16+

Көчегезне саклагыз: 18-25 октябрьгә йолдызнамә

Сезгә бары курыкмаска гына кирәк. “Күз курка, кул эшли” мәкәле девизыгызга әйләнсен.

Көчегезне саклагыз: 18-25 октябрьгә йолдызнамә

Сезгә бары курыкмаска гына кирәк. “Күз курка, кул эшли” мәкәле девизыгызга әйләнсен.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бөтен эшкә дә бер үк вакытта тотынмасагыз яхшырак. Барлык эшкә дә өлгерәм дип ашыкмагыз. Көчегезне саклагыз. Башта игътибарны мөһим әйберләргә юнәлтегез. Вакытыгыз калса гына, вак-төяк эшләргә тотыныгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Һәрбер сүзегезне үлчәп сөйләгез. Бу көннәрдә бөтенесе сезнең ничек һәм нәрсә әйтүегездән тора. Тискәре хисләргә, фикерләргә урын калдырмагыз. Шулай ук гаиләгезгә сезнең ярдәмегез кирәге чыгарга мөмкин. Булыша алган кадәр булышыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Эшегездә киртәләр барлыкка килергә мөмкин. Чыгу юлын анализ аркылы табарсыз. Хаталар өстендә эшләгез. Сезнең барысы да һичшиксез килеп чыгачак.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Калганнарның җавапсызлыгы аркасында, кыенлыклар туу ихтималы бар. Сездән бары сабырлык кына таләп ителә. Башкалар дәрәҗәсенә төшмәгез, үз акылыгыздан һәм тәҗрибәгездән чыгып нәтиҗәләр ясагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Бик күп аралашу һәм мәгълумат агымы көтелә. Иң мөһиме - кирәкле мәгълуматны кирәкмәгәненнән аера алу. Файдасыз аралашудан арынырга тырышыгыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Яхшы хәбәрләр күңелсез хәбәрләр белән алышынып торыр. Баланс табарга тырышыгыз. Бу хәл озакка сузылмас. Атна ахырына гаиләгез сезгә бүләк ясарга мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Алдан җыелып килгәннәр ташып чыгарга мөмкин. Артык күңелсезлеккә бирелмәгез. Күңелегезне бушаткач, аны яңа яхшы истәлекләр белән тутырыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бөтен җиргә соңга калырга мөмкинсез. Ләкин бу вакытлыча гына күренеш. Тиздән барысы да үз урынына кайтыр, артык игътибар бирмәгез. Ялгыз Чаяннарга шәхси тормышны яхшырту өчен менә дигән вакыт.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Соңгы арада эш белән гаиләгез арасында чайкалырга мөмкинсез: тегендә дә монда да сездән игътибар көтәләр. Атна башында әйбәтләп эшләгән булсагыз, ялларны гаиләгегә багышлагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Иҗади ягыгыз үзен күрсәтергә ашкына. Аны яшереп ятмагыз. Үзегездә яңа кызыксыну барлыкка килгәнен күрергә мөмкинсез. Бу зур бер сәләтнең ярылгысы булырга мөмкин.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Алдан көчегездән килмәгән эшләрне эшләр өчен менә дигән вакыт. Күңелегез сезгә дөрес юлны күрсәтеп барыр. Сезгә бары курыкмаска гына кирәк. “Күз курка, кул эшли” мәкәле девизыгызга әйләнсен.

Балык (19 февраль – 20 март)
Яңа эшкә тотыныр өчен, искеләрен бетерергә кирәк. Бер-бер адымлап эш итегез, чөнки буталырга мөмкинсез. Вакытны дөрес билгеләп, бөтен җирдә өлгерсәгез, ялларны үзегезгә һәм үзегезнең сәламәтлегегезгә багышлый аласыз.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading