Хатын-кызларның 40 проценттан артыгы сидек юллары инфекциясе, ягъни цистит белән очрашканы бар. Ә 10 проценты әлеге чирдән хәтта берничә тапкыр интегә. Кайчак ул елга берничә тапкыр да борчып алырга мөмкин.
Сүзебез иң мәкерле инфекцияләрнең берсе – цистит (сидек куыгының лайлалы тышчасы ялкынсыну) турында. Аны дәвалау, кисәтү белән бәйле сорауларга Казанның 20 нче шәһәр сырхауханәсе гомуми практика табибы Айгөл Гайнуллина җавап бирә.
— Чатнама салкын көнне кызларның юка капрон колготки кигәнен күргәч, үзең дә өшеп китәсең. Әллә соң хатын-кызларда цистит барлыкка килүгә туңу сәбәпчеме?
— Бу билгеләмә белән килешмәс идем. Күп вакытта цистит – инфекцияле авыру, ул организмда яши торган микроблар аркасында үсеш ала. Кеше туңса, иммунитеты какшаса алар калкып чыга, икенче бер сәбәп – инфекция читтән керә. Цистит авыруын булдырмас өчен, туңмаска (кыш көне генә түгел, ә елның теләсә кайсы фасылында да), кысып торган кием кимәскә (әйтик, джинсы чалбар), шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, сидек куыгын вакытында бушату зарур, кече йомышны башкарасы килүне мәҗбүри тыеп йөрмәскә кирәк. Шулай ук иммун системага начар тәэсир итә торган стресслардан да сакланыгыз, чөнки иммунитет какшаса, инфекция бик тиз үтеп керә ала.
— Ни өчен бу авыру ир-атларда сирәк күзәтелә?
— Моны организмның анатомик үзенчәлекләре белән аңлатыр идем. Авыруны ачыклавы бик җиңел һәм аны тоемламау һич кенә дә мөмкин түгел. Бик еш бәдрәфкә барасы килеп тора, кече йомышны үтәгәндә көчле авырту барлыкка килә, оча тирәсе авырта һәм кызыша, сидек куыгы һәрвакыт тулган яки бушап бетмәгән кебек тоела. Авыру, нигездә, өченче-дүртенче тәүлектә әкренләп басыла, 7-10 көннән исә бөтенләй юкка чыга.
— Дәвалану серләре белән дә уртаклашсагыз иде.
— Циститны дәвалау комплекслы рәвештә алып барыла. Табиб дарулар билгели, шулай ук физиопроцедуралар да ярдәмгә килә, җылыткычлар кую да файдалы. Дару үләннәренең дә шифасы күп: нарат җиләге (брусника), кычыткан, сары мәтрүшкә төнәтмәләрен кулланыгыз, махсус үләннәр җыелмасын шулай ук даруханәләрдән дә алып була. Еш кына пациентларыбыз авырту басылгач дәвалануны туктата, ләкин симптомнарның булмавы әле тулысынча дәваланып бетү дигәнне аңлатмый. Үзен белдермичә, чир "яшертен генә яшәргә" һәм хроник булып калырга мөмкин. Шул рәвешле, пиелонефрит чире (бөерләр ялкынсынуы) барлыкка килә ала. Боларның барысын да кисәтү өчен, ахырга кадәр дәваланып бетү мөһимлеге турында кисәтәсем килә. Кискен цистит вакытында күбрәк ятып торырга һәм махсус диета тотарга киңәш ителә. Спиртлы эчемлекләр кулланудан, борычлы, тозлы, майлы, ысланган, кыздырылган ризыклар ашаудан һәм каһвә эчүдән тыелып торыгыз. Пешкән ит һәм балык, яшелчәләр, сөт ризыкларына өстенлек бирегез. Организмга авыру белән көрәшергә ярдәм итәр өчен, С витаминына бай мүк җиләге (клюква) согы файдалы.
Кыскасы, чирне дәвалауны сузмау һәм ахыргача дәваланып бетү мөһим, чөнки киресен эшләгән очракта, даруларның файдасы инде булмаска да мөмкин, бу вакытта операция таләп ителә.
Циститны халык медицинасы буенча дәвалау ысуллары
(Алдан табиб белән киңәшләшү зарур)
*Цистит булганда төнгә каршы кузгалак төнәтмәсе белән ванна керергә була. Моның өчен 1 литр суга ярты кило кузгалак алырга, сүрән утта 10 минут кайнатырга һәм шуны ваннага салырга кирәк. Суның температурасы 36 градус булырга тиеш. Процедура вакыты – 10 минут.
*Мүк җиләге дә сидек юлларын инфекцияләрдән саклый.
*Турак уты үләненең (толокнянка) дә циститтан файдасы зур.
*Цистит борчыганда, арпаны җылы дымлы шартларда шыттыралар. Яшел үсентеләрне киптереп уалар. 2 аш кашыгы чималны 1 л кайнар суга салып 4 сәгать төнәтәләр. Сөзгәч көнгә 4-6 тапкыр ярты стакан эчәләр.
Фото: https://unsplash.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар