16+

Табиб инсультны кисәтү буенча киңәшләр бирде

Дөньяда ел саен инсульттан 6 миллион кеше үлә. Россиядә елына 500 мең инсульт теркәлә, шуларның 17 меңгә якыны Татарстанда.

Табиб инсультны кисәтү буенча киңәшләр бирде

Дөньяда ел саен инсульттан 6 миллион кеше үлә. Россиядә елына 500 мең инсульт теркәлә, шуларның 17 меңгә якыны Татарстанда.

Инсульт кичерүчеләрнең 12 проценты бакыйлыкка күчә, тагын 15 проценты үз-үзен карый алмас хәлгә кала.
КДМУның тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы доценты Гүзәл Старостина инсультны кисәтү буенча киңәшләрен бирде:

-    артериаль кан басымы көндәлеген алып барырга;
-     атнасына 150 минут уртача хәрәкәт йөкләнешен тәэмин итәргә (яки 75 минут йөгерү, йөзү);
-    тоз һәм шикәр күләмен киметергә;
-    көненә 400 граммнан да ким булмаган күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга; 
-    рационга көн саен 30 грамм тозлы булмаган чикләвек өстәргә;
-    колбаса, тозлы-ысланган ризык күләмен азайтырга;
-    ашыкмыйча, гаджетларны читкә куеп, тыныч мохиттә ашарга.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading