16+

Вакыйгалар авыррак булган саен, җиңеп чыгу өчен күбрәк вакыт кирәк

Башта пандемия, хәзер Украинадагы вазгыять, санкцияләр, доллар арту, халыкның шикәр-тоз җыюы, эшсез калу куркынычы халыкны борчылырга, тынычсызланырга мәҗбүр итте, ниндидер шомлану барлыкка килде. 

Вакыйгалар авыррак булган саен, җиңеп чыгу өчен күбрәк вакыт кирәк

Башта пандемия, хәзер Украинадагы вазгыять, санкцияләр, доллар арту, халыкның шикәр-тоз җыюы, эшсез калу куркынычы халыкны борчылырга, тынычсызланырга мәҗбүр итте, ниндидер шомлану барлыкка килде. 

Иртәгә көнгә ничектер ышаныч югала бара кебек. Психолог Галия Гыймадиева сүзләренчә, бу дөньяда берни дә даими була алмый, һәм безгә үзгәрешләргә җайлаша белергә кирәк. 

– Кызганыч, кешеләр билгеле бер иллюзия белән яши. Әйтик, үз тормышын тулы контрольдә тоту иллюзиясе. Кешенең тормышында даими әйбер юк. Ә кайберәүләр чынбарлыкны даими дип уйлый һәм аларга яңа тормышка җайлашу авыррак була, – ди ул. – Кешенең борчылуы – нормаль күренеш, чөнки ул организмдагы табигый реакция, бигрәк тә тышкы сәбәпләр аркасында барлыкка килгән үзгәрешләр булганда. Безнең баш мие үзгәрешне берничә стадия аша уздыра. Вакыйга яки үзгәрешләр авыррак булган саен, аңа җайлашу өчен күбрәк вакыт кирәк була. 

Кемдер югалту, кайгы кичерү стадиясен тиз, ә кемдер озак үтә. Өченчеләр исә аңарда тоткарланып калып, икенче стадиягә күчә алмый. Ә үзгәрешне кабул итеп алу өчен бөтен стадияне дә узарга кирәк. Алар барысы биш. Беренчесе – кире кагу стадиясе. Кешенең психикасы яңа чынбарлыкны кабул итәргә әзер түгел һәм ул проблеманы кире кага. Икенче стадия – аны кабул итеп, ачу барлыкка килә, гаеплене эзли башлый. Монда дәүләтне дә, янәшәдәгеләрне дә, хәтта үзен дә гаепләргә мөмкин.

Ягъни кешегә ачуны аударырлык объект кирәк. Бу психиканың элеккечә булган хәлне кире кайтарырга теләве. Өченче стадия – кире кайтарып булмауны аңлап, алыш-биреш ясарга теләү. Әгәр дә болай булса, тегеләй булса, моны эшләр идем дип уйлый башлау. Дүртенче стадия – депрессия, чынбарлыкны үзгәртеп булмауны аңлау. Анда тукталып калмыйча, дөрес итеп чыгу юлын тапса, яңа чынбарлыкны, шартларны кабул итә алачак. Шуннан чыгып, ул яңача хәрәкәт итә башлый. Санап киткән бер стадиядә тукталып калса яки яшәргә, эшләргә, аек акыл белән уйларга комачаулый торган хисләрен йөгәнли алмаса, белгечкә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.        

Һәр кешенең психикасы үзенчә. Кемдер аеруча сизгер, хисчән була. Шуңа да бөтен кешегә дә бертөрле киңәш биреп булмый. Артыгын борчылмас өчен яңалыкларны күзәтеп бармагыз дип тә әйтә алмыйм. Безгә вакыйгаларны белеп барырга кирәк. Үзең ышанган чыганакларны яки каналларны гына карап, укып барыгыз дип киңәш итәр идем. Караган яңалыкларыңны эшкәртү, кабул итү өчен алар белән билгеле бер күләмдә генә танышып барыгыз. 

Глобаль үзгәрешләр чорында алга таба ни буласын белмибез. Без хәзерге вакытта билгесезлек алдында һәм шуңа җайлашырга да кирәк. Бу очракта үзеңә тәэсир итү зонасын аңларга тырышыгыз. Син хәзерге вакытта нәрсә белән идарә итә аласың? Әйтик, шкаф киштәсен җыештырып кую. Без аны башкарып чыгарлык хәлдә. Кибеткә барып, запаска нинди дә булса товар аласың икән, ул исраф булмасмы? Син аны аңларлык хәлдәме? Монда үз хисләребезгә үзебез хуҗа булып калуыбыз мөһим. Хис ул инструмент кына булырга, безнең тормышыбыз идарә итәргә тиеш түгел. 

Ничек кенә булса да, кеше киләчәген планлаштырырга тиеш. Тиздән бакча сезоны ачыла, орлыклар алырга кирәк. Баланың каникулы башлана, аның ялын оештырасы була. Безгә, куркулардан арынып, хәзерге тормыш белән яшәргә кирәк. Бүген әти-әниең яки балаларың белән сөйләшә алдың, күрештең, алар да, син дә исән-сау, димәк, барысы да яхшы. Шушы мизгел өчен шатлана белергә кирәк.       
 

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading