16+

Йод җитмәү нинди авыруларга китерергә мөмкин? 

Безнең төбәктә яшәүчеләргә йод җитмәү – гадәти хәл. Ләкин бу гади проблема түгел. Йод дефициты төрле авыруларга сәбәпче булырга мөмкин. Сәламәт кешегә авыруны кисәтү өчен йодка бай ризыклар белән туклану да җитә, ә менә кайбер төр категория кешеләргә составында йод булган препаратлар куллану – мәҗбүри. Болар хакында эндокринолог, табиб Наталья ДРУЖКОВА белән сөйләштек.

Йод җитмәү нинди авыруларга китерергә мөмкин? 

Безнең төбәктә яшәүчеләргә йод җитмәү – гадәти хәл. Ләкин бу гади проблема түгел. Йод дефициты төрле авыруларга сәбәпче булырга мөмкин. Сәламәт кешегә авыруны кисәтү өчен йодка бай ризыклар белән туклану да җитә, ә менә кайбер төр категория кешеләргә составында йод булган препаратлар куллану – мәҗбүри. Болар хакында эндокринолог, табиб Наталья ДРУЖКОВА белән сөйләштек.

– Йод җитмәү нинди авыруларга китерергә мөмкин? 
– Йод – кеше организмына иң кирәкле микроэлементларның берсе. Кеше организмына йод җитмәү аркасында эндокрин системасы патологияләре килеп чыгарга мөмкин. Иң еш күзәтелә торган авыру – ЗОБ, ягъни калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуы. Бу очракта биз организмга кирәк кадәр гормоннар эшләп чыгару өчен зурая башлый. 

– Авыруның билгеләре нинди? 
– Калкансыман биз авыруларының төрләре дә берничә булган кебек, билгеләре дә күп төрле. Иң еш күзәтелә торганнары: калкансыман бизнең зураюын тоемларга мөмкин. Кайчакта ул карагач та күренә, муен тирәсендә нәрсәдер бар кебек тоела. Кайбер кешеләр муенлы свитер кия алмый, муенга шарф бәйләсәң дә эчне пошыра, диләр.Тамакка төер тыгылгандай була. 

– Калкансыман биз авырулары вакытында әле тагын төрле исләрне кабул итә алмаучылар, ислемайлардан баш тартучылар да бар, дип әйтүчеләр дә бар... 
– Анысын ЗОБ аркасында дип кистереп әйтә алмыйм. Төрле ят исләрне кабул итә алмау калкансыман биз авыруы белән бәйле түгелдер, мөгаен. Бу аллергия, башка авыру аркасында булырга мөмкин. Гомумән, хәзер күп авыруны калкансыман биз авыруының дөрес эшләмәве белән бәйләргә тырышалар. Әмма, санап кителгән билгеләр неврология белән бәйле проблемалар аркасында да күзәтелергә мөмкин. Шуңа да авыруны бары махсус анализлар ярдәмендә табиб кына билгели ала. 

– Калкансыман биз авыруы ни сәбәпле килеп чыга? 
–Нәселдән күчәргә дә мөмкин. Күп очракта экология, туклану һәм яшәү рәвеше “гаепле”. Аннары Татарстанда болай да йод җитми. Сүз уңаеннан, бу авыру белән ирләргә караганда, хатын-кызлар ешрак авырый.

– Авырлы чакта хатын-кызларга составында йод булган дарулар кулланырга киңәш ителә. 
– Сәламәт кешегә авыруны кисәтү өчен йодка бай ризыклар ашаса да җитә, тик менә кайбер категория кешеләргә составында йод булган даруларны куллану мөһим. Аларга авырлы хатын-кызлар, калкансыман биз авырулы кешеләр, 12-13 яшьлек үсмерләр керә. Дөрес, авыруны кисәтәм, дип үзеңә препаратлар кулланырга ярамый. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу, хәтта куркыныч булырга мөмкин, авыруның көчәюе бар. Шуңа да табиб белән киңәшләшергә кирәк. 

– Авырлы хатын-кызга йод җитмәү яралгыга тәэсир итә аламы? 
- Авырлы хатын-кыз көненә 200-220 мкг. йод кулланырга тиеш. Йод җитмәү аркасында бала төшәргә, зәгыйфь туарга, аның акыл үсеше тоткарланырга мөмкин.

– Йодка бай нинди ризыклар ашарга киңәш итәсез?
– Йодка бай ашамлыклар - диңгез продуктлары, балык, фейхоа, хөрмә, банан, ананас, әстерхан чикләвеге, инжир, йодлаштырылган тоз кулланырга киңәш ителә. Бу ризыкларны күпме куллансаң да, йод артык булмаячак.

Йодка бай ризыклар.

Диңгез ризыклары: диңгез кәбестәсе,балык, кальмар, мидии, кысла.
Җиләк-җимеш: хөрмә, фейхоа, алма, виноград
Яшелчә: кишер, чөгендер, салат, бәрәңге, чөгендер
Сөт ризыклары: Сыр, эремчек, сөт.
Йодлаштырылган тоз: көндәлек норма 100-150 мкг. Авырлы хатын-кызлар өчен 200-220 мкг. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X