Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерүче сәбәпләр арасында төп урынны алып тора.
Дөрес туклану, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, зарарлы гадәтләрдән баш тарту юлы белән бу төр чирләрне киметеп булыр иде. Әмма күпчелек, кызганычка, тормыш рәвешен үзгәртү турында инде табиблар кулына эләккәч кенә уйлана башлый. Дәваханәгә барып, әледән-әле профилактик тикшеренүләр узу да гадәткә кермәгән. Ә бит йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше, бик күп чирләрнеке кебек үк, билгеле бер чорга кадәр бернинди билгеләрсез уза. Зарлар барлыкка килгәч, кешегә инде шактый җитди медицина ярдәме таләп ителүе ихтимал.
5-11 августта Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү атналыгы уздырыла. Республиканың медицина оешмаларында пациентлар мәктәпләре, онлайн-лекторийлар һәм табиблар өчен мастер-класслар үтәчәк. Чараларның атна буена сузылуы да, әлеге төр авыруларның җитдилеген ассызыклый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким билгеләп узганча, бүген югары кан басымы һәр икенче (53 процент) россияледә күзәтелә. Ковидка кадәрге чорда бу күрсәткеч 44 процент дәрәҗәсендә булган.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын ничек җиңәргә соң? Табиблар сүзләренчә, сәламәтлек белән проблемалар еш кына балачактан килә. Кан басымы “уйнавы”үсмер чорда шактый еш күренеш. Ата-аналар моны вакытында “тотып алып”, тиешле чаралар күрергә тиеш. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар кардиологы Динара Садыйкова сүзләренчә, нәкъ менә балачактан сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану гадәтләре сеңдерелергә тиеш. Бала телевизор каршында, гаджетларда ике сәгатьтән дә артыграк утырырга тиеш түгел. Шулай ук ул тиешле күләмдә йокларга тиеш, дип ассызыклый табиб.
- Балалар төнге 1-2гә кадәр телефонда утыра. Ә инде 8гә аңа мәктәпкә барырга кирәк. Бу аның сәламәтлегендә чагылыш тапмыйча калмаячак, - дип кисәтә Динара Садыйкова.
Балаларны спортка биргәндә дә, ата-аналарга иң башта баласының йөрәк сәламәтлеген тикшертү мөһим. Нарасыйның бернәрсәгә дә зарланмавы – бу әле ул сәламәт һәм аны теләсә нинди спорт төренә бирергә мөмкин дигән сүз түгел. Бигрәк тә профессиональ спорт белән шөгыльләнергә исәп тотканда, кардиологка күренеп, тиешле тикшеренүләрне узарга кирәк, ди белгеч.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомумтабиблык практикасы буенча баш белгече, КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Люция Фәйсханова йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы булып диспансеризация торуын билгели. Холестерин күләме югары булу, артык тән авырлыгы, тәмәке тарту - болар барысы да йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын арттыра. Табибка даими күренеп торган очракта, тиешле чаралар вакытында күрелеп, күпсанлы авырулар үсешен кисәтергә, кичектерергә мөмкин, дип ассызыклады ул.
- Кайберәүләр “Мин үзем даими рәвештә түләүле клиникаларда кирәкле анализларны тапшырам, белгечләргә күренәм. Миңа диспансеризация узуның кирәге юк”, ди. Әмма анализ нәтиҗәләрен комплекста карарга кирәк. Кайчак тиешле кысаларда булган күрсәткечләр дә, башка факторларны исәпкә алу нәтиҗәсендә, борчу уятырга һәм табиблар күзәтүенә алуны таләп итәргә мөмкин, - дип аңлатты Люция Фәйсханова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар