерләрдә симерүне китереп чыгара, дип күп тапкырлар әйтелде. 
– Туганнан алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында авыру күрсәткечләре 27 районда арткан, иң югары күрсәткечләр Алабуга Теләче, Минзәлә, Тукай, Ютазы, Яшел Үзән районнарында. 15-17 яшьтәге үсмерләр арасында симерү артуы 19 районда күзәтелә. Иң зур күрсәткечләр Минзәлә, Питрәч, Яшел Үзән, Чистай, Әгерҗе районнарында. 

Дүрт кило һәм аннан да күбрәк авырлык белән туган балалар симерү чиренә ныграк бирешә. Ясалма тукландыру да артык авырлык җыюга китерергә мөмкин
Симерү, беренче чиратта, нәселдән килә. Әгәр кешенең әтисенә дә, әнисенә дә тазару хас булган икән, 80% очракта бу аның баласына да күчә. Әгәр әни кеше симерүдән интексә, бу гаиләдә туган баланы шул киләчәк көтә.

Чулпан Мөслихова, нутрициолог. 

– Мин үземне белгәннән бирле тазалар рәтендә йөрттем. Мәктәптә дә, университетта да... Югыйсә,  ул вакытта таза булмаганмын бит. Хәзер инде бу уйларның ни өчен барлыкка килүен беләм. Без үскән елларда акча дефициты да (әни балалар бакчасында эшләде, әти - тракторист иде. Әтигә хезмәт хакын май, шикәр комы белән биргәннәрен хәтерлим,  кием дефициты да бар. Яңа кием Сабантуйга, Яңа елга алынды. Әни тазарасың, үсәсең дип киемне гел 1-2 размерга зурны ала иде. Боларга карап та - мин таза булам дигән "уй" башыма кереп калган. Геннар белән бәхәсләшеп булмый.  2018 елның гыйнварында ябыгырга теләүче бер төркем татар кызлары аерым ватс апп төркеменә җыелабыз дигән белдерү күрдем, мин дә кушылдым. Иии рәхәтләнеп татарча аралашабыз, башта ябыгу, дөрес туклану темасы булса - аннан инде бөтен дөнья мәшәкатьләрен чишә башладык. 2018 елның февраль аенда үземнең бәби көткәнемне белдем. Диетада утырып булмый бит инде, группадан да чыгасы килми - миндә «укытучы» инстинкты уянды. Кызларга 2016 елдан бирле тупланып килгән белемнәрем, киңәшләрем белән бүлешә дә башладым. Бүгенге көндә татар телле нутрициолог, дөрес туклану белгече булып уңышлы гына эшләп киләм. 
Авырлыкны югалтуның бердәнбер ысулы физик автивлык һәм калорий дефициты. Башка формула юк! Дөрес тукланып та, кирәкле дефицит яисә физик активлык булмый икән – артык авырлык  китми! Бер нинди массажлар да, искиткеч кремнар да, - майны “эретми”! 
Кибеткә ни өчен ач килеш барырга ярамый? Ач килеш кибеткә барганда, күп очракта, аннан төрле тәм-томнар, пешерелгән ризыклар һәм башка калорияле, кирәкмәгән артык ризыклар белән чыгасың. Кандагы глюкоза дәрәҗәсе төшкәч (башкача әйткәндә, сез ач булганда), безнең организм энергия запаслары бетте дип уйлый башлый, шулчакны баш мие тиз генә шикәрне күтәрүче җиңел углеводлар «сорый башлый» һәм калорияле, баллы ризык ашау теләге уяна. Шуңа кибеткә ач килеш йөрмәгез һәм организм өчен файдалы  булган ризыклар сайлагыз Ни өченме? 2-4 атна тырышасың, кирәкле авырлыкка төшәсең һәм максатка ирештем инде дип янадан ашый башлыйсың. Иң авыры - ябыгу түгел, ә янәдән тазармау. Дөрес туклануга ничек кереп китәргә? Аш-су бүлмәсендә булган калорияле һәм зыянлы ризыкларга алмаш табып, аларны кулланудан башлагыз. Мәсәлән, көнбагыш маен - зәйтүн маена, кибет ипиен, ак күмәчне - хлебцы яисә закваска белән пешергән ипигә,  шикәрне - җиләк-җимешкә, майонез, соусларны – йогуртка, ак онны - эре бөртекле онга, баллы газлы суларны - өйдә кайнаткан компотларга алыштырыгыз.

Майда кыздыруны башка төрле пешерү ысулларына алмаштырырга мөмкин. Тәмле, иң мөһиме - файдалы була , ә майда кыздырылган ризык бавыр өчен зыянлы. Истә тотыгыз, бүгенге көндә ризыкны тәмле һәм файдалы итеп пешерүнең төрле ысуллары бар - мультиварка, парда пешерү (пароварка), гриль табасы, вафельница. Тәҗрибә ясарга курыкмагыз, үзегезгә охшаганын һичшиксез табарсыз. 

Чулпан Мөслиховадан идеаль тәлинкә кагыйдәсе
Иртән ач карынга 1-2 стакан җылымса бүлмә температурасында су эчәргә. Иртәнге ашка: кыздырылган ике йомырка, яшел тәмлеткечләр, үләннәр, салат яфрагы, 1 данә хлебцы (кибетләрдә аларның төре бик күп). Көндезге уннарда: 150 гр банан (виноград ярамый) Әбәткә: 100 грамм майсыз ит/ кәтлит/ балык +  яшелчә салаты яки 200 грамм грильдә әзерләнгән, пешкән яшелчәләр. Көндезге сәгать өчтә: 250 грамм 1-2,5% майлылыктагы кефир, йогурт, 1 чәй кашыгы клетчатка кушарга мөмкин. Кичке аш: 100грамм парда пешерелгән балык + яшелчә салаты/ 200 грамм тозланган кәбестә.
Көнгә 3 тапкыр идеаль тәлинкә кагыйдәсе буенча ашау һәм теләк булганда 1-2 тапкыр капкалап алу кагыйдәсен үтәсәгез - сәламәт рацион – дөрес туклану була да инде. Дөрес туклануны авокадо ашауга, кәҗә, дөя сөте эчүгә, глютенсыз ризыклар ашауга гына кайтарып калдырмыйк.

Авырлык артмасын өчен 10 төп кагыйдә:
1. Көнлек су эчү нормасын сакларга (авырлык х 30 мл су). Су җылы булырга тиеш. 
2. Идеаль тәлинкә ысулы буенча көнгә 3 тапкыр ашарга, кичке аш вакытында углеводларны киметергә,  күбрәк аксым+ яшелчәләр ашарга.
3. Җиләк-җимешләрне 16.00 гә кадәр ашарга.
4. Көнгә 1-2 тапкыр капкалап алырга.
 5. Камыр ризыкларын, бәрәңгене атнага 1-2 тапкыр гына ашарга.
 6.  Көнгә кимендә 6000 адым ясарга.
 7.  Йокы режимын көйләргә, 23.00дән дә соңга калмый йокларга ятарга 8. Атнага бер тапкыр “разгрузка”  ясарга.
 9. Атнага 1 тапкыр гына үлчәнергә.
10. Баллы ризыкларны көннең беренче яртысында ашарга. 

Дин күзлегеннән
“Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, – ди пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв). – Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек”. Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган – саулыгын да биргән, биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен пәйгамбәребез (сгв) аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләргә этәрә. 
Кыямәт көнендә кешедән соралачак беренче нигъмәт – сәламәтлеге булачак. Аңа: “Мин синең тәнеңне сәламәт итмәдеммени?” – диеләчәк. Сәламәтлек дигәндә тәндә авыруларның юклыгы гына күздә тотылмый. Исламча сәламәтлек – ул рух тынычлыгы һәм тормышта бар яктан иминлек дигән сүз. Исламда җан тынычлыгы тән сәламәтлеге белән бергә үрелеп бара, ә болардан башка гаилә, җәмгыять, дөнья һәм ахирәт сихәтлеге була алмый. Безнең җәмгыятьтә исә бүген сәламәтлек тәндәге төрле авыруларны дәвалауга гына кайтып кала. Ә ислам дине сәламәтлекне саклауны дөрес туклануда, хезмәт итүдә, киенүдә, йоклауда, ял итүдә, җенси мөнәсәбәтләрдә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәүдә күрә. Сәламәтлекнең нигезе – дөрес туклану. Пәйгамбәребез (сгв) бу турыда менә нәрсәләр әйткән:
•        Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз.
•        Ризыкны бик кайнар яки салкын булганда ашамагыз.
•        Кулларыгызны ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз.
•        Артык туйганчы ашамагыз.
•        Ашаган арада суны күп эчмәгез.
•        Ялгыз гына ашамагыз.
•        Алҗыган, арыган булсагыз, татлы ризык ашап куегыз.
•        Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, тәнегезне ял иттерегез.

Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торырга тиеш. Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: “Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә – аш, икенче өлешенә – су, өченче өлешенә – һава”. “Кайсы дәва яхшырак?” – дигән сорауга табиблар да: “Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау”, – дип җавап бирә. “Пәрдә” сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллаһ исраф кылучыларны яратмый”, – ди.

Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау – исраф. Динебездә һәрбер исраф – хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез (сгв) бер хәдисендә: “Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге”, – ди.

Ризык аксымга, витаминнарга, минералларга я, киресенчә, токсинга, химикатларга бай булырга мөмкин. Ризык файдалы булсын өчен, ул чиста булырга тиеш. Коръәндә бу күп тапкыр кабатлана. “Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыкларны ашагыз һәм үзегез ышанган Аллаһыдан куркыгыз”, – ди. (“Аш яулыгы” сүрәсе, 88 нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Исертә торган эчемлекләрдән сакланыгыз. Монда бернинди дә шик юк, ул гөнаһларның һәм золымнарның чыганагы”, – дигән. Хәмернең хәрамлыгы – аның составында түгел, ә бозыклык чыганагы булуында.
Сәламәт булсын өчен кеше дөрес тукланырга тиеш, дидек. Ләкин кеше аз хәрәкәтләнсә, ризык тулысынча үзләштерелми, организм шлаклар белән тула. Аз хәрәкәтләнү бүген заман чиренә әйләнеп бара.

(Татарстан Диния Нәзарәте сайтыннан) 

Гөлназ Госманова: массажист. 

 – Әнием тулы гәүдәле, ә әтием бик нык ябык. Ә менә кияүгә чыгып 3 бала тапканнан соң, бервакыт үлчәүдә үземнең 80 килограмм авырлыгым барлыгын күреп алдым. Бик актив тормыш рәвеше алып барам. Әмма бу килолар беркая да китми. Социаль челтәр аша Казанга атаклы диеотолог килүен ишеттем дә, консультациягә язылдым. Баксаң, күп ашау психологик фактор белән дә бәйле икән. 90нчы елларда әнием: "Ашау бәхеттә. Тулы өстәл байлык дигән сүз. Шул бер тәлинкә аш турында күпме кеше хыяллана", дип әйтеп үстерде. Ягъни без бу байлыкка канәгать булып, алдыбыздагы сыйларны ашап бетерергә тиеш идек, бу үзаңыбызга нык сеңгән. Менә шул уйдан арынырга кирәк иде. Психологик гипноз аша балачактан килгән күп ашау бәйлелегеннән азат ителә башладым. Ә ул ач торудан гыйбарәт, диетолог сиңа билгеле бер меню төзи, шуны үтәргә кирәк. Шуны ассызыклыйм. Болар барысы да катгый рәвештә бу табиб тарафыннан контрольдә тотылды. Бер ай эчендә 20 килога ябыктым. Хәзер дә дөрес туклану принцибы буенча тукланам. 
 

Төп фото: https://ru.freepik.com
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading