16+

Татарстанның «Ел табибы» билгеле булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Матур традициягә әйләнгән Татарстанның иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы быел көтелмәгән сюрпризларга, истә калырлык чыгышларга, күңелне тетрәндерерлек вакыйгаларга бай булды.

Татарстанның «Ел табибы» билгеле булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Матур традициягә әйләнгән Татарстанның иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы быел көтелмәгән сюрпризларга, истә калырлык чыгышларга, күңелне тетрәндерерлек вакыйгаларга бай булды.

2008 елда, ул чакта республиканың Сәламәтлек саклау министры, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның җиңел кулыннан башланып киткән "Ел табибы - Ак чәчәкләр" бәйгесе быел унынчы тапкыр уздырылды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

- Медицина хезмәткәре көне алдыннан бу бәйгене уздыру әйбәт традиция. Табиблардан башка авыруны күз алдына да китереп булмый. Хәер, авыру гына түгел, бәхетле, озын гомер итәргә теләгән сәламәт кеше дә табиб күзәтүе астында булырга тиеш. Медицина өлкәсендә зур проектлар гамәлгә ашырыла. Киләсе ике елда 197 объект төзекләндереләчәк. Без төзибез, нәрсәдер сатып ала алабыз, әмма, һөнәри осталык, тәҗрибә, яхшы мөгалләмәне берни алыштыра алмый.

Медицина системасында иң мөһиме - кеше",- диде Президент. Ул эшендә уңышларга ирешкән медицина хезмәткәрләренә республиканың атказанган табиб исемнәре, рәхмәт хатлары тапшырды.
Быел бәйгедә катнашуга 146 гариза бирелгән булган. Җиңүгә дәгъва кылучылар алты номинация буенча билгеләнде, һәрберсендә өч лаеклы кандидатура тәкъдим ителгән иде. Бары "Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы" номинациясендә генә бер фамилия аталды - Рәйсә Гуслякова. 50 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән, бүген дә Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары булып хезмәт итүче Россия, Татарстанның атказанган табибын Президент Рөстәм Миңнеханов үзе котлады.

Үзгәртеп кору елларын кичердек, авырлыклар очраса да, медицинаны саклап калдык. Ә иң мөһиме - дәрәҗәбезне төшермәдек. Бер -беребезне, тормышны, үзебезне яратып яшик, - диде рәхмәт сүзләрен җиткереп Рәйсә ханым.

"Елның медицина хезмәткәре" исеменә Республиканың йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә патология белән туган һәм җитлекмәгән балалар бүлегендә шәфкать туташы Гөлия Закирова бүләкләнде.

Шәфкать туташлары зур җаваплылык тоеп эшли. Мин бу һөнәрне сайлавым белән горурланам. Кечкенә кешегә ярдәм итә алуым белән бәхетлемен, - ди Гөлия ханым. Ул беренчеләрдән булып ВИЧ-инфекцияле ата-аналардан туган балаларны тәрбияләүне, аларны 4-5 яшькә кадәр үстерүне үз җаваплылыгына алган. Ягымлы карашы, җылы сүзе, эш осталыгы өчен аңа күпләр рәхмәт әйтә. "Елның медицина хезмәткәре" иң халыкчан номинациядер мөгаен, шуңа да шәфкать туташын котларга сәхнәгә Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева белән Салават Фәтхетдинов җитәкләшеп чыктылар. Быел "Ак чәчәкләр" бәйгесендә беренче тапкыр алар дуэт башкарды.

Беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгытуга республикада зур урын бирелә. Авыруларны башлангыч стадиядә билгеләү, бу тармакта эшләүчеләрнең янып торган күзләре, тәҗрибәсе, осталыгы - медицинаның ярты уңышы. Казанның 8нче ашыгыч медицина ярдәме станциясе җитәкчесе Елена Голубицинаның да төп максаты - авыру өчен файда китерү. 9нчы сыйныфта укыган чагында ук медицина өлкәсендә эшли башлаган кызга күпме кеше гомерен саклап калырга туры килгән, йокысыз төннәр, рәхмәтле караш... һәм менә иң зур бәя - "Беренчел звеноның иң яхшы табибы" исемен алу.

"Уникаль очрак" номинациясендә катнашучы табиблар белән сөйләшкәннән соң, алар башкарган эшләр белән танышкач, могҗиза барлыгына ышана башлыйсың. Республика балалар клиник хастаханәсе табибларының 7 айлык сабыйны үлемнән коткарып калулары турындагы уникаль очрак турында "Шәһри Казан" газетасының алдагы саннарында язган идек. Табиблар коткарып калган пациентлар үзләре дә чарада катнаштылар. Теге 7 айлык бала да бүген зур малай булып үскән. Быел укырга керчәк икән. Аның: "Миңа гомер бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә" дигән ихлас сүзләреннән залда утыручыларның да күзләре яшьләнде. Ә "Уникаль очрак" номинациясендә Чаллыдан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары җиңеп чыкты. Юл һәлакәтенә эләккән егетне тормышка кайтарган алар. Бик күп, катлаулы тән җәрәхәләре алган Иван үлем хәлендә була. 15 операция, 100 литрдан артык дару эремәсе, 26 наркоз... Бүген Иван йөри, эшли,балалары өчен яраткан әти, хатынының терәге.

- Без көн саен эшкә киләбез. Ниндидер батырлык эшләрбез, уникаль очрак булыр дип уебызга да китермибез. Безгә һәр авыру якын, кадерле, без һәр пациентның тормышы өчен көрәшәбез. "Ак чәчәкләр" бәйгесендә җиңү безне яңа үрләргә ашкындыра, - ди Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә медицина бүлеге баш табибының урынбасары Резеда Кәримова.

"Уникаль очрак" номинациясендә җиңүчеләр барысы да чит илдә тәҗрибә туплау мөмкинлегенә ия булдылар.

Иң дулкынландыргыч мизгел - "Ел табибы"н билгеләүдер. Бу номинациядә быел Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия кафедрасы җитәкчесе Игорь Малков лаек дип табылды. 40 ел гомерен хирургия өлкәсендә яңа алымнарны үзләштерүгә багышлаган табиб бу бүләкне хезмәте өчен иң зур бәя дип саный. Габдрахман Әбсәләмов романындагы табиб өчен иң зур бүләк - пациент бүләк иткән ак чәчәкләр булса, Игор Малков өчен - урман чикләвеге икән.

- Бер бабайга катлаулы операция ясарга туры килде. Соңрак аның карчыгы рәхмәт йөзеннән миңа бер пакет калдырып китте. Карасам - урман чикләвеге. Шуннан да кадерлерәк бүләкне хәтерләмим, - ди табиб. Остадан бар да була диләрме әле? Рәхмәт сүзләрен Игор Малков җыр юллары аша җиткерде. Ел табибын тәбрикләгән Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгышында Татарстанда эшләве белән горурлануын әйтте.

- Республикада медицина өлкәсендә Президент ярдәме белән күп нәрсә эшләнә. Бу зур җаваплылык та өсти. Халык ихтыяҗларын канәгатьләндереп, авыру мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә тырышабыз, - диде министр.

Ел саен бер медицина хезмәткәренә Татарстан Президентының махсус бүләге тапшырыла. Бу юлы - "Лада Гранта" автомобиле ачкычлары Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең Никольский фельдшер акушерлык пунктын җитәкләүче Алевтина Цыгановага бирелде. Көтелмәгән сөенечтән, Алевтина ханым күз яшьләрен тыя алмады. Көн саен эшенә 8 чакрым җәяү йөрергә туры килгән фельдшерга машина бик кирәк булган. "Дөрес, рульгә утырганым юк, - ди Алевтина ханым. Аны авылда барысы да "доктор Аля", "җирдәге фәрештә" дип йөртә. 36 ел эшләү дәверендә күпләр өчен гаилә әгъзасына әйләнгән ул. Үзе дә: "Һәр пациентымның туган көнен беләм, кайгысын, шатлыгын уртаклашам. Беркайчан да авырмасак иде", - ди.

Гадәттә, табибларны барысын бергә җыю бик авыр. Алар гел хезмәттә, кеше гомере сагында. Тамашачыга җырларын бүләк иткән Россиянең халык артисты Олег Митяев әйткәндәй, "ярый әле бүген барыбыз да бергә җыела алдык". Мәшәкатьләрдән арынып тору, күрешеп сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу, алга таба яңа көч, дәрт белән эшләү өчен мондый чаралар кирәк. "Ак чәчәкләр" - табиблар өчен җанга дәва. Кайчандыр Президентның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев: «Ак чәчәкләр"не - иң бөек конкурс", - дип атаган иде. Һәрчак шулай булып калсын, медицина хезмәткәрләренең дәрәҗәсе югары бәяләнсен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading