Ковид “яшәрә” бара. Инде урта яшьтәгеләр генә түгел, балалар да шул авыруга бирешә башлады.
Ике еллап дөнья табиблары яңа коронавирус инфекциясен өйрәнү белән мәшгуль. Аның 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруын даими сөйләп, аңлатып торалар.
Коронавирус йөкле хатын-кызларга да көчле тәэсир ясый. Кытай, Италия, АКШ табиблары йөкле хатын-кызлар ковидны башкаларга караганда ешрак яисә авыррак кичерми, дисә дә, безнең ил табиблары моның белән килешми. Вирус үзгәреп тора. Алай гына да түгел, йөклелек чорында организмда гормональ үзгәрешләр була, иммунитет кими.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 1316 йөкле хатын-кыз арасында үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, бала көткән ханымнар ковидны күп очракта билгеләрсез генә үткәреп җибәрә икән. Әмма тышкы билгеләр булмау ул әле организмда үзгәрешләр юк дигән сүз түгел.
Мисал өчен, коронавирус белән авырган йөкле ханымнарда лейкоцитоз 27 процентны тәшкил иткән. Ә бала көтмәүчеләрдә бу күрсәткеч 14 процент кына булган. Тромбоцитопения дә 18 процентка җиткән. Йөкле булмаганнарда ул күрсәткеч 12,5 процент кына.
Табиблар йөклеләр арасында COVID-19дан аеруча да нык сакланырга кирәк булган төркемнәрне дә билгели:
35 яшьтән өлкәнрәк булган йөкле хатын-кызлар;
артык тән авырлыгы булган авырлы ханымнар;
шикәр авыруыннан интегүче йөклеләр;
артериаль гипертензияле бала көтүче хатын-кызлар.
Тәэсирен ничек ачыкларга?
Корнавирус йоктырган хатын-кызга вирусның ничек тәэсир итүен белер өчен табиблар, гадәттәгечә, башта анализлар ала. (Боларга клиник һәм биохимик анализлар да керә). УЗИ ясау, баланың пульсын даими тикшеренүне тәэмин итәләр. Чөнки йөклелек чорында гипоксия бик куркыныч санала.
Гадәттә, коронавиурсны дәвалау өчен компьютер томографиясе кулланыла. Әмма йөкле хатын-кызлар өчен мондый ысул бик нык авырган очракта гына киңәш ителә. Бу хакта хәтта Сәламәтлек саклау министрлыгының методологик күрсәткечләрендә дә язылган.
Әгәр дә башка чара булмыйча, компьютер томографиясе үтәргә туры килә икән, ул очракта саклану чараларын күрү сорала. Мисалга, рентгеннан саклый торган итәк кияргә мөмкин.
Ковид һәм скрининг
Булачак әниләргә йөклелек чорында берничә тапкыр скрининг үтү таләп ителә. Әгәр коронавирус эләктерсәгез, бу процедураны ничек узарга соң?
Беренче триместрда скрининг йөклелекнең 11-13 атнасында ясыйлар. Әгәр дә йөкле ханым амбулатория шартларында дәвалану ала икән, аны 2 атнага кичектерү сорала. (Бу йөклелек срогына бәйле). Дәваланып беткәннән соң 3-4 атна узгач, детальле тикшеренү өчен табиб УЗИга юллама бирергә мөмкин.
Әгәр икенче триместр вакытында авырдыгыз икән (скрининг 18-20 атнада ясала) ул очракта да скринингны 2-4 атнага кичектерү хәерле, ди табиблар. Әгәр дә йөклелек срогы зур булу сәбәпле, скринингны кичектереп булмый икән, ул чагында бөтен саклану чараларын куллану таләп ителә.
Коронавирусны дәвалап бетергәннән соң, 2-4 атнадан УЗИ үтү кирәк. Бу вирусның балага ни дәрәҗәдә тәэсир итү-итмәвен ачыкларга ярдәм итәчәк.
Йөклелек чорында коронавирусны мөстәкыйль рәвештә дәвалуга алынырга ярамый. Барысын да табиб белән киңәшләшкәннән соң гына эшләргә киңәш ителә. Табиб авыруга нинди дарулар эчәргә, нинди күләмдә икәнен аңлатканнан соң гына, дәвалануга керешергә мөмкин.
Шулай ук күпме су эчәргә кирәклеген дә табиб авыруга бәйле рәвештә, индивидуаль билгелиячәк.
Вакцина һәм йөклелек
Йөкле хатын-кызларга коронавируска каршы вакцинаны 22 атнадан соң ясыйлар. Акушер-гинеколог Виталий Беженарь билгеләп үткәнчә, беренче чиратта коронавирус аеруча да куркыныч булган төркемгә карый торган авырлы хатыннарга вакцина ясату кирәк. Болар: үпкә, бөер һәм бавыр хроник авыруларыннан интегүчеләр, шикәр авыруы булучылар, онкологик авырулары ачыкланганнар һәм артык авырлыгы булган ханымнар.
Әлегә Россиядә йөкле хатын-кызларга “Спутник V” вакцинасын гына кадатырга рөхсәт ителә. Аның булачак әнине һәм карындагы сабыйны коронавирустан саклавын инде галимнәр раслады. Шул ук вакытта, вакцина организмга һәм балага тискәре тәэсир ясау очраклары ачыкланмады, ди алар.
Табиб фикере
Медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Шангин фикеренчә, әгәр дә вакцинаның файдасы, зыянына караганда күбрәк икән, аны һичшиксез ясатырга кирәк.
– Минемчә, риск, аз очракта булса да, бар. Чөнки йөкле хатын-кызларга иммуномодуляторларның ни дәрәҗәдә тәэсир итүе әлегә тулысынча тикшерелеп бетмәгән. Шуңа да һәр очракны аерым, индивидуаль карарга кирәк. Ахыргы карарны йөкле хатын үзе кабул итәргә тиеш. Йөкле хатын-кызлар коронавирус йоктыру һәм хәтта авырудан вафат булу мөмкинлеге зур булган төркемгә керә. Шуңа да үз гомерләренә салкын карамасыннар иде.
Нинди вакцина рөхсәт ителә?
Сәламәтлек саклау оешмалары йөкле хатын-кызларга ясарга рөхсәт итә торган тагын берничә вакцина бар.
Шуларның берсе гриппка каршы. Бу прививка йөклелек чорының икенче яисә өченче триместрында ясала.
Котыру чиренә каршы прививканы әгәр дә бала көткән хатын-кыз котырган хайваннар белән контактка керсә ясыйлар. Чөнки бу вирус организмда таралса, кеше үләргә мөмкин.
Йөклеләргә ясарга ярамый торган вакциналар да бар. Болар: туберкулезга каршы (БЦЖ), җил чәчәге, кызамык, паротит, кызылча, корсак тифына каршы вакциналар.
Айсылу Хәсәнова әзерләде.
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар