16+

Татарстанның сәламәтлек саклау министры электрон көндәлек алып барырга киңәш итә

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин гел кисәтеп тора: йөрәк-кан тамырлары авыруларына 35 процент очракта - кан басымының, 23 процентында холестеринның югары булуы, 18 процент очракта тәмәке тарту сәбәпче. Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешне аз ашау, физик активлыкның түбән булуы, аш тозын күп куллану да тискәре йогынты ясый. Аш тозын...

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин гел кисәтеп тора: йөрәк-кан тамырлары авыруларына 35 процент очракта - кан басымының, 23 процентында холестеринның югары булуы, 18 процент очракта тәмәке тарту сәбәпче. Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешне аз ашау, физик активлыкның түбән булуы, аш тозын күп куллану да тискәре йогынты ясый. Аш тозын көненә өч грамм гына кулланырга кирәк. Ә йөрәк-кан тамырлары авырулы кешегә 1,5 грамм гына.

Министр көн саен түбәндәге киңәшләргә колак салырга куша:

1. Көненә ике тапкыр кан басымын үлчәргә һәм аны махсус дневникка язып барырга. Аеруча нәселендә гипертония белән интегүчеләр булган кешеләргә кирәк бу. Исегезгә төшерәбез, кан басымы 140/90 нан артык булса, инде югары дип санала.
2. Гипертоникларга табиб язып биргән даруларны даими рәвештә кулланырга.
3. Электрон дневник алып бару уңайлы. Сүз уңаеннан, "Менә минем кан басымым, Вафин" акциясе кысаларында 100 ләп кеше кан басымы күрсәткечләре фотосын Инстаграм челтәрендә министрга җибәргән (Инстаграмда министр - @vafinadel)
4. Кандагы шикәр күләмен контрольдә тотарга. Иртә белән ач карынга ул бер литрга 5,5 ммольдан артык булырга тиеш түгел.
5. Холестерин күләмен контрольдә тоту. Нормасы - бер литрга 5,2 ммоль.

Дөрес тукланырга, көненә 40 минут тирәсе булса да саф һавада йөрергә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading