16+

Шизофрения: ышанасызмы, тукталыш белән исәнләшә башлады

Яз җитү белән урамда теләсә ничек акырып йөрүчеләр, сәер гамәлләр кылучылар арта. Сәбәбе – психик авыруларның ялкынсыну вакыты җитү. Тукталышларның берсендә кызыклы (дөресрәге кызганычтыр!) хәлнең шаһиты булдым. Урта яшьтәге ир-ат тукталышка якынлаша. Кемнедер танып алган кебек бик максатчан килә. Якын дусты янынадыр, дип уйлап куйдым. Тукталышка килеп җиткән ир-ат кулын алга сузды да... 

Шизофрения: ышанасызмы, тукталыш белән исәнләшә башлады

Яз җитү белән урамда теләсә ничек акырып йөрүчеләр, сәер гамәлләр кылучылар арта. Сәбәбе – психик авыруларның ялкынсыну вакыты җитү. Тукталышларның берсендә кызыклы (дөресрәге кызганычтыр!) хәлнең шаһиты булдым. Урта яшьтәге ир-ат тукталышка якынлаша. Кемнедер танып алган кебек бик максатчан килә. Якын дусты янынадыр, дип уйлап куйдым. Тукталышка килеп җиткән ир-ат кулын алга сузды да... 

Ышанасызмы, тукталыш белән исәнләшә башлады. Май кояшы кебек елмая үзе. Башта мәзәк булып китте, елмаеп та куйдым. Аннан авыру булуына инандым. 
Бу язмабызда психик авыруларның берсе – шизофрения турында сөйләшәчәкбез. Шизофрениягә бәйле иң актуаль сорауларны В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе табибы, психиатр Ренат Гафуровка бирдек.

 – Шизофренияның төп симптомнарын атагыз әле.
– Гадәттә шизофрения яшь вакытта барлыкка килә. Төп симптомнар рәтенә эчке каршылык булу, саташу керә. Хасталар акыл белән аңлатып була алмаган әйберләрне чынбарлык итеп кабул итә һәм аларның фикерен дә үзгәртеп булмый. Кешедә ишетү, күрү, тою саташулары булырга мөмкин. Мәсәлән, авыру үз тәненнән тараканнар йөргәнен тоя, читтән ниндидер тавышлар ишетә, ә алар чынбарлыкта юк. Шизофрения белән авыручыларда төшенкелеккә бирелү, аутизм да булырга мөмкин. Гомумән, симптомнарның төрлелеге зур. 

– Шизофрения белән тумыштан авырыйлармы? Кемнәр риск зонасына керә?
– Кешенең нәселендә шизофрения белән авыручылар булса, бу авыру аңа да янарга мөмкин. Еш кына ана белән бала хастаханәнең бер үк бүлегендә дәвалана инде. Шизофрения белән тумыштан авырыйлар. Ир белән хатынның кан төркемнәре туры килмәү, йөкле вакытта балага тәэсир итүче зарарлы матдәләр куллану – барысы авыру башлануга этәргеч булып тора. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, зур шәһәрдә яшәүче кешеләр шизофрения белән ешрак авырый. Кыш, яз айларында туганнар да бу чирдән күбрәк дәвалана.

– Шизофрениядән бөтенләй дәваланып бетеп буламы?
– Бу авыруны дәвалау өчен бик күп дарулар уйлап табылган. Кызганыч, шизофрения хроник авыру, аннан бөтенләй дәваланып бетеп булмый. Пациентка һәрвакыт табиб белән киңәшләшеп торырга кирәк. Профилактика чарасы буларак, йөкле хатын-кызларның сәламәтлеген саклау, наркотиклар кулланудан читләшү мөһим.

– Шизофрения белән авыручылар үзләренең чирләвен аңлыймы?
– Андый кешеләр авыру булуын кире кага. Ялкынсыну вакытында пациентлар чынбарлыкны бүтәнчә күрә башлый, алар туганнарын, якыннарын авыру дип атый. 

– Кайбер авырулар үз-үзенә кул сала. Бу вакытта пациентлар нәрсә эшләгәнен аңлыймы?
– Кызганыч, психиатрлар тәҗрибәсендә үз-үзенә кул салучы пациентлар очрый. Ялкынсыну вакытында кеше авыруы турында критик фикер йөртә алмый. Кайберәүләргә якты дөньядан китәргә ниндидер тавышлар куша. Башкалар ялкынсыну вакыты тәмамлангач, барлык кылган гамәлләре турында истә тотып, үз-үзләренә кул сала. Алар үзләрен кичерә алмый, агрессия арта. Кешенең тагын бер кат авыр хәлдә каласы килми.

– Ялкынсыну вакытында шизофрениядән интегүчеләр белән ничек аралашырга?
– Яз һәм көз – шизофрениянең ялкынсыну вакыты. Шизофрениклар белән аралашмау хәерле. Әгәр сөйләшүне читләтеп узып булмаса, кешедә начар эмоцияләр тудырмаска, дистанция сакларга, шәхескә карата хөрмәт турында онытмаска кирәк. Авыруны фикерләве ялгыш булуда ышандырырга тырышмагыз. Бу сезгә карата агрессия тудырырга мөмкин. Үзегезне тыныч тотыгыз.

– Шизофрения белән авыручылар җәмгыять өчен куркыныч тудырамы?
– Кеше үзенә яки башкаларга зыян китерә икән, аны хастаханәгә алып киләләр. Пациентка диагностика ясала, дәвалау ысуллары сайлап алына. Препаратлар ярдәмендә симптомнардан вакытлыча арынып торып була. Ремиссия вакытында шизофрениклар җәмгыятькә куркыныч тудырмый. Бу диагноз кешеләргә болай да күп чикләр куя, ә аралашу пациентларга дәваланып бетү, көндәлек мәшәкатьләр белән шөгыльләнә алу сәләтен югалтмау өчен кирәк.

Шизофрения белән якынча 24 миллион кеше, яки бөтен дөнья буенча 300 кешенең 1се интегә. Өлкәннәр арасында бу күрсәткеч 222 кешегә 1не тәшкил итә.

Генийлар авыруы
Шизофренияне күпләр генийлар авыруы дип атыйлар. Фәлсәфәче Фридрих Ницше бөеклек маниясеннән интеккән һәм 11 ел гомерен психиатрия хастаханәләрендә үткәргән. Аның иҗатын тикшерүчеләр, фәлсәфәчедә шизофрениянең бер төре булган дип әйтә. Ницше үз фатирын гыйбадәтханә дип санаган һәм диварлардан сурәтләрне алып куярга таләп иткән. Ул танышларына тиздән җирдә иң мөһим кеше булачагы турында хатлар җибәргән. Фәлсәфәче 56 яшендә акылдан язып үлгән.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X