16+

Телефон аша дәвалыйлар

Табиб кайда гына булса да: эштәме, башка шәһәрдәме, чираттагы ялындамы, өендәме - консультацияне телефон аша бирә алачак. Телемедицина өлкәсенең камилләшүе, яңа технологияләр моңа мөмкинлек бирә. Республика клиник хастаханәсендә телефон, видео аша консультацияләр бирү инде дүрт ел гамәлдә. Былтыр телефон аша - 4500, видеоконференция ярдәмендә 600 консультация бирелгән.

Телефон аша дәвалыйлар

Табиб кайда гына булса да: эштәме, башка шәһәрдәме, чираттагы ялындамы, өендәме - консультацияне телефон аша бирә алачак. Телемедицина өлкәсенең камилләшүе, яңа технологияләр моңа мөмкинлек бирә. Республика клиник хастаханәсендә телефон, видео аша консультацияләр бирү инде дүрт ел гамәлдә. Былтыр телефон аша - 4500, видеоконференция ярдәмендә 600 консультация бирелгән.

Быелдан тагын бер яңалык: табибларның кесә телефонына урнаштырылган махсус Microsoft Lync кушымтасы ярдәмендә, кайда булуларына карамастан, белгечләр бер-берсе белән элемтәгә чыгып, район хастаханәләрендәге авыруларны дәвалау буенча киңәшләрен җиткерә алалар.
- 2009-2010 елларда Республика клиник хастаханәсе табиблары, «кукурузник» очкычына утырып, консультация бирер өчен ерак аралар уза торган булган. Бу шактый вакытны алган. Яңа технологияләр барлыкка килгәч, бер өстәл артына җыелып, район хастаханәләре белән элемтәгә чыга башладык. Теге яки бу диагнозга карата фикер алышулар, киңәшләр йә телефон, йә видеоконференция аша башкарыла иде. Хәзер әлеге система тагын да камилләште. Табиб кайда гына булса да, хәтта өеннән дә видеоконференциягә кушыла ала. Республика клиник хастаханәсенең территориясе бик зур. Табибка бер корпустан икенчесенә килеп җитү өчен вакыт кирәк, кайберләре авыруларны кабул итә. Кушымта ярдәмендә төп эштән аерылмыйча да киңәшләр бирергә була, - ди хастаханәдә ашыгыч кичектергесез консультатив махсуслашкан медицина ярдәме бүлеге җитәкчесе Айдар Фатыйхов.
Без килгән көнне дә Бөгелмә үзәк район хастаханәсеннән элемтәгә чыктылар. Бер авыруның берничә көн температурасы югары тора икән. Кулдан килгәннең барысын эшләгәннән соң да нәтиҗәсе булмагач, табиблар видеоконференция режимында Казан белгечләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Видео ярдәмендә авыруның анализларын, кардиограмма сурәтләрен күрсәтеп тә була. Авыруның үзен дә күрергә мөмкин. Һәр реанимация бүлегендә камера куелган. Берьюлы берничә табиб фикер алыша ала. 40тан артык юнәлеш буенча медицина ярдәме күрсәтелә. Аеруча пульмонолог, кардиолог, хирург белгечлегенә ихтыяҗ зур икән. Әлеге системага 43 район хастаханәсе кушылган.
Көненә шундый бер-ике видео шалтыратулар кабул ителә. Республика клиник хастаханәсе - Россиядә бу өлкәдә ныклап эшләүче бердәнбер медицина учреждениесе.

Беренче адым
Үзәк район хастаханәсенә китерелгән авыру яки «ашыгыч ярдәм» хезмәте аша хастаханәгә эләккән пациенттан анализлар алына, тикшерү уздырыла. Авыруны дәвалау буенча сораулар туганда, җентекле тикшерү таләп ителгәндә район белгечләре Республика клиник хастаханәсенең ашыгыч кичектергесез консультатив махсуслашкан медицина ярдәме бүлегенә телефон аша шалтыратып, видеоконференциягә заказ бирә.
Икенче адым
Ашыгыч кичектергесез консультатив махсуслашкан медицина ярдәме бүлегендә берничә табиб авыруның анализларын җентекләп тикшерә, район табибларына авыруны дәвалау буенча киңәшләр бирә, төгәл диагноз куя. Кирәк булганда вертолет, реанимобиль белән авыруны барып алу да каралган. Казан табибларының Мәскәү белгечләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading