16+

СOVID катыш грипп, яки саклануның иң әйбәт юлы - вакцина ясату

Быел гриппның нинди формада узачагын белгечләр үзләре дә төгәл әйтә алмый. Коронавирус аркасында ике инфекция бергә кушылырга да мөмкин, диләр. СOVID 2019 катыш ОРВИ: шуңа да гриппның катлаулы узуы бар.

СOVID катыш грипп, яки саклануның иң әйбәт юлы - вакцина ясату

Быел гриппның нинди формада узачагын белгечләр үзләре дә төгәл әйтә алмый. Коронавирус аркасында ике инфекция бергә кушылырга да мөмкин, диләр. СOVID 2019 катыш ОРВИ: шуңа да гриппның катлаулы узуы бар.

Табиблар гриппка каршы вакцина ясатырга киңәш итә. ОРВИ, грипптан саклануның бу бердәнбер ышанычлы юлы дип санала. Прививканы ясату үзенчәлекләре турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий ЛОПУШОВ белән сөйләштек.

– Гриппка каршы вакцина ясату ни өчен кирәк? Аны кемнәргә бушлай ясаячаклар?
– СOVID 2019 – тулысынча өйрәнелмәгән вирус. Шуңа да быел грипп коронавирус белән катыш булса, бу авыруны дәвалау катлаулы булырга мөмкин. Авыруны кисәтү өчен гриппка каршы вакцина ясатырга киңәш итәбез. Саклану чарасы буларак вакцинаны алыштырырдай ысул юк. Вакцина бушлай ясала. Беренче чиратта, авыру ияртү куркынычы зур булган кешеләргә: балалар бакчасына йөрүче сабыйларга, 1-11 сыйныф укучыларына, студентларга, халык белән эшләүче һөнәр ияләре: транспорт, мәгариф, социаль яклау, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә, хроник авырулары булганнарга, 65 яшьтән узган өлкәннәргә вакцина каралган.

– Ә кемнәргә вакцина ясатырга ярамый?
– Шуны да истә тотарга кирәк, прививка ясату һәр кеше өчен ирекле. Әгәр кеше вакцина кадатырга уйлаган икән, башта табиб аны тикшерергә һәм прививка ясату-ясатмауны хәл итәргә тиеш. Авырганда, тән температурасы югары булганда, хроник авырулар көчәйгән вакытта, тавык йомыркасының агына аллергия күзәтелгәндә гриппка каршы прививка ясатырга ярамый.

– Быел нинди төр вакцина ясалачак?
– Вакциналар бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән сайлап алына. Быел СОВИгрипп, ФЛЮ-м төрләрен, кыскасы, үзебездә җитештерелгән вакцина кайтартылган. Алар кеше сәламәтлеге өчен куркыныч түгел. Җитештерүчеләр сыйфатка зур басым ясый. Барлык халыкның 60 процентына прививка ясату күздә тотыла. Былтыр 50,9 процент кешегә вакцина кадаганнар иде. Шөкер, грипп белән авыручылар аз булды. Татарстанда ел саен сезонына гадәттә, 100ләгән кеше грипп йоктыра.

– Авырлы хатын-кызларга прививка ясату куркыныч түгелме?
– Юк, алар өчен аерым вакциналар кулланыла. Грипп йөккә узарга планлаштырган хатын-кызлар өчен куркыныч. Прививканы балага узганчы, яки йөклелекнең икенче-өченче триместрында ясатырга киңәш ителә.

– Гриппка каршы прививканы кайчан һәм кайда ясатырга була?
– Сырхауханәләргә вакциналар кайтарылды. Бу атнадан ясатырга була. Сырхауханәгә битлектән килергә кирәк, дистанция саклау сорала. Прививка ясатырга килгән кешенең куркынычсызлыгын кайгырту өчен барлык шартлар да тудырылган. Вакцинаны шулай ук метро тукталышларындагы мобиль бригадаларда да ясатып булачак. Әгәр прививка ясатучылар саны 15тән узса, гариза нигезендә медицина хезмәткәрләре оешмаларга килеп тә бу хезмәтне бушлай башкарачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading