Россиядә ел саен 500 мең тирәсе аборт ясала.
Бүген бала төшерү җәмгыятебездә табигый күренеш буларак кабул ителә. Хатын-кыз үз тәненә үзе хуҗа һәм карынындагы баласын табаргамы-юкмы икәнен үзе хәл итәргә хокуклы дигән фикер алга сөрелә.
Әледән-әле моның белән килешмичә, төрле тыюлар кертүне даулаучылар барлыкка килә. Узган ел да бала төшерүгә караган фикер алышулар куерып алды. Соңгы вакытта бала төшерүне шәхси клиникаларда башкаруны чикләп, дәүләт оешмаларына гына йөкләргә кирәк дигән фикер алга сөрелә. Мондый инициатива хәтта Дәүләт Думасына да кертелде.
Россия Президенты Владимир Путин "туры элемтә" вакытында дәүләт хатын-кызның йөклелеген саклау яклы, әмма аларның хокукларын һәм ирекләрен бозарга тиеш түгел, диде. Йөклелекне өзү препаратларын сатуны тыю, Россиядә социаль-икътисадый шартларны яхшырту, яшәү дәрәҗәсен һәм реаль хезмәт хакларын арттыру кебек ысуллар абортлар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дигән фикердә ул.
2023 елда республикада 5800 тирәсе хатын-кыз үз теләге белән йөклелеген төшергән. Абортларның 65 проценты шәхси клиникаларда ясалган, 35 проценты гына – дәүләт учреждениеләрендә.
- Медицина күрсәтмәләре буенча абортлар 100 процентта дәүләт югары технологияле үзәкләрендә үткәрелергә тиеш. Чөнки бу очракта дөрес ясалмаган аборт тискәре нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Үз теләге белән бу адымга баручыларга абортны шәхси клиникада ясауга без каршы түгел, әмма бу тәртипкә салынырга тиеш, - дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.
Министр сүзләренчә, моңа кадәр шәхси үзәкләрнең нинди манипуляцияләр уздыруы турында белүе дә кыен булган. Алар бу эшчәнлеге хакында хисап тотуны кирәк дип тапмаган. Сәламәтлек саклау министрлыгы чаң суга башлагач кына, эшне яңадан формалаштыру башланган. Беренче чиратта, аборт алдыннан хатын-кызга консультация үткәрелергә, аның белән акушер-гинеколог һәм психолог эшләргә тиеш. Аннан 7 көн дәвамында йөкле хатын-кыз өчен “тынлык атнасы” бирелергә тиеш. Бу вакыт эчендә ул үз фикерен үзгәртмәсә генә, аборт ясала.
- Мин абортларга кискен каршы түгел. Бу – хатын-кыз хокукы. Әмма әлеге адымга барырга әзерләнгән хатын-кызга, бәлки, юнәлеш бирергә, авыр хәлдә үзе генә калмаячагы турында аңлатырга кирәктер. 5800нең 50 проценты булса да аборт ясау уеннан кире кайтса, ничә бала дөньяга аваз салачак иде бит, - ди Марсель Миңнуллин.
Быел республикада 13 шәхси медицина үзәге үз теләге белән аборт ясарга хокук бирә торган лицензиядән баш тарткан. Министр сүзләренчә, бу һич кенә дә клиникаларга зыян салмый. Башка эшчәнлеккә дәүләт заказлары бирү хисабына, керем күләме кимеми, дип аңлатты ул.
Министр абортка кадәр консультация бирү методикасын аңлатты. Киләсе елдан йөклелекне үз теләге белән өзәргә теләгән барлык хатын-кызларны Бутлеров урамындагы 3 нче балалар тудыру йорты базасындагы кризислы йөклелек үзәгенә җибәрәчәкләр. Хатын-кызлар консультацияләре аборт ясатырга ниятләгән барлык хатын-кызларны "тынлык атнасы" чорында шунда юнәлтәчәк. Үзәктә алар белән гинекологлар, психологлар эшләячәк, балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында да сөйләячәкләр.
- Үзәктә озак вакыт балага уза алмаган хатын-кызлар белән дә эш башкарылачак. Шулай ук йөклелекне өзү карарыннан баш тартмаган хатын-кызларны аборттан соң күзәтү дәвам итәчәк. Бутлеров урамындагы үзәк – күбесенчә, казанлылар өчен булачак, үзәкнең филиаллары һәрбер районара югары технологияле ярдәм үзәгендә барлыкка киләчәк, - ди Миңнуллин.
Адилә Зәйнетдинова, шәхси клиникада акушер-гинеколог: - Мин үзем абортларга каршы. Әмма кайчак контрацептив чара нәтиҗәле булмыйча, хатын-кыз балага узарга мөмкин. Мин дә, хезмәттәшләрем дә, пациент йөклелекне өзүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, һәрвакыт аның кәефен уңай якка үзгәртергә, тормыш авырлыкларын хәл итү мөмкинлеген табарга тырышабыз. Бәхеткә, еш кына йөклелекне саклап калу юллары ачыклана. Күптән түгел, әйтик, үзем 18 яшьлек кызны йөклелеген өзүдән саклап кала алдым. Сөйләшә башлагач, аның әти-әниләре реакциясеннән куркуы ачыкланды. Мин, бала көткән яшь пар белән бергә, кызның әти-әнисе белән сөйләштем. Булачак әнинең куркулары юкка булуы ачыкланды – туганнары бу хәбәргә бик тә сөенде, хәзер без бергәләп бала туганын көтәбез. Әйе, катлаулы тормыш хәлләре була һәм кайчак хатын-кызга йөклелекне өзүгә барырга туры килә. Кайвакыт пациент йөкле булуы турында шактый соң белә, бу очракта вакыт сузарга һәм абортка чират көтәргә ярамый. Хатын-кыз шәхси медицина звеносына мөрәҗәгать итә. Гомумән, хатын-кызны теләгән медицина оешмасына мөрәҗәгать итү хокукыннан мәхрүм итүне дөрес санамыйм. Чөнки йөклелеген өзәргә теләгән кешене бу туктатып калмаячак, ул барыбер чарасын табачак. Өлкән буын кешеләреннән бала төшерүнең нинди генә ысуллары турында ишетмәссең! Бу исә хатын-кыз сәламәтлегенә бик зур зыян салырга мөмкин.
Алия Гарифуллина, гинеколог, онколог Шәхси клиникаларда абортлар ясауны тыярга кирәк диючеләр белән килешмим. Бу дөрес түгел. Хатын-кыз медицина манипуляцияләрен кайда ясарга икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Чөнки бу безнең констутуцион хокукыбыз. Хастаханә регламентларында да пациент үзенә табибны сайларга хокуклы дип теркәлгән. Әгәр дә хатын-кызга йөклелеген шәхси клиникада өзәргә уңайлы икән, ул моннан мәхрүм ителергә тиеш түгел. Шәхси клиникаларда аборт ясау тыелса, су буе чиратлар барлыкка киләчәк, бюрократия башланачак. Нәтиҗәдә, бу хатын-кызларны криминаль абортларга этәрәчәк. Бу киредән артка – тиешле медицина ярдәме булмаган чорга тәгәрәү дигән сүз.
Фото:
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар