16+

Татарстанның сәламәтлек саклау министры: «Без аборт ясатуны тыймыйбыз»

Казанда Россиядә йөклелекне саклап калудан баш тарткан хатын-кызлар белән эшләүче бердәнбер үзәк ачылды.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры: «Без аборт ясатуны тыймыйбыз»

Казанда Россиядә йөклелекне саклап калудан баш тарткан хатын-кызлар белән эшләүче бердәнбер үзәк ачылды.

Казанда Медицина университеты клиникасы базасында Республика кризис йөклелек үзәге ачылды. Россиядә мондый учреждениеләр юк, Казан үзәгенең эш тәҗрибәсен илнең башка шәһәрләрендә дә тарату планлаштырыла. Әлегә республиканың җиде районында филиаллар барлыкка килде. Яңа үзәккә район хатын-кызлары консультацияләреннән йөклелекне саклауда шикләнгән хатын-кызларны җибәрәләр. 

 Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүген медицина учреждениесе эше белән танышты һәм баланы саклап калу турында уйланучы хатын-кызларны «Игелекле Казан» карамагына алу турында карар кабул итү турында белдерде. Оешма, бала туганнан алып балалар бакчасына кергәнче, әниләргә ярдәм итәчәк.
«Башкарылган эшне проект дип атау кыен – бу игелекле эш. Йөклелекне өзәргә карар кылган хатын-кыз моны яхшы тормыштан эшләмәвен аңлыймын. Әлеге үзәктәге хезмәттәшләребез белән без кризис хәленә эләккән һәр пациент турында беләчәкбез. «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә авыр тормыш хәлендә калган һәм шул ук вакытта йөклелекне саклап калырга карар кылган әниләргә барлык этапларда да ярдәм күрсәтәчәкбез. Бу тәҗрибәне ныгытачакбыз һәм һәр бала өчен көрәшәчәкбез. Казанда адреслы ярдәм күрсәтергә әзер булган яхшы кешеләр җитәрлек. Шәһәрдә баладан баш тартучылар булмасын өчен, шундый система булдыру кулыбыздан да, көчебездән дә килә», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Бутлеров урамындагы биналарны ремонтлау һәм үзәкне заманча җиһазлар белән җиһазландыру Илсур Метшин ярдәме белән башкарылды. Пациентлар өчен психолог, акушер-гинеколог, эндокринолог, гематолог, уролог, шулай ук процедура, УЗИ һәм рентген кабинетлары әзерләнгән. Бала табучы хатын-кызлар йөклелек стадиясендә һәм бала тудырганнан соң кирәкле тикшеренүләр комплексын үтә алачак.

Яңа медицина учреждениесе узган елның августыннан пилот режимында эшли. Кризис үзәгендә биш ай эшләү дәверендә табиблар 218 хатын-кызга консультация биргәннәр, шуларның 92 се, ягъни 42,2% ы, йөклелекне саклап калырга булган. Гыйнвар башыннан үзәккә 22 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, аларның яртысы фикерләрен үзгәрткән һәм баланы калдырырга карар кылганнар. Алдагы ике ел белән чагыштырганда 2024 ел башына республикада абортлар саны 30% ка кимегән.

Шәһәр башлыгы хатын-кызларга бала табарга ярдәм итүче проектның уникальлеген һәм мөһимлеген билгеләп үтте.

«Әлеге үзәккә килгәннән соң әниләрнең 42% ы йөклелекне саклап калырга булган. Мин Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегаларына рәхмәтлемен, учреждениедә йөклелекне планлаштыруда һәм аннан соң ярдәм итәчәк профессиональ коллектив тупланган. Сезнең белән бергә күбрәк балаларны саклап калачакбыз. Без болай да ярдәм итәбез, ләкин бу максатчан оештырылган эш булды. Хәзер без бер тәрәзә оештырдык, аның аша шәһәрдәге хатын-кызлар ярдәм ала алачак», – дип өстәде Мэр.

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләвенчә, башта профессиональ психологлар хатын-кызлар консультацияләрендә репродуктив сайлау этабында булган хатын-кызлар белән эшлиләр. Икенче этапта, әгәр йөкле хатын аборт ясатырга карар кылса, аны кризис үзәгенә җибәрәләр, анда табиблар сәламәтлек өчен моның куркыныч булуы турында кисәтә, ә юристлар һәм социаль хезмәткәрләр булачак аналыкның төрле аспектларын аңларга ярдәм итәләр.

«Россиядә мондый үзәкләрнең аналоглары юк. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән киңәшмәдә республика тәҗрибәсен бөтен Россиягә тарату мөмкинлеге турында фикер алыштылар», – дип сөйләде Марсель Миңнуллин.

Илсур Метшин үзәк пациентларының берсе белән аралашты һәм аның йөклелекне саклап калу карарын хуплады.

«Сез чынлап торып дөрес карарга килгәнсез. Вакытлыча кыенлыклар үтә. Сез бу очракта ялгыз булмавыгызны да онытмагыз. Бала тудыру йортыннан чыгарылудан алып балалар бакчасына кергәнчегә кадәр без «Игелекле Казан» белән берлектә сезнең янәшәдә булачакбыз. Коляскалар һәм бишекләр сатып алырбыз, шәһәребездә битараф булмаган хәйриячеләр җитәрлек. Балагызны тыныч күңел белән алып кайтыгыз, без ярдәм итәчәкбез», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин хатын-кызга.

Пациентларга «эмоцияләр белән» карар кабул итмәү өчен «тынычлык атнасы»  бирелә.

«Без аборт ясатуны тыймыйбыз, хатын-кызларга сайлауның төрле якларын күрсәтәбез», – дип ассызыклады Марсель Миңнуллин.

Хатын-кыз аборт ясатырга карар кылса, аны шул ук үзәктә үткәрәчәкләр.

Шулай ук хатын-кыз һәм ир-атларның әти-әни була алмау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелә. Табиблар критик акушерлык ситуацияләре аша үткән авыр анамнезлы пациентларны кабул итәләр. Учреждениедә киң спектрлы белгечләр эшли, алар шикәр диабеты һәм башка катлаулы авырулар белән авыручы хатын-кызларга йөклелекне планлаштырырга ярдәм итә ала. Психологик ярдәмне бала туганда баласын югалткан һәм йөклелекне туктатырга карар иткән ата-аналарга да күрсәтәләр.

Үзәкнең филиаллары Татарстан буенча ачыла – җиде районара учреждение Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай һәм Лениногорск шәһәрләрендә урнашкан. Казан үзәгенә 12 якында урнашкан район керә, шул исәптән Иннополис.

Камилә Вилданова


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading