Спортзалга килеп керүгә миңа диктофонымны читкәрәк алып куярга туры килде. Җырчы-тренерның шарты буенча, мин бөтен күнегүләрне дә үз җилкәмдә татып карарга тиеш идем. Башта ярты сәгать дәвамында буыннарны яздым. Алары гади, һәркем өендә ясый ала торган күнегүләр.
Соңрак исә күнегүләрнең иң кызыгы һәм иң куркынычы башланды. Тренер аякларыма электрик аяк киемнәренә охшаган ременьнәр беркетеп, тренажерга бәйләде. Шул рәвешле миңа 20 тапкыр арка мускулларын ныгыта торган күнегү эшләргә кирәк иде. Организмга төшкән авырлык кеше авырлыгының яртысыннан да әзрәк булырга тиеш түгел. Алайса күнегүләрнең файдасы булмаячак. Әсхәт әйткән күнегүләрне ясаганда, үземне Голливуд киноларындагы каскадер дип хис иттем. Мине монда аякларымнан да бәйләделәр, башым белән аска каратып асып та куйдылар. Тренер фикеренчә, соңгы күнегү умыртка баганасын ял иттерү өчен иң яхшы ысул. Көн дәвамында вертикаль позада йөргәнгә, бөтен авырлык умыртка баганасына төшә. Әлеге күнегү «декопрессия» дип атала. Ул организмны ял иттерә, кан йөрешен яхшырта. Чыннан да, шулай бер-ике минут «сарделька» кебек эленеп торгач, үземне яңа туган сабый баладай хис иттем.
Әсхәткә бик күп авырулар мөрәҗәгать итә. Алар арасында яшь әниләр, 25-35 яшьлекләр, мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә бар. Церебраль параличлы балалар белән дә аерым шөгыльләнә ул.
- Умыртка сөяге өчен иң куркыныч вакыт баланың 12-13 яшьлек чагында. Бу яшьтә баланың мускуллары үсә башлый, ә умыртка баганасы үсәргә өлгерми. Мускуллар умыртка баганасын төрле якка бора. Баланың дөрес утырмавы да умыртка баганасын кәкрәйтә. Шулай сколиоз барлыкка килә, - ди Әсхәт.
Тренер өчен иң сөенечлесе шул: аның янына инвалид коляскасында килүчеләр ярты елдан соң аякка баса икән.
Миңа килүчеләрнең күбесе инде табиблар да кул селтәгән авырулар. Операция дә бернинди гарантия бирми бит. Бүсер бер яктан бетсә, икенче яктан килеп чыгарга мөмкин, - ди Әсхәт.
Комментарийлар