Татарстан Президентының социаль сораулар буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин 18нче шәһәр сырхауханәсе эш тәртибе белән танышты.
Әлеге бинада күптән түгел капиталь ремонт эшләре тәмамланган иде. Хәзер ул «Дуслык сырхауханәсе» программасы өчен пилот мәйданчык булып тора.
Башка сырхауханәләргә керүгә, кайсы ишеккә барып бәрелергә белми йөрисең, биредә һәр кешене бусагадан ук каршы алалар. Елмаеп исәнләшкән шәфкать туташлары кирәкле табибның нинди кабинетта утыруын, теркәлү узу тәртибен дә әйтеп бирә, олы кешеләрнең аякларына бахилларга кадәр кияргә ярдәм итә. «Дуслык сырхауханәсе»нең төп максаты да кешеләргә уңайлы булсын өчен барлык шартларны тудыру.
- Авырулар сырхауханәгә килүгә үк матур, чиста, ә иң мөһиме - белгечләр яхшы мөгамәләдә булган мохиткә эләгә. Табибка язылу терминалларында шәфкать туташлары кизү тора. Табиб бер авыруны хәзер 12-15 минут кабул итә. Документлар белән бәйле эшнең бер өлешен шәфкать туташлары башкара, шуңа да табиб авыруга күбрәк игътибар бирә. Участок табибларының исә эш вакыты 7 сәгать 40 минут дәвам итә. Бу исә табибка эләгергә мөмкин булганнарның санын 30 процентка арттыра. Чиратта исә кеше ун минуттан да озаграк торырга тиеш түгел. «Дуслык сырхауханәсе» программасы бездә июль аеннан гамәлдә. Халык та, табиблар да канәгать. Бу ике якның да хәлен җиңеләйтте, - дип таныштырды сырхауханәдә булган үзгәрешләр белән аның баш табибы Резидә Мансурова.
Элек медицина хезмәтләре, табибларның кайсы бүлмәдә урнашканы турында бары вак хәрефләр белән язылган тактадан белеп булган. Хәзер исә юл күрсәткечләр, зур хәрефләр белән, диварларга ук беркетелгән. Бу исә кирәкмәгән табибка чират торуны 20 процентка киметкән. Авырулар табибны өйгә чакыру очраклары да еш күренеш. 18нче сырхауханәдә моның өчен хәзер махсус фельдшер бригадалары эшли. Алдан чиратка язылмаган авырулар кизү торучы табибта тикшеренә. Хәзер андый авыруларны ике табиб кабул итә. Грипп, салкын тию кебек авырулар көчәйгән вакытта, кизү торучы табибка башка хезмәттәшләре дә ярдәмгә килә. Сырхауханәдә 67 мең кеше теркәлгән, моңа өстәп әле стоматология, травматология, хатын-кызлар өчен консультация бүлеге дә эшли. Теркәлү бүлеге урынында хәзер ял итү мәйданы. Биредә диваннар, эчә торган су, телевизор, интернет бар. Сырхауханәне төзекләндерү өчен биш миллион сумнан күбрәк акча киткән. Шуларның дүрт миллионы - төзелеш эшләренә, калганнары медицина җиһазларына тотылган.
- Бүген пилот проект Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендә тормышка ашырыла. Яшел Үзәндә ул «Татарстанда яшәүче картасы» белән бергә гамәлгә керде. Якын киләчәктә яңартылган медицина үзәкләре дә «Дуслык сырхауханәсе» программасы буенча эшли башлаячак. Элек электрон чиратка язылганнар да, чиратка басмыйча гына килгәннәр дә бер кабинетка керә иде. Кайвакыт авыруларга үз чиратын 40-50 минут көтәргә туры килә. Хәзер исә чиратка язылмаучыларны дежур табиб кабул итә. «Дуслык сырхауханәсе» ул капиталь ремонт кына түгел, ә авыруларга яхшы мөгамәлә булдыру, халыкка якынаю. Безнең эшкә бары тик авырулар гына бәя бирә ала, алар канәгать икән, димәк, без дә яхшы эшлибез дигән сүз, - диде Адел Вафин.
Табиб кабул итү бүлмәсендә хәзер шәфкать туташы утырмавын да министр уңай бәяләде.
- Өченче кеше булганда, пациент табиб сорауларына җавап бирергә читенсенә. Табиб белән пациент икәүдән-икәү генә эшләгән вакытта, дәвалану нәтиҗәлерәк булачак, - дигән фикердә министр.
Дөрес, сырхауханәдә күпме генә үзгәреш булмасын, башкарасы эшләр җитәрлек. Сәламәтлек саклау министры янына да мөрәҗәгатьләре белән авырулар чиратка тезелде. Сырхауханәгә тар белгечләр җитми икән. Министр сүзләренчә, бу проблема республикага гына кагылмый. Шулай да Татарстан бу өлкәдә саллы эш башкара. Хәзер табибларга фатир алу җиңелрәк, хезмәт хаклары арта.
Шулай ук сырхауханәдә «Электрон карта» проекты тормышка ашырыла. Барлык язуларын табиб амбулатор картага түгел, ә шунда тутыра. Кәгазь карталар исә махсус бүлектә саклана.
Адел Вафинга өч авыру: «әлеге сырхауханәгә, 74нче А автобусыннан кала, бер җәмәгать транспорты да йөрми», - дигән зар белән мөрәҗәгать итте.
- Кайвакыт автобусны 40 минут көтәргә туры килә. Ә 47нче автобус «Комаров» тукталышында төшереп калдыра. Ләкин аннан соң да ун минут җәяү, күпер, баскычлар аша барырга кирәк. Мин инсульт кичердем, йөрәгемә операция булды, аяклар да начар йөри хәзер. Минем кебек пенсионерлар күп бит, барысы да, транспорт юк, дип зарлана. Чат саен банк, даруханә, кибетләр ясыйлар, ә халыкка йөрергә уңайлы булган сырхауханәләр юк, - дип уфтанды Казанда яшәүче Розалия Мифтахова.
Хастаханәдә 70 меңгә якын кеше теркәлгән. Бер медицина үзәге өчен бу бик зур сан. Табиблар эшен җиңеләйтү, халыкка йөрергә уңайлырак булсын өчен, Казанның бу өлешендә тагын бер хастаханә төзеләчәк.
- Рихард Зорге урамы, 103нче йорт адресы буенча өр-яңа диагностик үзәк төзелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моның өчен төзелә башлаган бина бүлеп бирде. Аның мәйданы ун мең квадрат метр булачак, - диде Денис Калинкин.
Күп кенә авырулар, табиблар язган рецептны аңламыйбыз, дип тә зарлана икән.
- Хәзер авыруларның электрон медицина картасы бар. Кайбер сырхауханәләрдә инде дарулар исемлеге компьютерда бастырып чыгарыла. Киләчәктә бу әйберләр махсус картага теркәләчәк, - диде Денис Калинкин.
Быел «Дуслык сырхауханәсе» программасы барлык медицина учреждениеләренә кертелергә тиеш.
Комментарийлар