16+

Казанда торакаль хирургия буенча IV Россия-Европа симпозиумы ачылды

Узган атнада Казанда торакаль хирургия буенча Михаил Перельман исемендәге Россия-Европа симпозиумы ачылды. Шул уңайдан Татар-информ агентлыгында Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Россия Медицина Фәннәре академиясе әгъзасы Владимир Порханов, Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге җитәкчесе Леонид Галинский, Торакаль хирурглар җәмгыяте әгъзасы Энрике Руффини катнашында...

Узган атнада Казанда торакаль хирургия буенча Михаил Перельман исемендәге Россия-Европа симпозиумы ачылды. Шул уңайдан Татар-информ агентлыгында Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Россия Медицина Фәннәре академиясе әгъзасы Владимир Порханов, Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге җитәкчесе Леонид Галинский, Торакаль хирурглар җәмгыяте әгъзасы Энрике Руффини катнашында матбугат конференциясе узды. Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, мондый симпозиум Казанда дүртенче тапкыр уздырыла һәм ел саен танылган Россия, Европа хирургларын җыя.

- Торакаль хирургия - күкрәк куышлыгы органнарына, ягъни үпкә, йөрәк, үңәч һәм башка әгъзаләргә операция ясау дигән сүз. Республикада мондый операцияләр Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә сигез үзәктә ясала. Ел саен Татарстанда 3200 дән артык шундый операция үткәрелә, - диде Адел Вафин.

Быелгы симпозиумда 23 белгеч катнаша. Аның темасы да актуаль. Форумда торакаль хирургия өлкәсендә хаталар булдырмау, операциядән соң тернәкләнү процессын турында фикер алышачаклар. Программада операцияләр ясау буенча мастер-класслар да каралган. Аларны Европа һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре үткәрәчәк.
Европадан килгән белгеч Энрике Руффини үзенең Казанда өченче тапкыр булуын әйтте, дөньядагы вазгыятькә карамастан, медицина өлкәсендәге тәҗрибәләр белән уртаклашу, белем алышу мөһим нәрсә, дигән фикерне алга сөрде.

-Онкология авырулары буенча беренче урында үпкә рагы тора. Күпчелек очракта ул тәмәке тартудан барлыкка килә. Шуңа да тәмәке тартуны ташлау һәм елына бер тапкыр тикшеренеп тору кирәк, - диде Россия Медицина Фәннәре академиясе әгъзасы Владимир Порханов.

Симпозиумның Казанда үтүе шәһәребездә Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге булуы, тәҗрибәләр үткәрергә, уртаклашырга, яңалыкларны үзләштерергә җирлек булуы белән бәйле.

Фото foto.siteedit.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading