16+

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арткан

Соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Лениногорск шәһәрләрендә артып киткән, бер атанада барлыгы республикада 26 мең авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, грипп һәм ОРВИ әлегә эпидемия дәрәҗәсендә түгел, әмма гыйнвар аеның өченче атнасыннан...

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арткан

Соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Лениногорск шәһәрләрендә артып киткән, бер атанада барлыгы республикада 26 мең авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, грипп һәм ОРВИ әлегә эпидемия дәрәҗәсендә түгел, әмма гыйнвар аеның өченче атнасыннан...

Соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Лениногорск шәһәрләрендә артып киткән, бер атанада барлыгы республикада 26 мең авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, грипп һәм ОРВИ әлегә эпидемия дәрәҗәсендә түгел, әмма гыйнвар аеның өченче атнасыннан башлап авыручылар саны атна саен 10-38 процентка артып тора.

- Агымдагы елның гыйнвар аеннан 100 меңнән артык ОРВИ очрагы теркәлгән. Соңгы атнада авыручылар саны Чаллыда - 68, Яшел Үзәндә - 44, Лениногорскида - 42, Әлмәттә - 40, Казанда балалар арасында 39 процентка артты. Шуңа да бу шәһәрләрдә махсус режим керттек: массакүләм чараларны киметтек, дәвалану, социаль һәм башка хезмәт күрсәтү учреждениеләренә битлек кимичә керергә ярамый, - диде Патяшина.

Шулай ук вирус таралмасын өчен кайбер мәктәпләр карантинга ябылган. Бүгенге көндә Әлмәттә - алты, Минзәләдә - бер, Казанда ике мәктәп карантинда. Моннан кала, кайбер мәктәпләрдә аерым берничә сыйныфны да вакытлыча япканнар.

- Без моны профилактик чара буларак эшлибез. Әгәр дә балалар коллективында 25 проценттан артык кеше чирләсә, балалар 7-10 көнгә җибәрелә, - дип аңлатты әлеге күренешне Татарстанның баш санитар табибы.

Грипп һәм ОРВИдан, аеруча бу чирләрнең авыр формасыннан, иң яхшы профилактика чарасы - прививка ясату, дип ассызыклады Патяшина. Гриппка каршы вакцина ясау узган елның сентябрь аенда башланган һәм декабрьгә кадәр дәвам иткән. Бүгенге көндә прививка ясаткан кешеләрнең иммунитеты барлыкка килгән һәм алар грипп, ОРВИ белән авырып киткән очракта да, аны җиңел уздырачаклар. "Үзем дә, гаилә әгъзаларым да вакцина ясаттык", - диде Марина Патяшина һәм журналистларга бу мәсьәләгә карашларын үзгәртергә киңәш итте.

Татарстанның баш санитар табибыннан профилактика чаралары
Вируска каршы препаратлар (Арбидол, Гриппферон, Ремантадин, Интерферон, Оксолин мазе һ.б.), фитопрепаратлар (эхинацея, женьшень, гөлҗимеш төнәтмәсе,) һәм витаминнар кабул итәргә. Алдан табиб белән киңәшләшү сорала.

Рационда витаминлы, аеруча С витаминына бай булган (суган, сарымсак, лимон, кара карлыган һ.б.) продуктлар кулланырга.

Дөрес тукланырга, яхшы йокларга, физкультура белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә, хезмәт һәм ялга вакытны дөрес бүлергә.

Кеше күп җыелган урыннарга бик ә йөрмәскә (кино, театр, дискотека һ.б.).

Авырып киткән очракта өйдә калырга һәм дәваланырга. Грипп яки ОРВИны аяк өстендә үткәрмәскә, чөнки бу очракта чир авыр формаларга күчәргә мөмкин. Балалар авырган очракта, балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөртмәскә. Бу башка балаларның гына түгел, авыру баланың сәламәтлеген дә куркыныч астына куя.

Әгәр дә инде гаиләдә кем дә булса авырып китсә, аны аерым бүлмәгә яткырырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә - аерым сөлге, тәлинкә, кашык бирергә. Төчкергәндә, йөткергәндә борын белән авызны кулъяулык белән капларга. Авыруны караучыга битлек кияргә кирәк. Өйдә бүлмәләрне җилләтеп торырга киңәш ителә.

Фото news.rambler.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading