16+

Сергей Осипов: "Бер ел эчендә 50 кеше гомерен коткарып калуны бернинди акчага да тиңләп булмый"

Быелның тугыз аенда Татарстанда 130 меңгә якын кеше онкологиягә тикшерү узган. Шуларның 58,6 процентында яман шешнең беренче билгеләре ачыкланган.

Сергей Осипов:  "Бер ел эчендә 50 кеше гомерен коткарып калуны бернинди акчага да тиңләп булмый"

Быелның тугыз аенда Татарстанда 130 меңгә якын кеше онкологиягә тикшерү узган. Шуларның 58,6 процентында яман шешнең беренче билгеләре ачыкланган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкологик диспансерында ачылган "Колоректаль ракны дәвалауда мультидисциплинар караш" темасына Бөтенроссия конференциясендә әнә шулар хакында сөйләштеләр, аерым алганда юан эчәктә яман шеш проблемалары хакында фикер алыштылар. Чарада Краснодар, Санкт-Петербург, Обнинск, Мәскәү, Самара башка шәһәрләрдән әйдәп баручы белгечләрнең докладлары тәкъдим ителде.

Конференциянең әһәмиятенә басым ясап, Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов кайбер саннар белән дә таныштырып узды.

- Татарстанда бушлай медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы эшли. Аның кысаларында төрле кисәтү чаралары үткәрелде. Аналык муентыгы патологиясен ачыклау өчен, ике елга бер тапкыр тикшерү уздырыла. 18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган 345 мең 836 хатын-кыз скрининг тикшерүен узарга юлланды. 50 хатын-кызга аналык муентыгы шеше диагнозы куелды. Шешнең беренчел билгеләре 1,3 процент хатын-кызда ачыкланды.

Маммографик тикшеренү узган 4 мең 388 хатын-кызның 43ендә сөт бизләре шеше ачыкланды. Тикшеренүләр өчен саллы гына финанс чыгымнары тотылса да, бер ел эчендә 50 кеше гомерен коткарып калуны бернинди акчага да тиңләп булмыйдыр, - ди Сергей Осипов.

Хәзерге вакытта республикада онкология белән авыручыларга медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту өлкәсендә эшләр алып барыла. Сергей Осипов фикеренчә, ашказаны-эчәк трактында иң еш очрый торган яман шеш төре нәкъ менә колоректаль өлкәгә карый.
- Кызганыч, без тиешеннән артыгын ашыйбыз, дөрес тукланмыйбыз, болар барысы да юан эчәк эшчәнлегенә тәэсир итә, - ди Сергей Осипов.

Татарстан табибларының юан эчәк рагы белән көрәш өлкәсендә тәҗрибәләре җитәрлек. Шуңа да безгә дәваланыр өчен Россиянең төрле төбәкләреннән пациентлар килә.

Диспансеризация вакытында махсус кан анализы ярдәмендә яман шеш хакында мәгълумат алырга була. Россия төбәкләрендә онкологияне ачыклый торган тикшерүләрдән бу төр анализ алты тапкыр кыйммәт булуы белән аерылып торса да, ул яман шешне беренчел стадиясендә билгеләргә ярдәм итә икән. Ә авыруның беренче билгеләрне вакытында ачыклау бик мөһим, ди Сергей Осипов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading