16+

Татарстанда беренче тапкыр кешегә бөер күчереп утыртуга 25 ел: туганнары, якыннары арасында авыруга бөерен бирү бик популяр

1991 елда Татарстанда беренче тапкыр бөерне күчереп утырту буенча операция ясала. Шул ук елны республика клиник хастаханәсендә бөерне күчереп утырту бүлеге ачыла.

Татарстанда беренче тапкыр кешегә бөер күчереп утыртуга 25 ел: туганнары, якыннары арасында авыруга бөерен бирү бик популяр

1991 елда Татарстанда беренче тапкыр бөерне күчереп утырту буенча операция ясала. Шул ук елны республика клиник хастаханәсендә бөерне күчереп утырту бүлеге ачыла.

Соңрак табиблар Россиядә беренчеләрдән булып бөерне үлгән кешедән түгел, ә исән туганнарыннан алып күчертә башлыйлар. Быел исә, әлеге бүлек үзенең 25 еллыгын билгеләп уза.

Бүлекнең җитәкчесе, Татарстанның баш урологы Ринат Галеев республикада транслантология хезмәте тарихы 1987 елда ук башлана дип саный. Ул елларда Казанда донордан алынган бөерне авыруга күчереп утырту өчен Мәскәүгә җибәрә торган булганнар.

Бутлеров урамындагы ветеринария лабораториясендә табиблар этләрдә төрле сынаулар үткәрә, кан тамырлары хирургиясен өйрәнә. Ул заманнарда кан тамырларын тегү өчен махсус инструментлар Казанда түгел, Мәскәүдә дә булмый, хәтта. Казан дәүләт медицина кораллары заводына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Кыскасы, беренче "энәләрне" этләрдә сыныйлар. Бөерендә яман шеш булган этләрне савыктырырга өйрәнгәч, тәвәкәлләп, кешеләргә күчә табиблар. 1987 елда Ринат Галеев беренче пациентының бөерен күчереп утырта. Моны медицинада аутокүчерү дип йөртәләр. 16 яшьлек малайның сукыр эчәгесенә операция ясаган вакытта табиблар ялгышлык белән сидек куыгыннан бөеренә бара торган сидек юлын кискәннәр һәм бөеренә тегеп куйганнар, нәтиҗәдә, бала гомерлеккә инвалид калган. Ринат Харисович исә озак уйлаганнан соң, тәвәкәлли, малайның бөерен кисеп алып, күчереп утырта. Ринат Галеевның бу операциясенә карата ул елларда төрле фикерләр яңгырый, тәнкыйтьләүчеләр, хуплаучылар да була. Иң мөһиме - бу малайның сәламәтлеге яхшыра. Ул хәзер өйләнгән, өч баласы бар, хезмәт укытучысы булып эшли.

Туганнары, якыннары арасында авыруга бөерен бирү аеруча популяр. Бу ысул республикада 1995 елдан бирле гамәлдә. Пациентка үлгән кешенең бөерен күчереп утыртуга да 25 ел узган инде. Мәскәүдә ясалырга тиешле операцияне самолет тоткарлану сәбәпле, кичектерергә туры килә. Казан табиблары исә озак көтәргә ярамаганны белеп, операциягә үзләре алына. Баксаң, бөер күчереп утыртканда органны суыткычта озак сакларга ярамый икән, күчереп утыртылган бөер ун ел уңышлы эшләсә, яхшы булып санала. Эшләмәсә, тагын операция ясарга туры килә. Кешегә бөерне өч тапкыр күчереп утыртырга була.

Республика клиник хастаханәсенең бөерне күчереп утырту бүлегенә чит төбәкләрдән, төрле илләрдән дә еш мөрәҗәгать итәләр. Биробиджан, Үзбәзкстан, Мари Эл, Киров өлкәләре дисеңме. Иң катлаулы операцияләрне бүлек җитәкчесе Ринат Галеевка ясарга туры килә. Әле күптән түгел генә аңа Мәскәүдән бер космонавт та мөрәҗәгать иткән. Бүлек Татарстанның Медицина академиясе белән дә хезмәттәшлек итә. Табиблар ел дәвамында белгечләр әзерли. Шулай ук республика клиник хастаханәсенең биология фәннәре кандидаты Вера Тамакова җитәкчелегендәге клиник иммунология бүлеге белән дә тыгыз элемтәләр. Биредә махсус лаборатория тикшерүләре уздырылып, авыруга яраклы донор бөере сайлана.

Бүлекнең эшләү дәверендә 400дән артык пациентның бөере күчереп утыртылган. Операцияләр заманча яңа технологияләр ярдәмендә башкарыла. Табиблар еш кына Германиядә, Австриядә, Америкада, Италиядә, Парижда, Испаниядә тәҗрибә туплап кайта. Фәнни конференцияләрдә катнаша. Шамил Галеев җитәкчелегендәге Трансплантология буенча Идел буе федераль үзәге ярдәме белән, чит ил табиблары үзләре дә безгә фикер уртаклашырга килә. Бүлектә бик сирәк очрый торган күренеш - ирләрдән күкәй күчереп утырту буенча операция дә ясыйлар. Бу ирләрдә бала булдыру функциясен саклауның бер юлы булып тора. Ике үсмергә шундый катлаулы операция башкарылган инде. Авыруларга донор органнарын әтиләре биргән булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading