16+

“Шәмәхә кешеләр”: бүген эпилепсия белән авыручылар көне билгеләп үтелә

Эпилепсия баш мие белән бәйле хроник авыру булып санала. Татарстанда 2 меңгә якын эпилепсияле бала исәпләнә. Дөньяда мондый кешеләр саны 60 миллионнан артып китә. Европа күләмендәге эпилепсия көнен Шәмәхә көн дип тә йөртәләр.

“Шәмәхә кешеләр”: бүген эпилепсия белән авыручылар көне билгеләп үтелә

Эпилепсия баш мие белән бәйле хроник авыру булып санала. Татарстанда 2 меңгә якын эпилепсияле бала исәпләнә. Дөньяда мондый кешеләр саны 60 миллионнан артып китә. Европа күләмендәге эпилепсия көнен Шәмәхә көн дип тә йөртәләр.

Бу истәлекле датаны 85тән артык илдә билгеләп үтәләр. Канададан Кессиди Меган исемле кыз әлеге тәкъдимне әйткән. Бу көнне киемдә шәмәхә төстә бер элемент булдырырга тырышалар, сере гади – шәмәхә төс кәефне күтәрә торган, тынычландыра торган булып санала. Чөнки эпилепсия ул өянәкләр генә түгел, депрессия, артык борчылу буларак та чагыла. 

Әлеге авыру социаль яктан зур мәгънәгә ия. Медицина фәннәре докторы, профессор, Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсендә баш балалар эпилептологы Елена Морозова әйтүенчә, кызганыч, бу авыру турында пациентлар гына түгел, табиблар үзләре дә барысын да белеп бетерми икән. Әлеге диагнозны бик авыр кабул итәләр. Хәрби хезмәт, эшкә урнашу белән проблемалар бар. Күп очракта бер тапкыр өянәк күзәтелгән хезмәткәрләрне эштән куарга телиләр. Югыйсә һәр кеше хокукларын якларга хаклы.

Эпилепсияле кешеләр гаилә корырга, бала табарга курка. Ә бу диагнозны кире кагу тагын да катлаулырак икән. Баксаң, бу өлкәдә конференцияләр уздыралар. Сау-сәламәт, ләкин кайчандыр эпилепсия диагнозы куелган кешеләр арасында машина йөртү таныклыгын ала алмаучылар, эш тапмаучылар җитәрлек. “Шәмәхә кешеләр”нең өянәкләре башланганда күпләр ничек ярдәм итәргә белмичә, авыруны ачык тәрәзә янына алып килә, теле артка китмәсен өчен тырышканда, бармагы тешләнгән кешеләр дә җитәрлек икән.

Мондый вакытта иң яхшысы – авыруны ян белән яткыру, үзеңне мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышу һәм барысын да видеога төшерергә кирәк. Табиб бары язма ярдәмендә генә авыруның хәлен билгели ала. Әгәр өянәк 5 минуттан азрак дәвам итә икән, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәкми. Дөрес, урамда өянәк тоткан кешене күрсәгез, хастахангә мөрәҗәгать итсәгез ышанычлырак. Әгәр хроник эпилепсия булмаганда, өянәк баш миендә шеш, башка авыру сәбәпле дә булырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading