16+

ВИЧ авырулар сәламәт кешеләр кебек үк тигез хокукка ия

Җәмгыятьтә ВИЧ-инфекцияле кешегә шикләнеп карау күзәтелә. Авыру белән янәшә торсаң да вирус йогарга мөмкин дип куркучылар бар. Кайберләре эшкә урнашканда авырлыклар белән очраша.

ВИЧ авырулар сәламәт кешеләр кебек үк тигез хокукка ия

Җәмгыятьтә ВИЧ-инфекцияле кешегә шикләнеп карау күзәтелә. Авыру белән янәшә торсаң да вирус йогарга мөмкин дип куркучылар бар. Кайберләре эшкә урнашканда авырлыклар белән очраша.

ВИЧ инфекцияле кешеләрнең хокуклары турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН белән сөйләштек.

– ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең хокуклары канун тарафыннан раслангандыр.

– Әлбәттә. Россиянең нинди субъектында, кайда яшәвенә карамастан, Сахалиндамы ул, Казандамы, ВИЧ авырулы кешеләрнең хокуклары канун белән гарантияләнә.

– Конституциядә бу хакта нәрсә әйтелә?

– Конституциядә һәм “Россиядә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы” федераль канунда әйтелгәнчә, ВИЧ авырулы кешеләрнең хокуклары сәламәт кешеләрнеке белән бер дәрәҗәдә. ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең җәмгыятьтәге урынын билгеләгәндә аерым норматив-акт гамәлдә. Ул 1995 елда кабул ителгән. “ВИЧ инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин булган авыруларын кисәтү турындагы” 38нче канун нигезендә авыру кешене социаль яклау, сәламәтлеген кайгырту, аның административ хокуклары турында әйтелгән.

– ВИЧ-инфекцияле бер кешене эшкә кабул итмәгәннәр иде. Имеш, авыруы башкаларга куркыныч тудыра. Бу кеше хокукларын бозу булып саналамы?

– Нинди эш турында сүз бара бит. Бер көнне Роскомнадзор җитәкчеләренең берсенең чыгышын тыңлап утырдым. Ул космонавтка куела торган төп таләпләр турында сөйләде. Баксаң, космонавтның ботлары утырган килеш нормада күрсәтелгән үлчәмнән киңрәк булмаска тиеш икән. Тагын бер мөһим таләп – хроник авырулар булмау. ВИЧ хроник авыруларга керә. Шуңа да мондый авыруларны космонавт итеп алмаслар иде мөгаен. ВИЧ-инфекцияле кешеләргә кайбер төр эшләрдә хезмәт итү чынлап та тыелган. Әйтик, кан алу станцияләрендә, иммунитетны ныгыта торган препаратлар ясау белән турыдан-туры эш алып барган фәнни оешмаларда эшләү... Бу һөнәр ияләре ел саен ВИЧ статусын белү өчен медицина комиссиясе узарга тиеш. Әлеге һөнәрләр федераль канун нигезендә “ябык профессияләр” дип йөртелә. Ә менә сиделкалар, полиция хезмәткәрләре, гомуми белем бирү оешмаларына эшкә урнашырга теләүчеләрне ВИЧ сәбәпле генә эшкә кабул итмәү дөрес түгел.

– ВИЧ турындагы мәгълүматны сер итеп саклау мәҗбүриме?

– ВИЧ-инфекцияле генә түгел, теләсә кем авыруы турында мәгълүматны сер итеп саклауны сорый ала. Конституция буенча һәр гражданның шәхси тормышына кагылмауга, гаилә серен саклауга хокукы бар. Авыру хакында белгән табиб серне сакларга бурычлы. Бу «һөнәри сер» булып санала. Табибның серне саклавы – кешенең Конституциядә әйтелгән төп хокукы булып тора. «Табиб сере»нә шулай ук гражданинны дәвалаган вакытта аның медицина ярдәмен алыр өчен мөрәҗәгать итүе, сәламәтлеге, диагнозы турында мәгълүмат та керә.

– Әгәр ВИЧ-инфекцияле белә торып вирусны башка кешегә йоктырса?

– Бу хакта Россия Җинаять кодексының 122нче маддәсендә ачыктан ачык язылган. Кешене ВИЧ инфекциясен йоктыру куркынычы астына куйган өчен 3 елга иректән мәхрүм итү каралган. Белә торып авыруны иярткән өчен 5 елга кадәр төрмә яный. Ә ике, аннан да күбрәк кешегә вирус йоктырган очракта 8 елга иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 122нче маддәнең 1, 2нче бүлекләрендә күрсәтелгәнчә, гамәл кылыр алдыннан әгәр кеше ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы барлыгын кисәткән очракта, ул җинаять җәзасыннан котыла ала.

– ВИЧ-инфекцияле әниләргә ниндидер өстенлекләр юкмы?

– ВИЧ-инфекцияле хатын-кызга бала табуда тыюлар юк, рәхәтләнеп тудырсыннар. Норматив хокукый актларда ВИЧ-инфекцияле әниләр башкалар кебек үк тигез хокукка ия. Өстәвенә, хәзерге медицина көчле, авырлы авыру хатыннарга ВИЧ яралгыга күчмәсен өчен махсус препаратлар бирелә. Авыру әнидән сәламәт балалар туа.

Светлана Изамбаева, ВИЧ-инфекциялеләргә ярдәм итә торган хәйрия фонды җитәкчесе:

– Үзем дә ВИЧ-инфекцияле кеше. Шөкер, безнең кебекләр дә тулы тормыш белән яши ала. Без ике бала тәрбияләп үстерәбез, алар сәламәт. ВИЧ-инфекцияле кешеләрдән куркучылар очрый. Әмма, препаратларны вакытында кулланып торганда, син башкалар өчен бернинди дә куркыныч тудырмыйсың. ВИЧлыларга бирелә торган даруларның сыйфатын яхшырту турында уйлансыннар иде дип телим. Еш кына чит илдә җитештерелә торган препаратлар безгә кайтып җитми, аның аналогларын гына бирәләр. ВИЧлы кешегә опекунлыкка бала алганда чикләүләр бар. Бу проблемалар акрынлап хәл ителер дип ышанам.

ВИЧлы кеше үзенең статусы турында күршеләрен, хезмәттәшләрен мәҗбүри кисәтергә тиеш түгел.

ВИЧ статуслы кешеләр канун нигезендә башкалар кебек үк медицина ярдәме алырга хокуклы.

Әгәр дә ВИЧ-инфекцияле, СПИДлы кеше белә торып авыруны башка кешегә йоктыра икән, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Фото: https://pixabay.com/ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading