16+

Үт куыгыңда таш булса...

Үт куыгында таш булуның беренче сәбәбе – үт суы тоткарлану.  Бу рационда файдалы майлар аз булу, стресс, паразитлар, үт куыгы мускулларының тулысынча яки үз вакытында кыскармау, йә булмаса чамадан тыш кыскаруы, суны аз эчү белән бәйле булырга мөмкин. 

Үт куыгыңда таш булса...

Үт куыгында таш булуның беренче сәбәбе – үт суы тоткарлану.  Бу рационда файдалы майлар аз булу, стресс, паразитлар, үт куыгы мускулларының тулысынча яки үз вакытында кыскармау, йә булмаса чамадан тыш кыскаруы, суны аз эчү белән бәйле булырга мөмкин. 

Аз хәрәкәтләнү. Организмыбыздагы барлык алмашу процесслары өчен хәрәкәт кирәк, үт тә искәрмә түгел. 
Дөрес тукланмау: рационда тиз үзләштерелә торган углеводлар күп булу һәм файдалы майлар җитмәү. 
Озак вакыт ач тору. Нәтиҗә ясап әйткәндә, үт куыгында таш булу, нигездә, дөрес тукланмау һәм яшәү рәвеше алып бармау. Һәм аның барлыгын күпләр белми дә. 

Шуңа да беренче билгеләргә игътибар итәргә кирәк: 
Авыздан әче тәм килү;
Укшыту, бигрәк тә иртән;
Уң як кабырга асты чәнчү;
Аппетит начараю;
Эч кабару, газ җыелу.  
Ә хәзер үт куыгы эшчәнлеген яхшырту, ташларны эретү турында сөйләшик. 
Ташларның төрлесе була: холестеринлы, известьле һәм катнаш. Кызганыч, аларның барысы да эреми. Тик тырышырга кирәк! 

Кайсы ташлар эретергә мөмкин соң?
15 миллиграммга кадәрге ташларны;
Ташларның күләме үт куыгы күләменең яртысыннан артык булмаса;
УЗИда таш күләгә бирми, ягъни ул холестеринлы;
Үт куыгының кыскару функциясе саклаган булса;

Үт юлында таш булмаса.
Ташларны составында урсодезоксихол кислотасы булган препаратлар (урсосан, урсофальк һәм башкалар) эретә. Тик озак вакыт дәваланасы була  (бертуктамыйча тугыз ай эчәргә).  
Шул ук вакытта дөрес тукланырга да кирәк:

Су. Иртән ач карынга 1-2 стакан 40-45С җылы су эчәргә. Суга лимон согы кушсагыз, тагын да яхшы. 

Файдалы майлар. Авокадо, чистартылмаган майлар, сыер мае, кокос мае, йомырка, майлы балык ут суын кудырырга ярдәм итә. 
Әмма! Үт куыгы белән проблемалар булса, майларны чикләргә кирәк була. 
Җитди очрак булганда. Белгечләр белән киңәшләшергә кирәк!

Лиана Усаинова, табиб-эндокринолог, нутрициолог. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading