16+

Томаудан ничек котылырга?

Томау төшү күп очракларда теге яки бу авыруның башланып китүе яисә организмдагы кайбер дәвамлы авыруларның билгесе булып тора.

Томаудан ничек котылырга?

Томау төшү күп очракларда теге яки бу авыруның башланып китүе яисә организмдагы кайбер дәвамлы авыруларның билгесе булып тора.

Салкын тиеп кенә томау булганда, күрсәтелгән дәвалану чараларын кулланганнан соң, авыру катлаланмыйча узарга мөмкин. Әмма табиб киңәше буенча дәваланырга кирәк.

10 гр кара әремгә 200 мл кайнар су агызып 1 сәгать төнәтергә кирәк. Ашар алдыннан 30 минут кала баштагы көннәрдә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә. Әлеге дәва томауны һәм борын тыгылганны бетерер.

Урман чикләвеген кыздырып, борыч белән ашасаң да, томауны бетерер. Зиһен ачылып китәр. 
Бертигез микъдарда суган суы белән балны катнаштырып, көнгә 3 тапкыр ач карынга 1әр чәй кашыгы эчәргә. 

1-2 чәй кашыгы кипкән юкә чәчәгенә 1 стакан кайнап торган су агызып, 30-40 минут төнәтергә. Кайнар килеш йоклар алдыннан эчәргә. 

4 гр үги ана яфрагы, 3 гр бака яфрагы, 3 гр  шома татлы тамыр алып, шушы катнашманың 1 аш кашыгына 1 стакан кайнап торган су салып, 30-40 минут төнәтергә. Ашар алдыннан көнгә 4 тапкыр җылымса килеш яртышар стакан эчәргә. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading