16+

Җәй көне имгәнүчеләр арта

Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә тәүлегенә 40-50 кеше килә. Җәй көне мөрәҗәгать итүчеләр тагын да арта, ди Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге җитәкчесе, табиб Владимир Иванов.

Җәй көне имгәнүчеләр арта

Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә тәүлегенә 40-50 кеше килә. Җәй көне мөрәҗәгать итүчеләр тагын да арта, ди Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге җитәкчесе, табиб Владимир Иванов.

Дәваланучыларның күбесендә баш мие травмасы. 100дән артык сабыйның биләү өстәленнән егылып башына зыян килгән.
– Беренче баламы, икенчеме, мөһим түгел, балалар барыбер егыла. Әниләре: “Бер минутка гына борылган булабыз”, – диләр. Сабыйның баш мие сыгылмалы. Ләкин бала-чактагы бәрелү тора-бара зыян китерергә мөмкин. Әти-әнигә игътибарлырак, саграк булырга кирәк, – ди табиб.
Олы кешеләр белән чагыштырганда балаларның башлары гәүдәләренә караганда авыррак була икән. Шуңа да егылганда, беренче чиратта башка зыян килә. Җәй көне тагын бер еш очрый торган имгәнү тәрәзәдән егылу белән бәйле. Москит челтәренә таянып, биектән егылган балалар бик күп. Урамда тимер капкага менеп, шуннан егылып төшүчеләр дә очрый. Велосипедтан егылучыларга кайчак операция ясарга туры килә.

– Кискен туктаганда эче белән бәрелеп, баланың талагы, бавыры өзелергә мөмкин. Монда операция таләп ителә. Әти-әниләр балага велосипед алуын алалар, ә саклану чаралары – шлем, тез саклагычлар турында уйламыйлар. Аннары бала имгәнгәч, соң булуы бар, – ди Владимир Иванов.


Әти-әнигә киңәшләр:
Балаларны игътибарсыз калдырмагыз.
Тәрәзәдәге москит челтәренә ышанмагыз.
Бала тәрәзә төбенә нәрсәгә дә булса басып менәрлек булмасын.
Тәрәзәгә берничә сантимер гына ачылырлык итеп махсус фиксатор куегыз.
Әгәр кышка кайнатмалар әзерлисез икән, бала пешмәсен өчен ераграк торырга кушыгыз.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading